Язманы тыңлагыз
Барый Ногманов
Башкорт язучысы
1936 елның 8 апрелендә БАССР Кырмыскалы районы Иске Бабич авылында туган. Туган авылында урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1967) тәмамлый. Приютта ташчы булып эшли. Совет Армиясендә хәрби хезмәттә була. «Башкортстан пионеры» газетасында (1960-1962, 1966-1967), Иглин районы, Авыргазы районы мәктәпләрендә, Бүздәк районы Каңлы-Төркәй мәктәбендә (1962-1966), 1967-1999 елларда Уфада радиокомитетта, «Агыйдел» журналында эшли.
Иҗаты
Башлангыч иҗаты балалар әдәбиятына багышлана. Күбрәк балалар турында һәм балалар өчен яза. Беренче шигырьләр китабы – «Елбабай һәм сәгатьләр» (1969). Балалар өчен «Ел бабайның дүрт кызы» (1980), «Ак чәчкәле алан» (1999) китапларын да язган. «Ак таңнарым» (1978), «Җидегән йолдыз» (1982), «Йөрәгемдә җирем яме» (1985), «Учаклар яна» (1986), «Минем язым» (1991), «Өермәле җилләр» (1995) исемле шигырь китаплары нәшер ителгән. «Дәвер кайтавазы» (2001) җыентыгына кергән повестьлар XX гасыр фаҗигаләре – Чиләбе «Маяк» комбинаты афәте, Чечня сугышы һ.б. турында сөйли. «Чәчәкле болын» (1999) исемле проза китабы бар. «Кыдаш кыйссалары» романы «Ватандаш» журналында дөнья күргән. Паралимпиада каһарманы Ирек Зарипов турында «Бәхет үз кулыңда» (2013) китабын язды. Барлыгы 13 проза һәм поэзия китабы нәшер ителгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
И. Мурзакаев-Балапанов премиясе (2004)
Фатих Кәрим премиясе (2013)
БР атказанган мәдәният хезмәткәре
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1979).