Язманы тыңлагыз
Әхмәтһади Максуди
атаклы татар мөгаллиме, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм нашир
Әхмәтһади Низаметдин улы Максудов 1868 елның 28 сентябрендә Казан губернасы Ташсу авылы (хәзерге Биектау районына керә) мулласы гаиләсендә туа. Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике олуг шәхес - Һади һәм Садри Максудиларны биргән.
Әхмәтһади башта үз әтисе мәдрәсәсендә укый. 1881 елны ул Казанга килә, заманының мәшһүр мәдрәсәләренең берсе булган «Күл буе», яки «Галләмия» мәдрәсәсенә укырга керә һәм сигез ел дәвамында шунда белем ала. Укып бетергәч, 1890-1892 елларда шунда ук мөгаллимлек итә. Мәдрәсәләрдәге укыту системасын үзгәртү кирәклеген иртә аңлаган яшь мөгаллим 1892 елда татар мәгарифендә чын мәгънәсендә инкыйлаб ясаган, ягьни татар әлифбасына 6 хәреф кертеп, «Имляда ишетелгәнчә язу тиешле» дигән кагыйдәне файдаланып, «Мөгаллим әүвәл» әлифбасын бастырып чыгара.
1893 елда ул Төркиягә китә һәм андагы яңа ысул белән укыту системасы белән таныша, татарча газета чыгару уе белән янып йөргән Һ. Максуди анда әлеге эшнең серләренә төшенә. Төркиядән кайтышлый ул, И. Гаспринский чакыруы буенча, Кырымда Бакчасарайда туктала, андагы Зынҗырлы мәдрәсәсендә укыта, «Тәрҗеман» газетасында эшли. Ул бу чорда И. Гаспринский белән еш очраша, алар яңача укыту, тел-имля мәсьәләләре, төрки бердәмлек хакында кызу бәхәсләр алып баралар. Тел мәсьәләсендә һәр икесе үз фикерен кайнар яклый. И. Гаспринский Россиядә яшәгән барлык төр¬ки халыклар өчен уртак бер әдәби тел кирәк дип расласа, Һ. Максуди татар халкы өчен әдәби тел Казан арты сөйләме булырга тиеш дигән уеннан кайтмый. И. Гаспринский белән якыннан танышу Һ. Максудида бу милләтпәрвәргә карата тирән ихтирам хисләре уята. Һ. Максуди 1908 елның 21 мартында үзенең «Йолдыз» газетасында «Тәрҗеман»ның 25 еллыгы уңае белән: «Тәрҗеман» газетасы - милли газеталарыбызның беренчесе, ә И. Гаспринский татарда милли хисне тудырган, уяткан, үстергән бер кешедер»,- дип язачак.
1896 елны Һ. Максуди Казанга кайта. Ул бу елларда яңача дәреслекләр язу һәм мөгаллимлек итү белән шөгыльләнә.
1892 елдан башлап татарча газета чыгаруны үзенә максат итеп куйган Һ. Максуди 1905 елга кадәр 4-5 мәртәбә «Йолдыз», «Көндез», «Казан» исемендә газеталар һәм «Йолдыз» дигән журнал чыгарырга рөхсәт итүне сорап Матбугат эшләре буенча Баш идарәгә үтенеч хатлары яза, әмма рөхсәт ала алмый. Һәм, ниһаять, 1905 елгы рус революциясе биргән мөмкинлекләрдән файдаланып, ул үзенең күптәнге хыялына ирешә. 1906 елның 15 гыйнварында «Йолдыз» газетасының беренче саны дөнья күрә. Шул көннән башлап 12 ел дәвамында беренче елларда атналык, аннан атнага 2 мәртәбә, тора-бара көндәлек булып чыга башлаган газетаның тиражы да 5-6-8 меңгә житә. Газета яхшы кәгазьдә, югары техникалы һәм җиңел укыла торган телдә басыла. «Йолдыз »ның таралу географиясе гаҗәп киң булу аның үз укучысын тапкан, аны кызыксындырган, борчыган сорауларга жавап бирергә тырышучы, ягьни татар халкы тормышында зур урын алып торучы газета икәнен раслаучы факт булып тора. «Йолдыз» газетасын Казан, Оренбург, Уфа, Самара, Саратов, Вятка, Пермь, Новго¬род, Сембер, Томск, Владимир, Тамбов, Смоленск, Екатеринослав, Петербург, Спасск, Әстерхан, Шуя, Ташкент, Тобольск, Петропавловск, Семипалатинск шәһәрләрендә, Тургай, Закаспийск, Сәмәрканд, Иркутск өлкәләрендә алдырганнар.
Октябрь революциясеннән соң башланган эзәрлекләүләр, татар зыялыларының язмышы Һ. Максудины да читләтеп узмый. Һ. Максуди кулга беренче мәртәбә 1933 елның 16 гыйнварында алына. Ул БСФП - Бөтенсоюз социал-фашистлар партиясен оештыруда һәм Казан тирәсендәге районнарда совет властена каршы эш алып баруда, Төркия файдасына шпионлык итүдә, эмиграциядәге С. Максуди, Г. Исхакый, Ф. Туктаровлар белән элемтәдә торуда гаепләнә. 4232 нче номерлы әлеге эшне оештыручылар - НКВД органнары Казан һәм Казан тирәсендәге районнарның элеккеге мулла-мөдәррисләрен, мөгаллимнәрен җыеп алганнар һәм аларны контрреволюцион эш алып баруда гаепләп, төрлесен төрле срокка хөкем иткәннәр. Һ. Максуди исә алар тарафыннан әлеге оешманың җитәкчесе итеп билгеләнә һәм 3 елга Вятка шәһәренә сөргенгә җибәрелә.
Һ. Максуди монда да үзенең гыйльми эшчәнлеген ташламый. Сөргендә ул Көнчыгыш фәлсәфәсенә багышланган хезмәтен - «Восточная логика»ны яза һәм аны русчага тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Бу - фәлсәфә буенча татарча язылган беренче хезмәт.
Сөрген срогы тулганнан соң, 1936 елның ахырында Һ. Максуди Казанга кайта. Ләкин ул иректә озак була алмый. 1937 елның гыйнварында тагын шул ук контрреволюцион эшчәнлектә гаепләп аны кабат кулга алалар. Төрмәдә җәбер-золымнар күрүенә дә карамастан, Һ. Максуди кулга алынган татар зыялылары-үзенең фикердәшләре өстеннән язылган ялаларга кул куймый, күрсәтмәләр бирми, үзенең намусына каршы бармый. Үзе гомере буе хезмәт иткән идеалларына, намусына хыянәт итмәгән Һ. Максуди соң көннәренә кадәр шуңа куанып яши.
1939 елның 20 гыйнварында, Һ. Максудига ачылган эш сәламәтлеге начарлану сәбәпле туктатыла һәм 2 февральдә тәмам ябыла. Төрмәдән чыккач, Һ. Максуди инде озак яши алмый, ул 1941 елның 28 июнендә вафат була. Кабере Яңа Бистә зиратында, Тукай кабере белән янәшә.
Октябрь революциясенә кадәрге чорда татар халкы тарихында иң күренекле, абруйлы шәхесләрдән булган һәм соңыннан халык дошманына әйләндерелгән, эшләгән эшләре генә түгел, исеме дә халык хәтереннән җуелдырылган олуг шәхес - Әхмәдһади Низаметдин улы Максудов 1995 елда Россия Федерациясенең 1991 елның 18 октябрендә чыккан «Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү» турындагы законы нигезендә гаепсез дип табыла һәм аклана.