news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Гакыйль Сәгыйров

Гакыйль Сәгыйров

күренекле татар шагыйре, рәссам
Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров  1938 елның 16 февралендә Татарстанның Нурлат районындагы Әхмәт авылында туа.

16 яшендә каты авыруга дучар булып, аяк һәм куллары хәрәкәтсез калгач, каләмен тешләре арасына кабып, шигырьләр, хикәяләр язган, рәсемнәр ясаган талантлы бу шәхес - сигез китап, күпсанлы рәсемнәр авторы. Ул Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Гаяз Исхакый, Шәйхи Маннур, Сахаб Урайский, Габделҗаббар Кандалый әдәби бүләкләре, рәссамнарның халыкара “Филантроп” премиясе лауреаты иде.

«Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Неповторимая мелодия», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар һәм әдәбият дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде.

Шагыйрь 2009 елның 29 июлендә вафат була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар