news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Данил Салихов

Данил Салихов

татар драматургы

Драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. 1976 елда бистәдәге урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан музыка учи­лищесының вокал бүлегенә укырга керә. Өчен­че курс программасын үткәч, Казан театр училищесына укырга күчә һәм 1983 елда аны тәмамлап, Д.Салихов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт ака­демия театрында актер булып эшли башлый. 1985–1991 елларда ул – К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ак­терлык хезмәтендә. Аннары, театрдан китеп, 1992–1995 елларда респуб­лика балалар журналы «Салават күпере» редакциясендә баш мөхәррир урынбасары һәм 1996 елның гыйнварыннан башлап 2006 елның июленә кадәр Татарстан Әдәби фонды директоры вазифаларын башкара. Хәзерге көндә ул Әлмәт Язучылар оешмасында җаваплы секретарь.

Д.Салихов – актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзер­лекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. 1998 елда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә куела башлаган һәм җәмгыятьтәге эчкечелек пробле­масының кеше табигатендәге әхлакый уңай сыйфатларны тәмам томалап, гаиләгә, тирә-юньдәге кешеләргә бетмәс кайгы-хәсрәтләр китерүен гый­брәтле вакыйгалар аша сурәтләгән «Яшьлек хатам – йөрәк ярам» спек­такле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тот­рыклы спектакльләреннән берсенә әверелә. Шушы ук театр сәхнәсендә куелган «Бәйрәмгалинең сыер тышавы» (1990), Әлмәт драма театры сәхнәләштергән һәм җүләрләр хастаханәсендәге аяныч хәлләрне фаш иткән «Алла каргаган йорт» драмасы (1991 ) белән «Хатын түгел – аҗдаһа!» комедиясе (1992), Минзәлә драма театры сәхнәләштергән «Микүләй дәдәйнең бөер ташы» сатирик комедиясе (1992) һәм аннан соң­гы елларда Татарстан, Башкортстан, Оренбург, Уфа, Чаллы татар театрла­рында куелган «Әти кызына өйләнәм», «Кодаң булса генерал», «Чукрак», «Капчыктагы Мәгъфия», «Пуля», «Узып барышлый», «Мөгезле Мәүли­хан», «Көтмәгәндә, уйламаганда», «Өзелгән йөзем» кебек сәхнә әсәрләре Д.Салиховны хәзерге татар драматургиясенең әйдәп баручы төп көчләреннән берсе итеп таныта.

Язучы 2000 елдан «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем йөртә. Ул – Татарстан Язучылар бер­легенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе (2005). Д.Салихов – 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге  әгъзасы.

2016 елдан  Татарстан язучылар берлеге рәисе

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яшьлек хатам – йөрәк ярам: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 327 б. – 3000 д.

Узып барышлый: пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2002. – 285 б. – 2000 д.

Гыйләҗ тәрәзәләре: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 286 б. – 3000 д.

Таш сандык: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 320 б. – 3000 д.

 

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар