Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Җәмил Нигъмәтов

Җәмил Нигъмәтов

математика укытучысы, педагогика фәннәре докторы
Җәмил Газиз улы Нигъмәтов — математика укытучысы, педагогика фәннәре докторы, профессор, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган фән эшлеклесе, Дуслык ордены кавалеры. Ул күп кенә дәреслекләр, педагогиканың төрле проблемалары буенча уку һәм методик әсбаплар, тәрбия бирү төориясе һәм методикасы авторы.

Фәнгә юлын авыл мәктәбендә математика укытучысы вазифасында башлап җибәрә. Аннан соң авыл һәм шәһәр мәктәп директоры булуга ирешә. Мәгариф өлкәсендәге бай гамәли тәҗрибәсе аңа мәктәп белән фәнни нигездә идарә итү кафедрасына җитәкчелек иткәндә, декан, проректор һәм, ниһаять, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты ректоры вазифасын башкарганда дә ярдәм итә.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100