news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Динар Хөснетдинов

Динар Хөснетдинов

Драма артисты
1990 елның 18 маенда Яр Чаллы шәһәрендә туган. Туган шәһәрендә Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясен (2007), Казан театр укуханәсен (2011) тәмамлаган. 2011 елдан Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли.

Иҗаты
Татарстан-Яңа гасыр студиясендә төшерелгән 10 серияле «Ак чәчәкләр» фильмында (2015) төп рольләрнең берсен (Мансур) башкаргач, исеме киң публикага мәгълүм була. Әлеге рольгә зур кастингта җиңеп, сайлап алына.

Уйнаган рольләре

Мансур — «Ак чәчәкләр» Габдрахман Әпсәләмов
Айрат — «Балакаем» Илгиз Зәйниев
Гашыйк Кәриб — «Гашыйк Кәриб» М.Ю. Лермонтов
Зөфәр — «Тормыш корабы» Әмирхан Еники
Алмаз — «Студентлар 3D» Наил Гаетбай
Турыколак — «Акбай һәм сарык малае» Туфан Миңнуллин
Кияү дусты — «Туй» Бертольд Брехт
Газиз — «Күк капусы ачылса» Хәй Вахит
Җеннең әнисе — «Җенле юл билгеләре» Г. Кәшипова
Ризван — «Кыю кызлар» Таҗи Гыйззәт
Ромео — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир 
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар