Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рианнамы, Гөлчәчәкме: балага нинди исем кушмавың хәерлерәк?

Бүгенге көндә яңа туган балаларга нинди генә исемнәр кушмыйлар. Кайчандыр популяр булган аңлаешлы татар исемнәрен заманча яңгырашлы ят исемнәр алыштыра. Ә бит исем кешенең гомерлек юлдашы. Бала кечкенәдән үк исеме аркасында яшьтәшләре тарафыннан кимсетүгә дучар булырга мөмкин.

news_top_970_100
Рианнамы, Гөлчәчәкме: балага нинди исем кушмавың хәерлерәк?

Исемнәр һәм аларны кушу турында сорауларга Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков җавап бирде.

- Булат хәзрәт, исемне яңартырга мөмкинме? Бер тапкыр гына кушалармы?

- Исламда исемне яңарту юк, кешене бер кушкан исем белән атыйлар. Ләкин исем ислам диненә туры килмәсә, начар мәгънәдә булса, алмаштырырга була, монда проблема юк. Шундый мәсьәлә бар, Мөхәммәд (с. г. в.) бер сәхабәгә үзенең исемен алмаштырырга киңәш иткән. Сәхабәнең исеме “моңсу” мәгънәсенә туры килгән. Ул сәхабә алмаштырмаган һәм, риваять буенча, тормышын да моңсу яшәгән. 

Монда исемнең кеше тормышына тәэсире бар дип әйтәләр, һәм бу тәҗрибәдән алына торган нәрсә. Бу - Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) сөннәте генә түгел, ә гомумән, тормыштан алына. Мәсәлән, кешегә гел “тиле” дигән вакытта, ул үзенең тиле икәнлегенә чынлап та ышана башлый. Дини мәсьәлә генә түгел, дөньяви тәҗрибәдән алына торган фактор. Әгәр дә кешенең исеме матур мәгънәле, начар нәрсәгә туры килми икән, ул вакытта алмаштырырга кирәк түгел. Ләкин начар мәгънәле икән - мәсәлән, Люцифер дип кушалар ди, яисә мәгънәсез исем, мәсәлән, заманында Трактор исеме куша башладылар, ди. Ул вакытта динебез исемне киңәш, нәслихәт формасында алыштырырга куша.

- Исем озын булырга тиеш, 3 иҗектән торырга тиеш дигән инану дөресме?

- Юк, мәсәлән, ике иҗектән торган исем - Әхмәт, бик матур. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) исеме ике иҗектән тора.

- Татарларда да яшерен исем булырга тиешме? Ул татар халкына хасмы?

- Хәзерге вакытта татар халкында андый нәрсә юк, ләкин кайбер мөселман илләрендә, мөселман халыкларында икенче исем кую бар. Мәсәлән, Мөхәммәд Әмин.

- Аны Мөхәммәд дип кенә әйтәләрме?

- Мөхәммәд дип әйтсәләр дә була, Әмин дип әйтсәләр дә була.

- Икенче исеме яшерен буламы?

- Аны кайберәүләр яшерен дип тә әйтәләр, яшерен түгел дип тә. Чөнки Аллаһ Тәгалә өчен яшерен дигән нәрсә юк. Кешеләргә яшерен булырга мөмкин, мәсәлән, 1-2 кеше бер исем белән дәшә, ә 3нче кеше өчен ул билгесез булырга мөмкин. Яисә бу динсезлек чорында килеп чыккан нәрсә булырга мөмкин. Мәсәлән, татарлар һәрвакыт мөселман булып яшәгән, ләкин аларга коммунистлар заманында мөселман исемнәре кушуны тыйганнар. Сез Трактор, яисә Ленар - "ленинская армия" дип кушыгыз, дигәннәр. Ул вакытта татарлар бер исемне паспортта Ленар дип язган, икенчесе буларак яшерен, мөселманча мәгънәле исем кушканнар. Андый нәрсә булырга мөмкин.

- Псевдоним ни өчен кирәк? Хәзерге заманда Әбу Хөрәйрә кебек псевдонимнар очрыймы? Ул мәҗбүриме?

- Ул мәҗбүри түгел. Пәйгамбәребез (с. г. в.) заманында гарәпләрдә псевдоним түгел, ул күния дип атала. Шәрәфле (хөрмәтле) нәселле кешеләргә андый исемнәрне куша торган булганнар. Хәзерге вакытта гади кешеләр дә кушса була, күпчелек вакытта галимнәргә кушалар. Мәсәлән, Әбү Әхмәд, Әбү Исмәгыйль, Үммү Мәрьям дип кушалар.

- Кешенең андый исемле баласы булмаса, шундый күния алса буламы?

- Мондый күния кушу бала сәбәпле генә булмаска мөмкин. Әбү Хөрәйрә тәрҗемә иткәндә “мәченең әтисе” дигәнне аңлата. Ул мәчене бик ярата торган булган, шуңа күрә “Әбү Хөрәйрә” дип кушканнар.

- Исем куштыру йоласы ничек була?

- Азан әйтәләр, икамәт әйтәләр. “Син фәлән улы, фәлән” яисә “Фәлән кызы, фәлән” дип әйтәләр. Әтисе кушса, тагын да әйбәтрәк.

- Баланың әтисе намаз укымый торган булса?

- Үзен мөселман дип саный икән, намаз укымаса гөнаһлы мөселман була.

- Хәзерге вакытта Диния нәзарәтендә исем кушу буенча стандартлар бармы? Имамнар моның белән шөгыльләнергә тиешме?

- Әйе. Бөтенләй бернәрсә белмәгән әти-әни булырга мөмкин, алар имамнарга куштыралар. Белсәләр, әтисеннән куштыралар. Кайберәүләре белсәләр дә, барыбер имамны чакыралар. Мин, мәсәлән, баргач нинди исем кушуларын сорыйм, матур исем булса, ризалашам, әтисенә куштыртам. Үзем азан, икамәт әйтәм, Коръән Кәрим укыйм, дога кылам.

- Исемне әтисе кушса, Коръән укымасалар да ярыймы?

- Гомумән алганда, исем кушу Коръәни Кәрим белән бәйле нәрсә түгел. Коръәни Кәримне уку ул аерым бер савап. Коръәни Кәримне мәҗлес хәерле, бәрәкәтле булсын өчен укыйлар.

- Исем кушкан кеше, Коръәнне укый белмәсә, укымаса да буламы?

- Коръән укымаса да була түгел, барыбер укытырга тырышабыз. Аның исем кушуга тәэсире юк. Исемнең кушылуы дөрес түгел дип әйтә алмыйбыз. Коръән Кәрим укылса, саваплырак була.

- Балага исемне кайчан кушалар? Ничә көн исемсез була ала?

- Тугач та кушсалар, яхшырак була.

- Тугач та, роддомдамы?

- Әйе.

- Еракта яшәгән әби-бабасы, исем кушу мәҗлесендә булырга теләгәнгә, озак көтәсе булса?

- Аларны гакыйка корбанына чакырырга була. Исем кушу өчен әби-бабайны көтәргә шарт түгел. Исемне тиз генә мәҗлессез кушарга, аннары мәҗлес үткәрәргә була. Ул аерым гакыйка мәҗлесе булса да, исем кушу мәҗлесе булса да ярый, аны берләштерергә дә ярый.

- Француз исемнәре кебекләр, мәсәлән, Эльвира, Фердинанд, кушарга ярыймы?

- Аның мәгънәсе юк. Андый исемнәрне кушарга киңәш итмим.

- Ислам төрки исемнәргә ничек карый?

- Алар, гомумән, мөселман исемнәре. Без дә бит төркиләр. Проблема юк. Мәсәлән, Булат ул төрекләрдә дә бар. Ул бит Пәйгамбәребез (с. г. в.) заманында сәхабәнең исеме дә, пәйгамбәр исеме дә түгел, Коръәни Кәримдә дә юк, ләкин кушалар, чөнки аның мәгънәсе начар түгел. Ә менә Роза исемен кушкан вакытта ул матур түгел. Роза - ул рус сүзе. Чынбарлыкта, Рауза - җәннәт бакчасының исеме. Соңыннан, коммунизм килгәннән соң, Роза дип куша башлаганнар. Татар телендә ул Роза түгел, Гөлчәчәк булырга тиеш.

- Кайбер кешеләр “-нар” дигән кушымча булганга исемнәрен алыштыра.

- Күпчелек вакытта, ул гарәп теленнән түгел, фарсы теленнән алынган. Үзләре карыйлар. Нар - ул чәчәк исеме яисә гранат агачының чәчәкләре исеме. Әгәр дә аны җәмгыятьтә күпчелек халык начар мәгънәле дип саный икән, алмаштырырга кирәк. Гореф-гадәткә карарга кирәк.

- Аида кебек исемнәрне кайбер муллалар куюдан баш тарта, бу дөресме?

- Дөрес. Мин үзем баш тартыр идем. Кайбер вакытта баланың әти-әнисе хәйлә таба. Мәсәлән, Җәннәт исеме кушасы килә дип, куштыралар, ә чынлыкта Жанет була. Аны Аллаһ Тәгалә күреп тора.

- Исем кешенең холкына йогынты ясый аламы?

- Әйе. Мәсәлән, балаларга Америка җырчыларының исемнәрен кушу модага керде. Мәсәлән, Рианна дип кушалар. Рианна, беренчедән, Рәйханә дигәннән үзгәртелгән. Икенчедән, Рианна дип әйткән вакытта, әлбәттә, ул бала исеме кем хөрмәтенә кушылган икәнлеген караячак. Әлбәттә, ул аңарга начар йогынты ясаячак. Чөнки Рианна исемле җырчы аның өчен үрнәк булачак. Ә ул сәхнәдә чишенеп йөри. Аның яхшы үрнәк булырлык бер ягы да юк. Холкына шундый тәэсир ясаячак. Уйлап карасаң, мондый мисаллар күп.

- Фаҗигале язмышлы кешенең исемен кушарга буламы?

- Гомумән алганда, аның хөрмәтенә түгел, яхшы мәгънәле исем буларак кушарга кирәк.

- Бала аның фаҗигале язмышын кабатлый дигән сүз түгел?

- Һәрбер кешенең үзенең язмышы бар, Аллаһ Тәгалә аны тәкъдир итеп куйган. Аллаһ Тәгаләгә ышанып, хәсрәтле тормыштан сыенырга кирәк. Ахирәткә күчкәннән соң, мондагы тормыш бер секунд кебек кенә күренәчәк. Әйтерсең, без яшәмәгән кебек булып. Асыл тормыш мәңгелек ахирәттә. Аның өчен монда әһәмиятле булган нәрсә, ул - матур исем кушу. Әгәр дә куркалар икән, башка исем кушсыннар.

- Туганнары шул исемне куярга басым ясасалар?

- Әти-әнисе үзләре сайлыйлар, туганнары басым ясарга тиеш түгел, исем матур мәгънәле булырга тиеш. Баласына исем кушу - әти-әнисенең хакы. Кайбер исемнәр матур мәгънәле булса да, безнең телдә матур яңгырашлы түгел. Сак булырга кирәк, чөнки баланың балалар бакчасына, мәктәпкә барасы бар. Исем матур яңгырашлы булмаса, мәктәптәге сыйныфташлары баланы кимсетәчәк. Мәсәлән, Нәсрулла - Аллаһ Тәгаләнең ярдәме дигәнне аңлаткан исем. Минем киңәшем, наданлык, җинаять таралган җәмгыятьтә мондый исем кушмасалар әйбәтрәк була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100