news_header_bot
Язманы тыңлагыз
Айдар Галимов

Айдар Галимов

җырчы

Айдар Галимов 1967 елның 23 февралендә  Казахстанның Целиноград өлкәсе, Мәдәният авылында туган. Бер елдан соң Башкортостанның Миякә районы Олы Кәркәле авылына күченеп кайталар. 1986 елда Уфа автотранспорт техникумын тәмамлый. СССР Кораллы көчләренең 7 һава десанты дивизиясендә, Латвиядә хезмәт итә. Ике медаль белән бүләкләнә, 32 тапкыр парашюттан сикерә.1993 елда Башкорт дәүләт университетның юридик факультетын тәмамлый. Икенче югары белемен 1996-2001 елларда Казан дәүләт педагогика университетының музыка факультетында вокал бүлегендә ала. Уфа шәһәрендә яши һәм иҗат итә. 2011 елның 13 мартында Башкортостан республикасының дәүләт җыелышы – Корылтаена депутат итеп сайлана. Иҗади эшчәнлеген 1989 елдан башлый. 1990-1993 елларда “Азамат” вокаль – интрументаль ансамблендә вокалист булып эшли. 1993 елда Уфа шәһәрендә Айдар Галимов җитәкчелегендә “Айдар” эстрада студиясе оеша. Гастрольләр эшчәнлеге 1993 елда Казанда һәм Уфада үзган концертлардан соң башланып китә.

Айдар Галимов, ике республикада артистларга бирелә торган мактаулы исемнәрнең тулы комплектына ия булучы бердәнбер җырчы, ул Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Башкортстанның атказанган һәм халык артисты. 

Башкортстанның атказанган артисты (1995)

Татарстанның атказанган артисты (1996)

Татарстанның халык артисты (2008)

Башкортстанның халык артисты (2011)

news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар