news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Гали Рәхим

Гали Рәхим

Язучы, шагыйрь, фольклорчы, галим, әдәбият тарихчысы һәм тәнкыйтьчесе
Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов) 1892 елның 4 ноябрендә Казанда сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. Махсус укытучылар яллап һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә йөртеп улына русча һәм мөселманча җитеш белем биргәннән соң, ата кеше аны, сәүдәгәр булуын теләп, Казандагы коммерция училищесына укырга кертә, аннары, училищены тәмамлагач, 1913 елда икътисади белем алуын дәвам иттерергә дип Мәскәү коммерция институтына җибәрә.

1913 елдан башлап Г.Рәхим аеруча «Ак юл» һәм «Аң» журналлары белән хезмәттәшлек итә. «Ак юл»да аның татар халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп язылган һәм табигать, тереклек дөньясының гүзәллеген романтик буяуларда тасвирлаган дистәләгән әкият-хикәяләре («Үги кыз», «Гөлчәчәк», «Камыр батыр», «Алдар таз», «Алты аяклы айгыр», «Габдерәшит бабай» һ.б.) басыла. Аларның күбесе соңыннан, 1919–1921 елларда, «Балалар күңеле» сериясендә һәркайсы егермешәр мең тираж белән аерым китап яисә җыентык рәвешендә нәшер ителәләр. 1919 елда «Мәгариф» нәшриятында әдипнең балаларга атап язган яңа унбер хикәясен («Җылан мөгезе», «Шүрәле», «Убыр», «Битлек», «Бөти», «Төлке» һ.б.) үз эченә алган күләмле генә тагын бер җыентыгы басылып чыга.

Инкыйлабкача елларда Г.Рәхим әдәбиятның башка жанрларында да көчен сынап карый. Яшь әдипнең бай-мул тормышлы гаиләдә ир белән хатын арасындагы фикри каршылыкларны көлкеле ситуацияләргә куеп тасвирлаган «Дача кайгысы» исемле ике пәрдәле комедиясе 1914 елда «Сәйяр» труппасы артистлары тарафыннан «Шәрекъ клубы» сәхнәсендә куелып, спектакль матбугатта уңай бәя ала. Әдип шагыйрь һәм тәрҗемәче буларак та таныла. Ул лирик шигырьләр, сонетлар яза, Көнбатыш һәм Шәрык поэзиясе үрнәкләрен татар теленә тәрҗемә итә. Аерым алганда, Шәрыкның классик шагыйрьләреннән Хафиз, Хәйям, Руми, Сәгъди, Җами, Хакани һәм Рабиндранат Тагорның бер төркем шигырьләре Г.Рәхим тәрҗемәсендә (фарсыдан) 1917 елны «Аң» журналы битләрендә басыла, ә инкыйлабтан соң 1919 елда аерым җыентыкка тупланып чыга.

Гали Рәхим – гомер юллары аянычлы язмышка дучар булган күренекле тел-әдәбият галиме Җ.Вәлиди, язучы С.Җәләл һ.б. бик күп җәмәгать, сәясәт, әдәбият, фән эшлеклеләре кебек үк, егерменче еллар ахыры – утызынчы еллар башында ил өстенә ябырылып төшкән большевистик репрессияләр афәтенең беренче буын корбаннарының берсе. ОГПУ органнары тарафыннан ул 1931 елның 6 маенда кулга алына. Аны егерменче еллар ахырыннан башлап татар халкын куркыту өчен кулланылган «солтангалиевчелек»тә, милләтчеләрнең ниндидер уйдырма «оештыру үзәге»ндә әгъза булып торуда, халык арасында һәм матбугат аша милләтчелек идеяләре таратуда гаеплиләр. 

Бер ел төрмә зинданнарында иза чиктергәннән соң, ОГПУның махсус коллегиясе 1932 елның 11 маенда Г.Рәхимне биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем карары чыгара. Хөкем карарын үтәү өчен әдипне Ак диңгез – Балтыйк каналы төзелешенә, хезмәт колониясенә җибәрәләр. Ике елдан 1934 елның 22 август карары белән яхшы эшләгәне өчен Г.Рәхимне срогыннан алда азат итәләр. Ул Казанга кайта, педагогия институтындагы элеккеге эшенә урнаша алмагач, 1936 елның көзеннән 1938 елга чаклы Дәүләт банкында финанс хезмәткәре булып эшли. 1938 елда яңадан кулга алына, судсыз-нисез ике еллап Казанның төрле төрмәләрендә утыра. Ниһаять, 1940 елның 27 февралендә махсус киңәшмә утырышы Г.Рәхимне гаепсез дип таба һәм иреккә чыгара. Ләкин аны беркайда да эшкә алмыйлар. Исәнлеге шактый какшаган әдип сугыш елларындагы авыр, ач тормыш йөген күтәрә алмый, 1943 елның 3 мартында туган сеңлесе Рауза Габдерәхимованың подвал-фатирында дөнья куя. Кабере – Казанның Яңа бистә зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Камыр батыр: балалар өчен хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1918. – 16 б.
Җылан мөгезе. Чирле чебеш: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1919. – 16 б. – 20000 д.
Җанвар: пьеса. – Казан: Өмид, 1919. – 52 б.
Габдерәшит бабай: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1919. – 24 б. – 20000 д.
Халык әдәбиятымызга бер караш: җырлар. – Казан: Гасыр, 1919. – 80 б.
Җылан мөгезе һәм балаларга махсус башка хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1919. – 80 б.
Камыр батыр: балалар өчен хикәяләр. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1921. – 15 б. – 20000 д.
Габдерәшит бабай: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 23 б. – 20000 д. 
Сер тотмас. Таз – патша кияве: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1921. – 15 б. – 20000 д.
Кырык бер күгәрчен. Алдар таз: хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1921. – 16 б. – 20000 д.
Камыр батыр: балалар өчен хикәяләр. – 3 басма. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1922. – 15 б. – 20000 д.
Идел: хикәя. – Казан: Татпечать, 1923. – 127 б. – 3000 д.
Битлек: хикәяләр һәм әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1923. – 96 б. – 5000 д. 
Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә: борынгы дәвер. – 1 бүлек: мәдхәл / соавт. Г.Газиз. – Казан: К.Якуб матбагасы, 1923. – 175 б. – 5000 д.
Татар әдәбияты тарихы: феодализм дәвере. – 2 басма. – Казан: Татар. матбугат һәм нәшр. комбинаты, 1925. – 315 б. – 5000 д.
Утыз еллык хезмәт. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1925. – 36 б. – 3000 д.
Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1926. – 96 б. – 1500 д.
Татар әдәбияты тарихы: борынгы дәвер. – 2 бүлек / соавт. Г.Газиз. – Казан: Татарстан Халык комиссариаты хозурындагы Гыйльми мәркәз нәшр., 1927. – 235 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 287 б. – 2000 д.
* * *
Шәрекъ шагыйрьләре: җыентык / төз., тәрҗ. һәм кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Корылтай, 1919. – 64 б.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар