news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Фәнис Җиһанша

Фәнис Җиһанша

Артист
1972 елның 1 июлендә Әтнә районының Күәм авылында туа. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, 1986-1990 елларда Арча педагогия көллиятенә укый, ә 1989-1990 елларда мөгаллимлек эшендә көчен сынап карый. 1990-1995 елларда — Казан сәнгать һәм мәдәният институты студенты (аның укытучылары: СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, Фәрит Бикчәнтәев). Институтны тәмамлагач, Татар академия театрына эшкә килә.

Инде студент чагында ук Фәнис Җиһанша Камал театры спектакльләрендә катнаша. 1994 елда «Су анасы» фильмында катнаша.

Эшчәнлек

Фәнис Җиһанша — чын драматик артист, уйнаган образның эчке психологик кичерешләрен тирәнлек белән тамашачыга җиткерә ала. Аңа эчке йомшаклык хас. Камал театрына ул 1995 елда килә. Беренче рольләре — Сукыр патша («Сукыр патша» спектакле), Тригорин — («Акчарлак»), Освальд («Өрәкләр»), Гурман («Урланган мәхәббәт»).

«Гаугалы гаилә»дәге Рокко, «Тартюф»тагы Тартюф, «Яра»дагы Габдулла рольләре артистка киң танылу, тамашачыларның мәхәббәтен алып килә.

Театрдан тыш Фәнис Җиһанша 1999 елдан башлап фильмнарны татарчага тәрҗемә итү эшендә катнаша, ТНВ каналында балалар өчен тапшыру алып бара, классик татар шагыйрьләре шигырьләрен яздыра, рекламада төшә.

Театрдагы рольләр
Рим — «Җанкисәккәем», Туфан Миңнуллин
Артур — «Шәҗәрә», Туфан Миңнуллин
Сукыр патша — «Сукыр патша», Н. Хикмәт
Тригорин — «Акчарлак», Антон Чехов
Освальд — «Өрәкләр», Г. Ибсен
Гурман — «Урланган мәхәббәт», И. Франко
Яңгура — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Нәкый Исәнбәт
Сакмарский — «Артист-шоу», Габдулла Кәриев, Зөлфәт Хәким
Альфред — «Әни килде», Ш. Хөсәенов
Ишан — «Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин
Алмаз — «Казан егетләре», Мансур Гыйләҗев
Тәлгать — «Баскетболист», Мансур Гыйләҗев
Кирам — «Кичер мине, әнкәй!», Рабит Батулла
Габдулла — «Яра», Аяз Гыйләҗев
Шәйхезаман — «Кыю кызлар», Таҗи Гыйззәт
Тартюф — «Тартюф», Жан Батист Мольер
Галим — «Диләфрүз — Remake», Туфан Миңнуллин
Фәрит — «Зөбәйдә — адәм баласы», Шәриф Хөсәенов
Бай егетләр — «Яшь йөрәкләр», Фәтхи Бурнаш
Вәли — «Мылтык», Зөлфәт Хәким
1 яшелчә сатучы — Ханума, Авксентий Цагарели
Рамазанов Камил Саматович, рәссам — «Суган чәчәге», Илгиз Зәйниев
Хафиз Кирамов — «Гөлҗамал», Нәкый Исәнбәт
Шуфтерле — «Юлбасарлар»,Ф.Шиллер
Рокко — «Гаугалы гайлә», Э.Де Филиппо, Марсель Сәлимҗанов
Дию — «Шомбай эшләпәсе», Х.Җәләлов
Хәким — «Сөембикә егет сайлый», Фәнис Яруллин, Илдар Хәйруллин
Мостафа — «Ничарадан бичара», Т.Җүҗәноглы, Фәрит Бикчәнтаев
Интизар — «Саташкан сандугач», Р.Зәйдулла, Марсель Сәлимҗанов
Туктаров, директор — «Үзебез сайлаган язмыш», Туфан Миңнуллин
Биктимер — «Арзы кыз», М.Тарухан
Галәви — «Зәңгәр шәл», К.Тинчурин
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар