news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Әнвәр Бакиров

Әнвәр Бакиров

татар композиторы
Ул 1920 елның 7 июлендә Казанда туа. Бала чагы Биектау районының Әлдермеш авылында уза. Музыкаль белемне ул Казан музыка училищесында ала. Училищены 1940 елда эскрипкә классы буенча Ильяс Әүхәдиевтә, композиция классы буенча Юрий Виноградовта (1907-1983) тәмамлый. 1940 елда хәрби хезмәткә алына. Бөек Ватан сугышы елларында армия сафларында була. 1942 елны В.И. Ленин ис. Сембер югары командалык танк училищесын тәмамлый. 1946 елда гвардия лейтенанты званиесендә отставкага чыга.

Сугыштан соң ул Казан дәүләт консерваториядә укуны дәвам итә. Композиция буенча Мәскәү консерваториясе профессоры Альберт Леман (1915-1998) курсында укый.

1951-56 елларда Казан музыка училищесында укыта. 1956-57 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында әдәби бүлеге мөдире булып эшли. 1958 елны Ә. Бакиров Алабуга шәһәрендә музыка мәктәбе оештыра. Бүген Алабуганың №1 музыка мәктәбе аның исемен йөртә. 1957-70 елларда Казан, Алабуга балалар музыка мәктәпләрендә укыта, Казан, Минзәлә, Чаллының һәвәскәр сәнгать коллективлары белән иҗади җитәкчелек итә.

Ә. Бакировның мөстәкыйль иҗади юлы 1937 елда язылган «Иртәнге серенада» җырыннан башлана дип саныйлар (Хәй Вахит шигыренә, беренче башкаручысы Нияз Даутов). Бу җыр аның иң популяр әсәрләрнең берсенә әйләнә. Үз иҗади гомерендә Әнвәр Бакиров халык үз иткән 200дән артык җыр язган. Композиторның иҗатына жанрларның киң диапазоны хас.
Бакировның иң мөһим әсәрләренең берсе – «Алтын тарак» балеты (1957 ел), яңа редакциядә — «Су анасы»[2] (1971 ел), Тукайның шул исемдәге әкияте мотивлары буенча. Бу балет иң популяр татар балетларының берсе булып тора.
Бу әсәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара. 1973 елда авторы һәм башкаручылар Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнәләр.
Ә. Бакиров шулай ук музыкаль комедияләргә, опералар һәм оркестрлар өчен музыка иҗат итә. Аның күп җырлары да халык күңеленә үтеп кергәннәр.
Ә. Бакиров соңгы вакытларда онытыла башлаган музыкаль комедия жанрына игътибар юнәлтә. Бу жанрда «Тальян моңы» (1962) иҗат ителә. Башка зур әсәрләре — «Беренче факел» (1970), «Су анасы» поэмасы (1952), «Тукай» операсы (1983), увертюра «КамАЗ» увертюрасы (1974).
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар