Язманы тыңлагыз
Филүс Каһиров
Татар җырчысы
Филүс Фәһим улы Каһиров 1986 елны Бүздәк районының Килем исемле татар авылында дөньяга килгән. Татар җыр сәнгатендә Рәшит Ваһапов, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бегичев традицияләрен дәвам итүче.
Тугызынчы сыйныфтан соң дүрт ел Октябрьский музыка училищесында укый. Укыганда Башкортстан хөкүмәтенең шәхси стипендиясенә ия була.
Беренче тапкыр җырчының исеме 2004 ел ахырында, даими уза торган «Татар җыры» фестивалендә калкып чыга. Биредә ул әлләни уңышка ирешмәсә, дә «йолдызчыклар» категориясендә аның “Кара урман” җыры башкара алырдай бердәнбер кеше икәнлеге ачыкланды.
2006 елда Нефтекамада узган «Дуслык моңы» җыр фестивалендә катнаша.
Казан дәүләт консерваториясендә Зилә Сөнгатуллина сыйныфында укый.
Филүс беренче концертын 2008 елның 15 декабрендә, консерваториянең III курсында укыганда куя. Яшь җырчының концерты Р. Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд тарафыннан оештырыла.
2007 елда Рәшит Ваһапов исемендәге Татар җыры фестивале — татар җырын башкаручылар бәйгесендә Ф. Каһиров Гран-прига лаек дип табылды.
2009 елда композитор Җәүдәт Фәйзинең тууына 100 тулу уңаеннан консерватория студентлары көче белән куелган «Башмагым» музыкаль комедиясендә Филүс Каһиров Галимҗан партиясен башкара.
2009 ел ахырында Уфада узган «Гәлсәр сандугач» җыр фестивалендә Гран-При бүләгенә лаек булды.
2011 елның февралендә җырчы Филүс Каһиров татар халык җырларын һәм татар музыкасы классиклары әсәрләрен башкарганы өчен Муса Җәлил премиясенә лаек булды.
Шул ук елны Италиядә ярты еллык стажировка узган. Казан консерваториясенең опера студиясендә хезмәт итә.
Иҗаты
Филүс Каһиров зур осталык белән татар музыкасының иң югары үрнәкләрен: Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов һ.б. әсәрләрен оста итеп башкара. Филүс Каһиров татар халык җырларын халыкка җиткерә.
Батырҗан ариясе («Наёмщик»), Җик Мәргән ариясе, «Урман», «Нурия», «Яшь наратлар», «Менәргә иде Урал тауларына», «Китмә, сандугач» кебек моңлы, хисле җырлар белән беррәттән, ул «Таң җыры», «Дим-Дим» кебек җитез җырларны да тыңлаучы яратырлык итеп башкара.
Гастрольләре Татарстан белән Башкортстанда, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә (Финляндия, Германия, Швеция, Польша) зур уңыш белән уза.
Батырҗан ариясе («Наёмщик»), Җик Мәргән ариясе, «Урман», «Нурия», «Яшь наратлар», «Менәргә иде Урал тауларына», «Китмә, сандугач» кебек моңлы, хисле җырлар белән беррәттән, ул «Таң җыры», «Дим-Дим» кебек җитез җырларны да тыңлаучы яратырлык итеп башкара.
Гастрольләре Татарстан белән Башкортстанда, Русия төбәкләрендә, чит илләрдә (Финляндия, Германия, Швеция, Польша) зур уңыш белән уза.
Татарстанның атказанган артисты (2016).