Язманы тыңлагыз

Әүфәр Зәкиев
Татарстанның атказанган төзүчесе
1938 ел ның 16 апрелендә Татарстан АССРның Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) Сарысаз-Тәкермән авылында туа. Гаиләдә 6 нчы бала. Әнисе атаклы Хәлфиннәр нәселеннән. Әтисе мулла Зәки Гәрәевне “халык дошманы” дип, 1937 ел да кулга алалар һәм Минзәлә төрмәсендә атып үтерәләр.[1]
Теләнче-Тамак авылында урта мәктәпне (1955), Казанда төзүчеләр техникумын (1958), Казан төзүче-инженерлар институтын (1968) тәмамлый.
1959-1962 елларда хәрби хезмәттә.
Хезмәт юлы
1958 елдан «Таттөзелеш» трестының Куйбышевтагы (Татарстан) 2 нче төзелеш трестында мастер булып эшли.
1962 елдан 2 нче төзелеш трестының 10 нчы төзү-монтажлау идарәсендә инженер.
1969-1974 елларда – КПСС ның Татарстан өлкә комитетында төзелеш бүлеге хезмәткәре.
1974-1980 елларда «Баштаттөзелеш»нең 2 нче трестында баш инженер, аннары трест идарәчесе.
1980-1987 елларда «Таттөзелеш» концерны җитәкчесе урынбасары, 1987 елдан баш инженер.
Мактаулы исемнәре
Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1981) - аның җитәкчелегендә Казанда төзелгән Татарстан рәссамнарының күргәзмә залы өчен.
Татарстанның атказанган төзүчесе (1980).
Хөрмәт Билгесе ордены.
Иҗтимагый эшчәнлеге
Күп мәртәбәләр Казан шәһәр Советы депутаты булып сайлана.
ССРБ Төзүчеләр фәнни-техник оешмасының үзәк комитеты әгъзасы.