Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Габделхәй Әхәтов

Габделхәй Әхәтов

күренекле татар галиме, тел белгече, лингвист-тюрколог, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы
1927 елның 8 сентябрендә Минзәлә кантоны Иске Айман авылында туган. 

Аспирантура тәмамлап, кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң, 26 яшендә Г. Әхәтов Тобольск дәүләт педагогия институтында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының беренче мөдире булып эшли башлый. 1958 елдан башлап, ул Башкорт дәүләт университетында да татар теле һәм әдәбияты кафедрасының беренче мөдире һәм аңа 27 ел дәвамында җитәкчелек итә. Аның тәкъдиме бeлән һәм СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (сонрак академигы) Кононов А.Н. теләктәшлеге ярдәмендә СССР Фәннәр академиясе Президиумы 1973 нче елда совет һәм чит илләр тюркологларының үзара фәнни хезмәттәшлеген үстерү максатында тюркологларның Совет комитетын оештырып җибәрә.

Профессор Габделхәй Әхәтов бу комитетның эшен гомеренең ахырына кадәр, ягъни 20 елдан артык җанландырып тора. Габделхәй Хурам улы Әхәтов төрки тел белеменә, аның төрле фәнни мәктәпләренә – татар диалектологиясе һәм Казан фразеология мәктәпләренә нигез салучы классик галимнәрдән санала.

Себер татарлары сөйләшләренең фонетик үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнеп, ул, беренчеләрдән булып, җирле халык телендәге ц-лаштыру күренешенә игътибар итә һәм аны кыпчаклардан килә торган күренеш дип саный.Үзенең «Көнбатыш Себертатарлары диалекты» дигән фундаменталь классик хезмәтендә (1963) Г. Х. Әхәтов Төмән һәм Омск өлкәсендәге тубыл-иртыш татарларының территориаль таралышлары турында материаллар әзерли. Себер татарлары теленең фонетик системасын, лексик составын һәм грамматик төзелешен комплекслы өйрәнеп, галим бу телнең бер мөстәкыйль диалект булып, сөйләшләргә бүленмәве һәм борынгы төрки телләрнең берсе булуы турында нәтиҗә ясый.

Профессор Г. Әхәтов, төрки телләрдә беренчеләрдән булып, татар теленең фразеологик әйтелмәләрен теоретик яктан системалы рәвештә тасвирлый. Ул – СССРда беренче булган «Татар теленең фразеологик сүзлеге»нең (1982) авторы.

Галим 200дән артык фәнни монография, дәреслек һәм уку-укыту кулланмалары, методик күрсәтмәләр, югары уку йортларының филология факультетлары студентлары өчен мәҗбүри булган укыту программалары авторы да.

Профессор Г. Әхәтов телләр өйрәнүдә зур сәләткә һәм ныклы хәтергә ия булган, һәм бу сыйфатлары аңа күп телләрне белергә мөмкинлек биргән: ул егермедән артык тел белгән. Галим көчле лектор һәм оратор буларак та дан казанган, конференцияләрдә һәм лекцияләрдә сокланырлык чыгышлар ясаган.

Диалектология, лексика һәм фразеология өлкәләренә караган, халыкара фәнни даирәләрдә билгеле һәм бәяле булган әһәмиятле фундаменталь фәнни хезмәтләреннән тыш, галимнең тел теориясенең гомуми мәсьәләләренә караган хезмәтләре дә бар. Мисал өчен, ул, тел белемендә беренчеләрдән булып, парлы сүзләрнең төп үзенчәлекләре турында фундаменталь фәнни хезмәт яза, инкяр итү күренешенең лингвистик табигатен төрле яклап ачыклый, төрки телләргә хас сүз парлашу күренеше закончалыкларын билгели.

Гомеренең соңгы елларында ул структур лингвистика мәсьәләләренә һәм халыкара ясалма тел формалаштыруда компьютер куллану мөмкинлекләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Моннан чирек гасыр ук элек (1986), алга карап, галим дөнья телчеләрен компьютерлаштыруга кушылырга әйди. Аның фәнни хезмәтләре телчеләрнең XIII Халыкара конгрессында (Токио, 1982) 1977-1981нче елларда дөньякүләм тел белемендәге иң яхшы хезмәтләр буларак билгеләп үтелә, Мактау кәгазьләре һәм дипломнары белән бүләкләнә.

1986нчы елның 25 ноябрендә Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә вафат була.


news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100