Язманы тыңлагыз
Атилла Расих
татар язучысы
Атилла Расих (Атилла Кадыйр улы Рәсүлев) 1916 елның 16 сентябрендә элекке Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туган.
Унике яшькә кадәр ул шунда яши һәм укый, ә 1928 елда әти-әниләре белән Казанга күчеп килеп, укуын башта җидееллык гомуми белем мәктәбендә, аннары Вахитов исемендәге сабын заводы каршындагы ФЗӨ мәктәбендә дәвам лттерә. ФЗӨ мәктәбен тәмамлагач, 1934 елның көзенә кадәр шул ук заводта токарь булып эшли. 1934—1938 елларда А. Расих — Казан дәүләт ветеринария институты студенты. Институтны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Дагъстанда, аннары Татарстан Җир эшләре халык комиссариатында зоотехник булып эшли. 1940 елның январенда хәрби хезмәткә чакырыла. 1941 елның көзеннән алып ул Бөек Ватан сугышы фронтында: башта гади солдат, санинструктор, соңыннан хәрби ветфельдшер сыйфатында, совет гаскәрләре белән бергә Мәскәү яныннан Эльба ярларына кадәр сугышчан юл үтә.
1945 елның ахырында армиядән демобилизацияләнгәч, А. Расих Татарстан республика терлекчелек станциясендә кече гыйльми хезмәткәр булып эшли башлый, 1947—1950 елларда исә Казан ветеринария институты каршындагы аспирантурада укый. 1950 елның июнендә кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң, А. Расих 1976 елга кадәр шул ук институтның авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру кафедрасында башта ассистент, соңыннан доцент хезмәтләрен башкара. 1976 елдан бирле ул — язучы-профессионал, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Бөек Ватан сугышы чорында А. Расих, үзенең игътибарын фронтта барган дәһшәтле вакыйгаларга юнәлтеп, совет солдатының рухи ныклыгын, туган илгә тугрылыгын тасвирлаган «сугыш хикәяләре»н иҗат итә («Ютазы «гете», «Якташларым», «Дошман тылында», «Сагынылган мәхәббәт» һ. б.). Әдипнең күләмле беренче әсәрләреннән булган һәм укучылар арасында киң яңгыраш тапкан «Бәхет орлыклары» (1945) исемле маҗаралы повесте да сугыш вакыйгалары җирлегендә гади совет кешесенең тапкырлыгына һәм батырлыгына дан җырлый.
А. Расихның сугыштан соңгы әдәби эшчәнлеге иҗатының жанр һәм тема ягыннан байый, каләменең шомара, карашларының тирәнәя-җитдиләнә баруы, әсәрләрендә тормышның, заманның зур мәсьәләләрен күтәрергә һәм "чишәргә омтылуы белән характерлы. «Дустым Мансур» (1949), «Язгы авазлар» (1956), «Ике буйдак» (1963), «Каһарманнар юлы» (1969), «Сынау» (1978) романнары, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевның тормышы һәм революцион эшчәнлеге турындагы трилогия («Ямашев», 1967; «Айлы төннәр», 1975; «Ямашев», 1981)—бу әсәрләр, әдипнең иҗат активлыгын һәм тематик колачын күрсәтү белән бергә, аның моңарчы татар әдәбиятында яктыртылмаган тормыш күренешләрен, социаль типларны сәнгатьчә гәүдәләндерергә кыю алынуы турында да сөйлиләр. А. Расих әсәрләре нигездә үткен конфликтлы, композицион яктан бөтен, проблемаларының актуаль һәм тирән фикерле булулары белән аерылып тора. «Ямашев» тарихи трилогиясенең беренче ике китабы һәм, заман темасына багышланып, бүгенге көн геройларының эш-гамәлләрен, рухи дөньяларын мәхәббәт, әхлак, гаилә мөнәсәбәтләре, кешенең гражданлык сыйфатлары белән тыгыз бәйләнештә тикшергән «Язгы авазлар», «Ике буйдак» һәм «Сынау» романнары өчен Атилла Расих 1982 елда Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
РСФСР һәм Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, Татарстан Язучылар союзының кабул итү комиссиясе члены вазифаларын башкарды.
Әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Атилла Расих Хезмәт Кызыл Байрагы (1976), «Почет Билгесе» (1966) орденнары белән бүләкләнде.
Атилла Расих— 1946 елдан СССР Язучылар союзы члены.
1996 елның 6 маенда Казан шәһәрендә вафат була.