Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Габдулла Тукай

Габдулла Тукай

татар халкының бөек шагыйре, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучыларның берсе
Бөек шагыйрь Арча ягының Кушлавыч авылында 1886 елның 26 апрелендә (иске стиль буенча 14 апрельдә) Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна Пүчинкәсе авылы мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габдулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алдыра. Ләкин озакламый үлеп китә һәм үги әтисе аны Өчилегә бабасына озата.

Бәләкәй Габдулла монда ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Бабасы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ләкин бабасы алга таба Габдулланы асрау тагын да авыррак булачагын аңлап баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыртып, ерак, билгесез сәфәргә озата. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үзләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп малайлы булалар. Әмма алар соңрак икесе дә авырып китәләр һәм Габдулланы яңадан Өчилегә озаталар. Бераздан соң малайны Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар.

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тәмам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көнне Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

Уральск чоры

1895 елның кышында 18 көнле юлдан соң тугыз яшьлек Апушны Уральскидагы татар бистәсенә сәүдәгәр Усманов Галиәскәр һәм аның хатыны Газизә йортына алып киләләр. Уральск халкы тарихта беренче тапкыр ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көздә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә җандар офицерының камчы очы да эләгә. 1905–1907 елларда Тукай бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Галиәскәр вафат булганнан соң Тукай “Мотыйгия” мәдрәсәсенә күчеп килә. Мотыйгия мәдрәсәсендә монда Зөя өязе Кече Кайбыч авылыннан күчеп килгән Мотыйгулла хәзрәт Төхбәтуллин шәкертләргә фәлсәфә, астрономия фәннәре буенча дәресләр бирә, Омар Хәйям, Фирдәүси һәм башка дан казанган шәрык шагыйрьләренең эшләре белән таныштыра. Югары белемле алдынгы карашлы, бай китапханәгә ия булган бу шәхеснең Тукайның шагырь булып формалашуында роле чагыштыргысыз зур.

“Мотыйгыя” мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе эшләп килгән. Алдан Тукай русча бер нәрсә дә аңламаган булса, берничә айдан соң "йөгереп" укый башлаган. Тора бара Габдулла Пушкин һәм Лермонтов иҗаты белән мавыгып киткән. Нәкъ монда Тукайның рус һәм чит ил әдәбиятына мәхәббәте уяна. Иҗат юлының башында ул - укытучысының улына Казанда “Касыймия” мәдрәсәсендә укучы Камил Төхбәтуллинга бурычлы. 1905 елдагы революцион күтәрелү чоры Камилгә “Фикер” гәҗите, “Уклар” һәм «Новый век» журналын бастырырга мөмкинлек тудыра. Тукай бу басмаларда үзенең шигырьләрен киң җәмәгатьчелеккә чыгара.

Белемгә сусаган Тукай өчъеллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсәдә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләштергән малай кинәт кенә рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума.


1907 ел

1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналының реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераздан «Әл-гасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысында фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыгару. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор — Тукай.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта.

Казан чоры

1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Шушы елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана.

Казанда Тукай яңа дуслар таба. Болар: Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәбир Бәкер, В.Бәхтияров, Галиәсгар Камал, Солтан Рахманколый, Гафур Коләхмәтов, бераз соңрак — Сәгыйть Сүнчәләй. Габдулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга бирә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г. Коләхмәтов, Ф. Әмирхан, Ф. Агеев, С. Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. 1910 елның 15 апрелендә Шәрык клубында халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый. Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Тукайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр.

1913 елның 15 апрелендә (иске стиль буенча 2 апреле) бөек шагыйрь Габдулла Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җеназа күргәне булмый...

Тукайның үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары
Г.Тукаев шигырьләре . Беренче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр). — Казан: Шәрәф матбагасы, 1907 ел (15 ноябрь). — бит 48.
Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр).. — Казан: Шәрәф матбагасы, 1908 ел (8 гыйнвар) [5]. — бит 56.
Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н.Харитонов лито-типографиясе [6], 1908 ел (22 октябрь) [7]. — бит 22.
Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш = («Шигырьләр көтепханәсеннән 7 нче дәфтәр). — Казан: И.Н. Харитонов лито-типографиясе [6], 1908 ел (декабрь). — бит 22.
Җуаныч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән беренче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел. — бит 19 б..
Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 ел (14 ноябрь) [8]. — бит 48 б..
Габдулла Тукаев диваны = («Шигырьләр көтепханәсеннән» 8 нче дәфтәр). — Казан: «Гасыр» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 [9]. — бит 48 б..
Алтын әтәч = («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап) / рәсемле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н. Харитонов матбагасы, 1909 ел. — бит 18 б..
Габдулла Тукаев шигырьләре. Беренче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 3 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (6 март). — бит 48 б..
Габдулла Тукаев шигырьләре. Икенче кыйсем = («Шигырь көтепханәсеннән» 4 нче дәфтәр). — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (11 март). — бит 48 б..
Энҗе бөртекләре. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (26 март). — бит 72 б..
Яңа кыйраәт. Әдәбияттан дәреслек-хрестоматия. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (3 сентябрь). — бит 72 б..
Әдәбият = («Шигырь көтепханәсеннән» 10 нчы дәфтәр) / Г.Тукайның фотосурәте белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (27 октябрь). — бит 30 б..
Исемдә калганнар / Тукай рәсеме белән. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909 ел (12 ноябрь). — бит 38 б..
Балалар күңеле. Беренче җөзьә = Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасе. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1909 ел (23 ноябрь) [10]. — бит 32 б..
Күңелле сәхифәләр = («Мәктәп мөкафяте»ннән 4 нче китап). — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1910 ел (12 апрель). — бит 16 б..
Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Милләт» матбагасы, 1910 ел (29 ноябрь). — бит 24 б..
Халык әдәбияты. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1910 ел (20 июнь). — бит 43.
Әдәбият = (Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр). — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1910 ел (9 июль). — бит 30.
Яңа кыйраәт. — Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (5 октябрь). — бит 56.
Балалар күңеле = Мәктәптә милли әдәбият дәресләре. Әдәбияттан хрестоматия.. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, «Үрнәк» матбагасы, 1910 ел (18 декабрь) [11]. — бит 144.
Күңел җимешләре. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (26 март). — бит 46.
Мияубикә = «Мәктәп көтепханәсе»ннән 1 нче китап. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов лито-типографиясе, 1911 ел (12 июнь). — бит 144.
Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1911 (1 август). — бит 23.
Балалар күңеле. Беренче кыйсем. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1911 ел (23 ноябрь). — бит 32.
Яшен ташлары. Икенче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 24.
Балалар күңеле. Икенче кыйсем. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел (11 февраль). — бит 32.
Яшен ташлары. Беренче җөзьә / авторы:Шүрәле, нашире:Су анасы. — Казан: «Өмид» матбагасы, 1912 ел. — бит 23.
Сабитның укырга өйрәнүе [12]. — Казан: {{{нәшрият}}}1912 ел (17 май). — бит 8.
Халык моңнары / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, 1912 ел (25 май). — бит 24 б..
Халык әдәбияты / җыючысы: Шүрәле. — Казан: «Сабах» көтепханәсе, «Өмид» матбагасы, 1912 ел (25 май). — бит 38 б..
Җан азыклары [13]. — Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, Л.П.Антонов матбагасы, 1912 ел (30 декабрь). — бит 48 б..

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100