news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Флера Зыятдинова

Флера Зыятдинова

җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, профессор,
Сәясәтче, Татарстан Дәүләт шурасы һәм Русия Дәүләт думасының депутаты, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, профессор, Казан дәүләт финанс-икътисад институтының фәлсәфә һәм социология кафедрасы мөдирәсе Флера Газиз кызы Зыятдинова 1947 елда Казанда туа. Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлагап, ул ВЛКСМның Казан шәһәре Ленин районы комитеты сәркатибе, инструктор, пропаганда бүлеге мөдире, КПССның Түбән Кама һәм Казан шәһәрләре комитеты сәркатибе булып эшли.

1999 елда Флера Зыятдинова Русия Дәүләт Думасына депутат булып сайлана. Шушы эшендә ул халыкара мөнәсәбәтләр комитетының рәис урынбасары булып эшли. Социаль сәясәт проблемалары, мәгариф һәм сәламәтлек саклау тармакларында актив эш алып бара.

2004 елда исә ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып сайлана. Республикада җирле үзидарәнең үсешенә үзеннән зур өлеш кертә.

Флера Зыятдинова операциядән соң, 2011 елның 1 мартында Мәскәү шәһәрендә вафат була.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар