Рушан Аббясов: "Дөньяви фәннәрне алга илтүчеләр рәтендә мөселман исемнәре ишетелми"

30 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Наилә ИСХАКОВА
Фото: Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте
Казахстанның башкаласы Нур-Солтан шәһәрендә “Рухи ефәк юлы. Ислам һәм яшьләр: хәзерге заман каршылыклары” IV Дин белгечләре фәнни конференциясе узды. Шул уңайдан конференция эшчәнлеге һәм анда күтәрелгән төп сораулар, аларны чишү юллары турында Россия Федерациясе Диния нәзарәте һәм Россия мөфтиләре шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббясов белән әңгәмә кордык.

- Хөрмәтле Рушан хәзрәт, Нур-Солтанда узган “Рухи ефәк юлы. Ислам һәм яшьләр: хәзерге заман каршылыклары” конференциясен уздыру инициативасы ничек барлыкка килгән иде?

- Беренче булып инициативаны Россия мөселманнары белдерде. 2015 елда Кытайның Пекин шәһәрендә хөрмәтле мөфти шәех Равил Гайнетдин конференцияне оештыру инициативасын белдереп, Кытай җитәкчеләренә идеяне җиткерде. 

Беренче конференцияне 2016 елның июлендә Синьцзян-Уйгур автоном районы Урумчи шәһәрендә уздырдык. Анда Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Таджикстан җөмһүриятбашлыклары һәм мөселман Диния нәзарәтләре рәисләре, дин әһелләре катнашты. Конференция барышында катнашучылар хәнәфи мәзһәбенә иярүчеләр өчен уртак платформа кирәк дигән бер уртак фикергә килгән иделәр. 

Инде икенче конференция катнашучыларын без Россиягә, Татарстан җөмһүриятенә чакырдык. 2017 ел конференциясе эшчәнлеген Болгар Ислам академиясендә башлап җибәрде. Алдагы елда безнең инициативаны хуплап, Кыргызстан мөселманнары мөфтие Максатбек ажы Токтомушев конференцияне Бишкәктә уздырырга тәкъдим итте. 

Быел исә Казахстанның баш мөфтие Серикбай кажы Ораз безне Казахстанга чакырды. Аллага шөкер, чарабыз бик югары дәрәҗәдә узды.

- Конференциядә кемнәр катнашты?

- “Рухи ефәк юлы”нда Эстония, Таджикстан, Үзбәкстан, Кытай, Монголия, Финляндия, Казахстан, Белоруссия, Кыргызстан, Украина һәм Россииядән килгән дин әһелләре генә түгел, төрле югары уку йортлары ректорлары, мөгаллимнәр, фәннәр кандидатлары, докторлары да катнашты. Алар күп кенә сорауларда эксперт буларак торалар һәм безгә ярдәм күрсәтәләр.

- Шушы конференциядә катнашучыларны нәрсә берләштерә?

- “Рухи Ефәк юлы” конференциясендә күбесенчә төрки халыклар катнаша. Безне телләребезнең, мәдәниятләребезнең, тарихыбызның якын булуы, Әбү Хәнифә мәзһәбенә иярүебез, бүгенге көн актуаль сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләү берләштерә.

- Рушан хәзрәт, конференциянең темасы “Ислам һәм яшьләр: хәзерге заман каршылыклары” дип билгеләнгән. Шушы темага кагылышлы нинди мәсьәләләр күтәрелде?

- Нур-Солтанда без яшьләр турында сөйләдек. Бу - иң актуаль темаларның берсе. Секцияләрнең эшчәнлеге дин әһелләренең яшьләр белән ни рәвешлә эшләргә тиешлегенә багышланган иде. 

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә глобальләшү процессы бик тиз бара. Безнең яшьләребез күпчелек эшләрен интернет аша башкара. Шуңа күрә бүгенге көндә имамнарыбызның вазифасы мәчетләдә вәгазьләр уку белән генә тәмамланмый. Белгәнебезчә, төрле начар идеологияләр еш кына интернет, социаль челтәрләр аша тарала. Без бу процессны туктатырга тиеш, ләкин без барлык телефоннарны да, интернетны да сүндерә алмыйбыз. Шулай булгач, безгә дә вәгазьләребезне, динебезнең нигезләрен ешрак шушы социль челтәрләр аша җиткерергә туры килә. 

Бүгенге көндә имамның эшчәнлеге мәчет минбары белән генә тәмамланмый. Аллага шөкер, яшь имамнарыбыз бик актив. Алар яшьләребезнең энергиясен дөрес юнәлешкә җибәреп, Диния нәзарәтләрендә, мәчетләрдә, мәхәлләләрдә төрле актив волонтер хәрәкәтләре оештыралар. Ходай безгә изгелек кылырга куша. Шуңа без яшьләребезне изге гамәлләр эшләүгә өндибез. 

Һәм, әлбәттә, без һәрвакытта да яңа буын арасында барлыкка килүче сорауларга җаваплар эзлибез һәм ярдәм күрсәтергә торышабыз.

- Мөселман яшьләренә нинди өлкәгә караган белем алырга киңәш итәр идегез?

- Белгәнебезчә, Ислам һәрвакыт гыйлем белән бергәләшеп бара. Динебездә төрле танылган исемнәр күп: бу Ибн Сина (Әбугалисина), Харизми, Әл-Фараби, фәлсәфәчеләр, алгебра, медицина, астрономия өлкәсендә эшчәнлек алып баручылар, кешелек тарихында олы урын алган төрле ачылышлар эшләүчеләр.

Кызганычка каршы, гыйльми яктан шундый ачышлар 18 гасырдан соң тукталды. Дөньяви фәннәрне алга илтүчеләр рәтендә мөселман исемнәре ишетелми. Мөселманнар арасында инженерлар да, табиблар да, тарихчылар да, барлык башка һәнәр ияләре булуы кирәк, шул ук вакытта дини белем турында да онытырга ярамый. Өммәтебезгә файда китерим дип, кардәшләребез югары дәрәҗәләргә ирешергә теләсә, үзебезгә шундый максат куерга, һәм курыкмыйча аңа таба барырга кирәк.

Мөфти шәех Равил Гайнетдин карары буенча, бүгенге көндә безнең имамнарыбыз ике дипломга ия булырга тиеш. Һәр имамның дини дә, дөньяви белеме булуы таләп ителә. Ул бакалавриат һәм магистратура тәмамлаган булырга тиеш. Имамнарыбыз да югары зыялылар дәрәҗәсендә булып, яшьләребезгә үрнәк күрсәтсәләр, яшь буын аларга охшарга тырышып, яңа уңышларга ирешәчәк дип өмет итәбез. Пәйгәмбәребез Мөхәммәд (с.а.в) әйткән: “Белем табу – бөтен мөселманнарга фарыз”.

Яшьләребезгә үрнәк күрсәтергә тырышабыз. Магистратураны укып бетерсеннәр, кандидатлык диссертацияләрен якласыннар, докторлык дәрәҗәсенә ирешсеннәр. Бүгенге көндә барлык мөмкинчекләр бар. Тырышып укырга гына кирәк.

- Төрле өлкә белгечләре арасында мөселманнар җитмәү ситуациясеннән ничек чыгарга?

- Беренчедән, әти-әниләр балаларына дөрес тәрбия бирергә тиеш. Икенчедән, хәлебездән килгәнчә балаларга белем алуда ярдәм итәргә кирәк. Белем бирүгә күрбәк игътибар бирсәк иде. Яшьләр Россиядә һәм чит илләрдәге югары дәрәҗәле уку йортларында белем алсыннар, телләр өйрәнсеннәр. Мөселманнарга дин ягыннан да, дөньяви фәннәр ягыннан да күбрәк укырга, өйрәнергә һәм эзләнүләр уздырырга кирәк.

- Яшьләребез арасында өммәтебезнең танылган шәхесләре була алучылары күп. Аларга үз потенциалын ничек ачарга кирәк?

- Бөтен кешенең үзенең сәләте бар. Аны күрсәтә һәм күреп ала белергә генә кирәк. Дөрес, барсы да бик җиңел булыр дип уйларга кирәкми. Юк, максатка ирешер өчен юлыңда барлыкка килгән киртәләрне дә узарга, төрле сорауларны да чишәргә туры киләчәк. Безнең шигарь : “Хәрәкәттә - бәрәкәт”. Башлаган эшне тәмамламыйча калырга ярамый. Нәтиҗәсе булганчы тырышырга кирәк. Кеше адым саен үсәргә тиеш. Аллаһ каршында дөрес ният белән кеше хәерле максатына ирешә алачак. Без яшьләргә шулай өйрәтәбез. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Җәмгыять

Күп хатынлы гаиләдә икенче хатын булып яшәү… ул ничек? Бәхетле икенче хатын белән әңгәмә

Ачыктан-ачык үзләре турында сөйләмәсәләр дә, Татарстанда күп хатынлы гаиләләр арта бара. Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым "Интертат"ка үзенең икенче хатын статусындагы тормышы хакында сөйләде. Аның ике баласы бар, беренчесенә ун, икенчесенә бер яшь.

Татар блогерлары

Журналист Вәсилә Рәхимова: 25 ел элек мәчетләрдә кайнар ризыклы ифтарлар булыр дисәләр, ышанмас та идек... тик бер нәрсә күңелне тырный...

Әссәләмәгаләйкүм, кадерле дин кардәшләрем! Татар дөньясы айлар солтаны дип аталган Рамазан аеның бәрәкәтендә, шатлыгында коена. Бу бик тә көтеп алган 12 айның иң кадерлесе, безгә тәүбәләребезне кабул итеп, әҗер-саваплар туплап, ахирәткә әзерләнүебезнең матур бер дәлиле. Без аны көтеп алабыз, мөселман дөньясы бу көннәрдә ай буенча ураза халәтендә яши, шушы гыйбадәттән үзенә матур бер яшәү чыганагы ала. “Татар-информ”да шушы ай белән мөнәсәбәтле фикерләремне уртаклашырга булдым.

Дин

Ураза гаетен ничек уздырырга?

4 июньдә мөселманнар Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Ул изге Рамазан ае тәмамлангач уздырыла. Бу көн – Ислам динендә ике иң зур бәйрәмнең берсе. Икенчесе – Корбан гаете – Гыйд әл-фитр бәйрәменнән җитмеш көн узгач уздырыла һәм Мәккә-Мәдинәдә олы хаҗ гыйбадәтен үтәү вакытына туры килә. Быелгы Ураза гаетен ничек үткәрергә? "Интертат" шул хакта яза.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла