Язманы тыңлагыз
Барый Тарханов
драма актеры, татар театрына нигез салучыларның берсе, беренче ТАССР атазанган артисты
1892 елның 5 ноябренда Сембер губернасы Сембер өязе (1920 елдан ТАССР Буа кантоны, 1938 елдан Олы Тархан районы, 1959 елдан Тәтеш районы) Олы Тархан авылында (кайбер чыганакларда Сембер шәһәрендә) туган.
Хезмәт юлы
Хезмәт юлы
1908 елда «Сәйяр» труппасында уйный башлый.
Инкыйлабка кадәр «Нур» труппасында (Уфа) эшли.
1916 елда Сембердә «Ирек» татар артистлары коллективы (инкыйлабтан соң «Кызыл йолдыз») исеме астында татар драма труппасын оештыра (Труппа 1921 елда таркала). Әлеге труппада төрле елларда Кәрим Тинчурин, Таҗи
Гыйззәт, Кави Нәҗми, Фәтхия Йосыпова, Сәет Булатовһ.б. уйный.
1921 елдан Ырынбурда Габдулла Кариев исемендәге пролетар труппасында (соңрак Ырынбур татар театры) эшли.
1924-1926 елларда Габдулла Кариев исемендәге Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) сәнгать җитәкчесе. Шул ук елда хөкүмәт биргән 12 мең сум акчага театр өчен махсус бина (Буа шәһәре, Карл Маркс урамы, 68 йорт) салдыра. Барый Тарханов җитәкчелегендә 12 кешедән торган труппа эшләгән 2 ел Буа театрының чәчәк аткан чоры булып тора.
1926-1928 (төрле елларда өзеклек белән) Казанда Татар дәүләт академия театрында уйный.
Петропавел, Троицк татар театрларында рольләр башкара.
1935 елда Казан шәһәрендә вафат була.