Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ураза гаетен ничек уздырырга?

4 июньдә мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Ул изге Рамазан ае тәмамлангач уздырыла. Бу көн – Ислам динендә ике иң зур бәйрәмнең берсе. Икенчесе – Корбан гаете – Гыйд әл-фитр бәйрәменнән җитмеш көн узгач уздырыла һәм Мәккә-Мәдинәдә олы хаҗ гыйбадәтен үтәү вакытына туры килә. Быелгы Ураза гаетен ничек үткәрергә? "Интертат" шул хакта яза.

news_top_970_100
Ураза гаетен ничек уздырырга?

7:00 – бәйрәм намазы

4 июнь иртәсендә мөселман ир-атлары гает намазын җәмәгать белән үтәү өчен мәчетләргә җыела. Казанда бәйрәм гыйбадәте быел иртәнге 7дә укылачак. Авыл җирлекләрендә кояш чыгып ярты сәгать үткәч уку тәкъдим ителә. Шулай ук җирле мәхәллә үзе вакытын килештерә ала. Иң мөһиме – билгеләнелгән вакыттан чыкмаска. Гает намазы кояш чыгып сөңге буе кадәр күтәрелгәннән башлап (якынча ярты сәгать), зәвәл вакыты җиткәнчегә кадәр дәвам итә.


10:00 – «Гаилә» мәчетендә «Гаилә бәйрәме»

«Ураза гаете – иң зур ике бәйрәмебезнең берсе, – ди «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Бу көнне әти-әниләргә, туганнарга, дусларга кунакка барып, яисә аларны үзеңә дәшеп, бәйрәм табыннары корып үткәрү кирәк. Бәйрәм рухын тудыру әһәмиятле. Аеруча балалар өчен. Шул ният белән һәр гает саен без мәчетебез ишегалдында «Гаилә бәйрәме» уздырабыз».


«Гаилә» мәчете (Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт) балаларны һәм аларның әти-әниләрен «Гаилә бәйрәме»нә иртәнге 10га чакыра. Оештыручылар әйтүенчә, бәйрәм Коръән уку, вәгазьләр белән башланачак. Мәчет ишегалында балалар өчен батутлар кую планлаштырыла. Понида йөреп, татлы мамык ашап, конкурсларда катнашып, бүләкләр алу мөмкинлеге булачак. Шулай ук мөнәҗәтләр, нәшидләр башкарылачак. Кунаклар өчен пылау әзерләнеләчәк. Бәйрәмнән өйлә намазына кадәр (12:00) узачак.

13:00 – «Рамазан-фест»

Бәйрәмне дәвам иттерергә теләүчеләр өчен өйлә намазыннан соң ике мәйданчык әзерләнелә. Берсе – М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында. Биредә 4 июнь көнне көндезге сәгать 13:00дә «Рамазан Фест» дип исемләнгән шәһәркүләм чара узачак. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәтләре белән берлектә оештыра.

Нәзарәт матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм программасы гаилә ныклыгы, яшьләр һәм өлкәннәр арасында буыннар чылбырын ныгыту темасына багышлана. Теманы әби, бабай, әти, әни, абый, апа һәм оныклар ролендәге артистлар ачып салачак – алар килгән кунакларны паркның төрле урыннарында эшлиячәк мастер-классларга җәлеп итәчәк. Дәресләрдә чигү, бәйләү, күннән беләзекләр, пластилиннан, балчыктан төрле әйберләр ясау, акча сугу, рәсем ясау, баш яулыклары бәйләү, никах күлмәкләре модасын карау планлаштырыла. 

Моннан тыш, дизайнер Нурия Умай мөселман модасында күзәтелгән трендлар турында лекция үткәрәчәк. Милли киемнәрдәге кызлар белән фотога төшү мөмкинлеге дә каралган. Шулай ук бәйрәмдә катнашучыларны төрле мавыктыргыч квестлар, аттракционнар, триал, воркаут тамашалары, футбол фристайлы белән куандырачаклар. Аниматорлар аквагрим, сабын куыгы очыру һәм фәнни тамашалар тәкъдим итәчәк. 

Төп сәхнәдә чараны Айрат Заһриев алып барачак. Бәйрәмдә шулай ук Ильяс Халиков башкаруында мөнәҗәтләр яңгыраячак.

Кунакларны сый-нигъмәтле табын, бүләкләр көтә. Программа күккә шарлар очыру белән төгәлләнәчәк. Чарада барлыгы 10 мең кеше катнашыр дип планлаштырыла. Бәйрәм паркка килүчеләрнең барысы өчен дә уздырыла, шуңа мөселман булмаган кунаклар да чарада үзләрен рәхәт хис итәчәк, ди оештыручылар.

13:00 – Дәрвишләр бистәсендә балалар бәйрәме

Казанның Нагорный бистәсендәге «Иман нуры» мәчете кунакларны Дәрвишләр бистәсендә, «Бәхетле» каршындагы бакчада көтә. Әлеге чараны мәчет һәм «Во благо вместе» хәйрия фонды Казанның Совет районы администрациясе һәм мөхтәсибәте теләктәшлеге белән уздыра. 

Оештыручылар хәбәр итүенчә, бәйрәм Коръән уку, зарядка, конкурслар, мастер-класслар белән башланып китәчәк. Шулай ук программада: мехенди, аквагрим, сабын күбекләре һ.б. күңел ачу чаралары. Сәгать көндезге 2гә бәйрәм программасы планлаштырылган. Коръәннән аятьләр укылачак, нәшидләр башкарылачак, «Рамазан» викторинасы уздырылачак, иҗади номерлар тәкъдим ителәчәк. «Нур» татар театраль студиясенең «Рамазан» спектаклен карарга теләүчеләр сәгать 15:00дән соңга калмасалар хәерлерәк. Бәйрәм сәгать 16:00гә кадәр дәвам итәчәк.


4 июнь – сишәмбе, ләкин Татарстан Җөмһүрияте Президенты карары белән Ураза гаете уңаеннан бәйрәм һәм ял көне дип игълан ителде. Димәк, гаилә, балалар белән вакытны файдалы үткәрү өчен мөмкинлек булачак. Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары шулай ук Татарстанның башка шәһәр-районнарында да оештырылачак.


Шунысын да исегезгә төшерәбез. Фитыр-фидия сәдакаларын гает намазына кадәр тапшырып бетерергә кирәк. Ул гаиләдәге һәр кеше исәбеннән чыгарыла. Быел фитыр сәдакасының минималь күләме былтыргы кебек - 100 сум, зәкят чыгаручыларга - 600 сум. Сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту хәленнән килмәгән һәм аны башка вакытта каза кыла алмаучылар өчен һәрбер калдырылган көнгә фидиянең күләме – 200 сум. Зәкят түләү өчен нисаб күләме 230 мең сумны тәшкил итә.

Сәдакаларны мохтаҗ гаиләләргә акчалата яки азык-төлекләтә тапшырырга мөмкин. Шулай ук мәчетләрдә дә фитыр сәдакасы кабул ителә. Аны аерым тартмаларга җыялар һәм ураза тәмамланганнан соң азык-төлек сатып алып, мохтаҗларга тараталар.

Ураза гаетен күңел тынычлыгы һәм иман ныклыгы белән каршы алырга насыйп булсын! Тоткан уразалар кабул кылынсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100