Фуат Ганиев
Фуат Әшрәф улы Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килә.
Аның бөтен гыйльми эшчәнлеге һәм тормыш юлы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле. Ул, 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертацияләре яклап, гыйльми дәрәҗәләр ала.
Ф.Ганиев 300 дән артык гыйльми хезмәтләр авторы, аның фәнни эшчәнлеге гаять күпкырлы. Ул татар телендә сүз ясалышы һәм грамматика буенча 17 монография чыгарган; лексикография тармагы буенча төп белгеч буларак, бик күп сүзлекләрнең оештыручы-редакторы һәм автордашы: «Татарча-русча сүзлек» (1966), «Русча-татарча сүзлек» (1971), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (1977-1981), «Татарча-төрекчә» һәм «Төрекчә-татарча» сүзлекләр (1997-1998) һ.б.
Фуат Әшрәф улы бик күп мактаулы исемнәр алган галим. Ул Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Россиянең Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты.
2016 елның 28 февралендә вафат була.