Язманы тыңлагыз
Алия Мостафина
гимнастчы, Лондондагы Олимпия уеннары җиңүчесе
1994 елның 30 сентябрендә Мәскәү өлкәсе Егорьевск шәһәрендә туган.
Алия алты яшьтә спорт белән шөгыльләнә башлый. Тырышлык үз нәтиҗәсен бирә. Укучыларның өченче спартакиадасында берьюлы биш алтын медаль яулый ул. Бөек Британиядә хатын-кызлар клубларының XXVI ачык беренчелегендә татар кызы “ЦСКА” командасы сафында беренче урын ала. Алия 2008 елда Клермон-Ферран шәһәрендә (Франция) үткән Европа беренчелегендә көмеш медаль иясе була. 2009 елда ил чемпионатында аңар тиңнәр булмый. 2010 елда Доха шәһәрендә (Катар) үткән бөтендөнья бәйгесендә татар гүзәле биш алтын, бер көмеш медаль ала.
2010 елда Роттердамда үткән дөнья чемпионатына Алия бай тәҗрибә туплап бара һәм максатына ирешә. Ул ике алтын, өч көмеш медаль яулап, Русия спортчысы Светлана Хоркинаның 2003 елда Анахаймдагы (АКШ) уңышын кабатлый. Мөгаен, Алия өч алтын медаль иясе булыр иде. Кызганычка каршы, бәйге судьялары татар гүзәленең осталыгын тиешенчә бәяләми. Беренче урын ул кадәр һуш китәрлек чыгыш ясамаган АКШ данын яклаучы Алисия Сакрамонега бирелгәч, барысы да сүзсез дә аңлашыла. Русиянең Спорт гимнастикасы федерациясенең протест белдерүе нәтиҗә бирми. Бу күңелсез, башка сыймаслык гаделсезлек тә Алия Мостафинага шәхси күрсәткечләре буенча беренче урын яуларга комачаулый алмый. Нәкъ Алиянең уңышлары ил җыелма командасына гомум команда беренчелегендә икенче урын алырга булышлык итә.
2013 елда спорт гимнастикасы буенча Универсиада уеннары чемпионы булу өстенә тагын Алия Мостафина зур җиңүгә иреште. Бельгиядә тәмамланган Дөнья чемпионатында ул алтын һәм ике бакыр медаль яулап кайтты.

Ике тапкыр Олимпия чемпионы (Лондон 2012 ел , Рио 2016 ел , борыслар), 2010 ел Дөнья чемпионатының шәхси абсолют һәм команда беренчелегендә җиңүчесе. Лондон Олимпиадасында (2012 ел) алтын, көмеш һәм ике бронза медальләргә ия булды. Рио-де-Жанейро Олимпиадасында (2016 ел) алтын, көмеш медальләргә ия булды.