news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Җәүдәт Сөләйманов

Җәүдәт Сөләйманов

галим, техник фәннәр докторы
Җәүдәт Сөләйманов 1955 елның 15 мартында Чуашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа. Мәктәптән соң Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын (1977), шул уку йортында аспирантураны (1981) тәмамлый. Техник фәннәр кандидаты (1986), докторы (2000) диссертацияләрен яклый.

Хезмәт юлы

1977-1978, 1981-1987 КДУ хисаплау математикасы һәм кибернетика факультеты теоретик кибернетика кафедрасында (КДУ ХМК ТКК) укыту эшләре буенча инженер.
1987-2001 КДУ ХМК ТКК ассистенты, өлкән укытучысы, доцент, 2001 профессор.
1990-2009 КДУ һәм ТР ФА берләшкән «Ясалма интеллект проблемалары» лабораториясе җитәкчесе.
2002-2004 КДУ мәгълүмат институты директоры урынбасары, ХМК факультеты деканы урынбасары.
2000-2008 КДУ ХМК мәгълүмат институты лаборатория мөдире.
2004-2006 ТАРИ икътисадта гамәли информатика кафедрасы мөдире.
2004-2007 ТР ФА мөхбир-әгъзасы.
2009 ТР ФА һәм КДТУ «Прометей» ФТИ директоры в.б.
2009 ТР ФА «Гамәли семиотика» ФТИ директоры.
КФУ Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты мәгълүмати системалар кафедрасы мөдире, программалаштыру технологияләре кафедрасы профессоры.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләре ясалма акыл һәм педагогика яссылыгында алып барыла, аерым алганда, сәләтле балаларның социаль-психологик адаптациясе, компьютер технологиясе һәм математик лингвистика өлкәләренә карый. Әлеге өлкәләрдә фундаменталь һәм гамәли кулланышка керердәй ачышлар ясый. Аның тарафыннан йөзләрчә гыйльми хезмәтләр, мәкаләләр язылып, аларның гомуми күләме 190 басма табактан артып китә.
КФУ аспирантларының, университет тәмамлаучы яшьләрнең диплом проектлары җитәкчесе, Русия «Ясалма акыл ассоциациясе» вице–президенты.
Тел һәм компьютер белән бәйләнеше булган фәнни конференцияләрдә катнаша: Бакы (2010), Йошкар-Ола (2011).

Иҗтимагый эшчәнлеге

«Сәләт» проектлары җитәкчесе. Татарстанда гына түгел, Русия күләмендә танылып өлгергән «Сәләт» хәрәкәтен оештырып җибәрүче һәм аның даими җитәкчесе. 1994 елдан бирле «Сәләт» лагерьларында фәннең теге яки бу өлкәсендә үзләрен күрсәтеп өлгергән меңнәрчә бала ял итте, белемен чарлады, иҗат оеткысын үстерү мөмкинлеге алды.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе.
Муса Җәлил премиясе.
Гаяз Исхакый исемендәге премия.
Һади Атласи исемендәге премия.
Фәтхи Бурнаш исемендәге премия (Чуашстан).
«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар