Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Дамир Гарифуллин

Дамир Гарифуллин

шагыйрь һәм төбәк тарихчысы
1939 елның 5 маенда Татарстан АССР Сарман районы Яхшыбай авылында унике балалы зур гаиләдә унберенче бала булып туган. 1951-1953 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә, 1953-1957 елларда Ключище техникумында, 1963-1969 елларда Казан университетында белем ала. 1958-1961 елларда, чик сакчысы булып, хәрби хезмәтен үти.

1957 елдан башлап, туган районында җир төзүче, күмәк хуҗалык рәисе урынбасары, фирка район оешмасының сәркатибе, инструкторы, бүлек мөдире булып эшли.

1967-1970 елларда «Ленинчы» газетасының (Сарман районы) бүлек мөдире, 1995-1997 елларда «Сарман» газетасының мөхәррире, 1991-1995 елларда «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып эшли.

Иҗаты
1962 елдан башлап иҗат белән шөгыльләнә. Робагыйлар, балалар өчен шигырьләр яза. Район авыллары тарихы турында материаллар туплауга, шәҗәрәләр төзүгә, археография өлкәсендә зур көч куя.

«Казан утлары», «Гасырлар авазы», «Мәйдан» һ.б. журналларда 100 дән артык (Галимҗан Баруди, Шәйхелислам Хәмиди, Мулланур Вахитов, Гаяз Исхакый, Габдулла Тукай һ.б. турында) фәнни-тарихи, фәнни-популяр мәкалә бастыра.

Балалар өчен дүрт шигырь китабы, «Чыгарсыңмы каршы алырга», «Сарман районы энциклопедиясе», «Җырларым, шигырьләрем...», «Мең дә бер робагый» һ.б. китаплар авторы. 300 ләп җырның (шул исәптән, «Сарман вальсы»ның (1963, В. Әхмәтшин көе) сүзләрен язган.

Шәҗәрәләр төзү
500 ләп шәҗәрә, шул исәптән галим-язучылар Мәүла Колый, Гали Чокрый, Таҗетдин Ялчыгол, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Хәлфиннәр, Муса Җәлил, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрит Мөхәммәтшин, Бикчура ханның шәҗәрәләрен төзегән. Дин галиме Шәйхелислам Хәмиди, тарихчы Морад Рәмзи, мөгаллим һәм шагыйрь Кашшафетдин әс-Сөлеки кебек 130 асыл зат якташы турында «Илһамлы Сарман» китабында яза. Хәлфиннәрнең нәсел-нәсәбе турында яңа материаллар туплый. Гарәп хәрефләре белән язылган иске китаплар җыя, аларны музейларга (мәсәлән, Кичүчат авылындагы Ризаэтдин Фәхретдин музеена, Казандагы Тукай музеена, Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музеена) тапшыра.

Мактаулы исемнәре
ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).
Рафаил Төхфәтуллин премиясе (1999)
Саҗидә Сөләйманова премиясе (2008) — «Герантау итәгендә», «Язганнарны укып, уйлар тукып» китаплары өчен
РФ һуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100