news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Эльвира Нәбиуллина

Эльвира Нәбиуллина

Икътисадчы, дәүләт эшлеклесе, Россия Үзәк банкы рәисе
Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Мәктәп алтын медаль белән тәмамлаган. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлый.

Эшчәнлеге:

1995—1996 елларда — Русия Икътисадый реформасы департаментының җитәкчесенең урынбасары.

1996—1997 елларда — Русия Икътисад министрлыгының әгъзасы.

1997—1998 елларда — Русия Икътисад министрлыгы җитәкчесенең урынбасары.

1998—1999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисенең урынбасары.

1999—2000 елларда — "Стратегик эшләүләренең Үзәге" фондының вице-президенты.

2000—2003 елларда — Русия Икътисадый Үсеше һәм Сәүдәсе министры Герман Грефның урынбасары.

2003—2005 елларда — "Стратегик эшләүләренең Үзәге" фондының президенты.

2007 - 2008 елларда — Русия Икътисадый Үсеше һәм Сәүдәсе министры.

2008 - 2012 елларда — Русия Икътисадый Үсеше министры

2012 елның 22 маеннан — Русия президенты булышчысы
.
2013 елның 13 мартында президент Путин Русия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны кандидат итеп тәкъдим итте.

2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар