Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
Айрат Терегулов

Айрат Терегулов

рәссам
1957 елның 30 октябрендә Уфада туган. Музыка мәктәбендә скрипка сыйныфын, Башкорт дәүләт педагогия институтыныңсәнгать-графика факультетын (1985) тәмамлаган. Бозаулык шәһәрендә хәрби хезмәт үткән.

Иҗаты

Офорт, нечкәртелгән штрих, коры энә, акватинта, меццо-тинто, линогравюра, агачта гравюра, ак-кара граттаж техникасында иҗат итә.

1989-1993 елларда «Инзәр» рәссамнар төркеме әгъзасы.

1987-1991 елларда Мәскәүдә «Челюскинская» иҗат йорты басма графикасы төркемендә эшли.

2015 елдан М.В. Нестеров исемендәге музей директоры

Республика, зона, Бөтенроссия, Бөтенсоюз, шәхси (Уфа, Чиләбе, Копенгаген), чит илләрдә (Австрия, Италия, Франция, Эфиопия), халыкара графика (Канада, Польша, Көньяк Корея, Англия, Испания, Румыния, Кытай) күргәзмәләрендә катнаша.

2011 елда Казанда үткән Басма графикларының I биенналесы җиңүчесе

Кайбер әсәрләре Казанның «Казан» милли мәдәни үзәгендә, ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
 
Бүләкләре, мактаулы исемнәре

1990 Г. Сәләм премиясе

2016 С. Юлаев премиясе – «Акбузат: башкирский эпос» һәм «Akbuzat: A Bashkirian Epic» китапларында басылган «Акбүзат» эпосына сурәтләр шәлкеме өчен»

2004 БР атказанган рәссамы

2014 РФ атказанган рәссамы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100