news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Айрат Арсланов

Айрат Арсланов

артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры
Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була.

Казан шәһәр Думасының 2015 елның 4 мартындагы 24-41 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан урамга Айрат Арсланов исеме бирелгән.

ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар