Мәет юучы авыл остабикәсе: “60лап мәет, шул исәптән үз кызымны да юып озатырга туры килде”

10 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Чулпан Шакирова, Гөлүсә Закирова
Һәр авылның үз мөхтәрәм кешесе, акъәбисе, тере тарихы була. Апас районы Кече Болгаер авылында яшәүче Маһруза әби Газизова – шундый кеше. 30 ел гомерен дин юлына багышлаган мөхтәрәм зат ул. Алай гына да түгел, өч дистә ел эчендә 58 мәет юып, соңгы юлга озаткан батыр йөрәкле остабикә.

Мин боларны каян беләм соң? Берәү дә сөйләмәсә дә беләм, барысы да күз алдында. Язмамның герое минем күрше әби (безнең якта “күш тәтә” диләр). Аның янына кайчан гына керсәң дә, ул эченнән генә нидер кабатлый, укый, шул ук вакытта кулын да тик тотмый, бәйләү белән шөгыльләнә. Сөбханалла, быел 90нын тутырса да, хәтере әйбәт, зиһене дә менә дигән.

“Кулым тимәгән ике генә эшем бар”

– Бик үткен идем, җыелышларда сөйли торган Маһруза идем бит мин, - дип сөйләп китте ул. – Менә хәзер берни эшләмим инде, картлык. Безнең заманның эшләрен шайтан да белеп бетерә алмый. Менә минем эшләмәгән ике эшем бар: машина руле белән самолет руле тотмадым. Калган бөтен техникасына утырдым: чәчүен дә чәчтем, урагын да урдым. Хәзер бит 18дәге кызлар өйдә тик ята.

Бервакыт Биектаудан көлтә ташыганда суга егылып, имгәнеп кайттым. Икенче көнне колхоз рәисе кәнсәләргә (канцелярия) чакырта. Мин кузгала да алмый ятам. Аптырагач, әни китте. “Имгәнеп кайтты бит ул”, дигән. “Тәтә, җаным, белмәдем бит, мин аны болай гына эшкә бармый дип торам” дип әйткән. Бер көн эшкә бармасам, мине кәнсәләргә чакырталар иде. Хәзер бер көн түгел, ун ел эшләмәсәң дә сүз әйтүче кеше юк.

“60ка җиткәч, дин юлына кереп киттем”

Маһруза әби сөйләвенчә, ул заманда эштән бер көн калырга ярамаган, пенсиягә чыкканчы колхоз эшеннән калмаган ул.

– 60ка хәтле дөнья кудым. Мин инде 60ка да җитә алмам, үләрмен дип уйлаган идем. 60ка җиткәч, абыстай булып киттем менә. 30 ел мәет юдым. Әни гел намазда булды. Ул укый иде, мин шуны хәтеремә сеңдереп бара идем. Дога кылган вакытта 53 фәрештә исемен әйтеп алам, мин аны ярты минутта әйтәм, ул күңелемә кереп калган, мин аның берсен дә язып алмаган, - ди ул.

Кайгырып ятмагыз, үзем юармын, дидем”

Үлгән кеше янына кереп, аңа кагылырга бер батырлык кирәк булса, мәрхүмнәрне җиренә җиткереп, юып-пакьлау өчен ун батырлык кирәк. Бу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Маһруза әби исә бу һөнәргә үзлегеннән өйрәнеп кереп киткән.

– Бервакыт кырда эшләгәндә, Биектауда төшке аш вакытында ял итәбез. Ул вакытта мәет юарга бер кеше калмаган авылда. “Мәет юарга да кеше юк бит, кем юар инде” дип сөйләшә хатыннар. Кырын яткан идем мин дә: “Кайгырып ятмасагыз ла, үзем юармын, катмаганнарыгызны бияләй белән, бик катканнарыгызны кусар (пычрак идәнне чистарта торган кыргыч - ИТ) белән кыра-кыра юармын” дидем. Алланың амин дигән минутына туры килгән. 30 ел эчендә 57 олы мәет, бер бәби юдым, - дип искә төшерә “күш тәтә”.


8 баладан 4се исән”

Маһруза һәм Шәһит Газизовлар 8 балага гомер биргән: Фәрит, Фәһимә, Рәшит, Әлфинур, Рафыйк, Фирдүс, Гөлфинур, Кафия. Беренче улы Фәрит ике яшь ярымлык вакытта кызамык белән үлеп китә. Тагын бер улы бер айлык чагында. Бүген исә 4 баласы исән күрше әбинең.

– Тупырдап торган малай иде беренче улым. Карлыганлык чишмәсенә суга киттем, ул бишектә ятып калды. Мин кайтканда улымны күрше хатыны юатып утыра. Бик каты елаганга кергән. Кич белән үз хастасы тотты да, иртән үлде дә китте. Фәритем сау-саләмәт көе барып, “бүлнис”тән үлеп кайтты. Фәһимә исемле кызым кызамык белән чирләгәч, хастаханәгә яттык. Өйдә кеше булмагач, хастаханәгә Фәритне дә ияртеп бардым. Шулай итеп, Фәһимә көн саен рәтләнә барды, Фәритем 6 көн эчендә үлеп кайтты. Исән малайны үтереп кайттым шунда, - дип искә ала Маһруза әби.


Маһруза әби 90 яшьлек юбилеенда өч кызы белән

Үз кызымны үзем юып озаттым”

Әле алай гына да түгел, вакытсыз вафат булган кызы Гөлфинурны да үзе юып, соңгы юлга озата ул.

– Мәетнең башын кыйблага куялар бит юганда. Баш эшләп бетермәгән инде, киресенчә, баш ягына аягын куеп юганмын. Гөлфинур үлгәч, аны моргка алып киткәннәр иде. Ул көнне авылда берәүләрдә Коръән ашы иде. Мин абыстай буларак өндәүле. Алырга да килгәннәр. “Җаным, мин бит мәет көтәм” дидем. Әле кәфенлек тә кисмәгән, анысын да үземә кисәсе. Ялына-ялына мине алып киттеләр. Ашка барып, укыйсын-укып бетердем дә, “Кайтырга чыкмаганнармы икән?” дип белешергә куштым. Ул вакытта мәетне алып юлга чыкканнар инде. Мәет кайтырга чыккан, кәфенлек киселмәгән, мин кешедә ашта утырам. Хәер, миңа ияреп бер-ике әби дә кайтты. Шулай итеп кәфенлек тә киселде, үз кызымның җансыз гәүдәсен үзем юып, соңгы юлга озаттым. Үз балаңны үзең юу бик әйбәт нәрсә түгел инде, - диде ул моңсу гына.

Күрше нигездән чыккан мәетләр дә миннән дога көтә”

Маһруза әби – бүгенге көндә дә һәр Коръән ашының мөхтәрәм кунагы, алыштыргысыз абыстае. Тәфсилләп уку, укыганнарын багышлауда аңа тиңнәр юк. Ул татар халкына хас булганча, мәрхүмнәрнең 40ын, 51ен дә уздыра. 

– Үземнекеләр дә бик күп. Әнинең 14 баласы булган. Нәселемдә 88 кеше бар. Шуларның барысына да укырга кирәк бит. Көненә 600-800 тәхлил әйтәм. Ике яктан җидешәр күрше нигезеннән чыккан мәетләргә дә укымыйча булмый, алар да миннән өмет итә, - ди үзе. 

Күрше әби, дин юлына килгәннән бирле,  Рамазан аенда бер көн калдырмыйча ураза тота. Ашау белән дә дус түгел үзе. Бәлки ачык зиһене, озын гомеренең сере дә шундадыр. Еш кына “Мине фәрештәләрем яшәтә” дип тә кабатларга ярата. 

– Гомерем буена эшсез тормадым. Эштән кайткач төнлә, йә берәр сыңар носки йә пирчәткә бәйләп яттым, йә ике орчык йон эрләдем. Минем кулым бер минут та тик тормады. Әле хәзер дә кулларыма хәрәкәт булсын дип, ыргак белән менә шушындый түгәрәкләр бәйлим. Көнгә 3 кечерәкне, зурракны икене бәйлим, - дип тагын яраткан эшенә кереште ул. 



30 ел эчендә 60ка якын мәет юган Маһруза Газизовадан үлем-китем йолаларын “Интертат” укучыларына да тәкъдим итәбез. Мин аларны 2009 елда, студент чорда, фольклор практикасы үткәндә яздырып алган идем.

Үлем турында алдан юраулар аша белеп буламы?
– Борын очлары кычытса, мәет булыр дип әйтәбез инде. Бер елга бер мәет булса, аның артыннан тагын ике булыр дип тә әйтәләр. Шулай ук мәетне юганда тәне йомшак булса, артыннан тагын бер мәет көтелә диләр. Бу сүзләр дөрескә дә килә. Бер елны бер хатынны юганда бөтен тәне камыр кебек иде. Аның өч ахшамыннан кайтканда, тагын бер ир үлүен хәбәр иттеләр.

– Мәетне ничә кеше юа?
– Юучы бер генә була. Шулай ук берәү булышырга керә, өстенә комган белән су сала, әйләндерешергә тагын берәү керә. Мәет янында күп кеше йөрергә тиеш тә түгел, менә шул өч кеше бик җиткән.

– Мәетне юа торган суны каян алырга һәм ул нинди булырга тиеш?
– Элек суны чишмәдән алып кайталар иде инде. Суга ике кеше бара. Берсе комган тотып бара, берсе көянтә чиләк белән. Алар барганда да, кайтканда да сөйләшми. Юлларына кеше очрашса да, исәнләшергә ярамый. Су алыр алдыннан чиләкләрне чайкап, кире якка таба түгәргә кирәк. Чиләкләрнең өстен капларга кирәк. Хәзер күпләр краннан гына ала суны. Мәет юа торган су кан җылысы кебек булырга тиеш. Суны газда җылыталар. Бер тамчы суны кулга тамызып карарга кирәк, кул пешми икән, су әзер дигән сүз. Җылытканда да чиләкләрнең өстен ачарга кирәкми. Мәет юасы суга кешенең күзе төшәргә тиеш түгел.

– Чиләктәге суны комганга ничек тутыралар?
– Су салганда шулай ук кире яктан салалар.

– Мәетнең кайсы өлешеннән юа башлыйлар?
– Мәетне юу өчен махсус колашага салалар. Аякларын кыйблага, башын төньякка каратасың. Беренче эш итеп, мәетнең уң кулын юалар, аннары сул кулын. Коры чүпрәк белән авызларын пакьлап аласың. Аннан соң чылатып, сабынлап, гәүдәсенең алгы ягын юасың. Арындырганнан соң, сул якка таба әйләндереп, сул кулын аска калдырып, аркаларын сабынлап юасың. Чиста су белән дә юдыра барасың. Аннары, колашадан күбекләрне юдырып, мәетне сул ягыннан әйләндереп саласың да, уң кулын аска таба каратып, аркаларын юасың. Аннан соң, тәннәрен пакьлап бетергәч, камил тәһәрәтен алырга тотынасың. Аның өчен тугыз кисәк чүпрәк кирәк. Өчесе белән сул кул белән таһәрәтен алдырасың, чүпрәгеңне ташлый барасың. Уң кулың белән авызын чайкаттырасың. Аннары өч чүпрәгең белән борынын чистартасың. Аннары битләрен юдырасың. Аска төшеп, уң аякның чәнти бармагыннан башлап, сул аякның чәнти бармагына кадәр һәр бармакны юарга кирәк. Шуннан соң гына камил тәһәрәтен алдыра башлыйсың. “Әшшәде әннә иллалалһу, вә әшшәде әннә гапте вә рәсүлә” дип, баштан аяк соңгы комган суыңны коясың. “И Раббым, бу бәндәне мин өстемә йөкләп алдым, тәннәрен пакьламакка, ахирәт госелен коендырмакка” дип, мәетне әйләндереп-әйләндереп коендырасың. Аннан соң мәсих тарттырасың мәеткә. Шуннан соң корыткычын ябып куясың да тәнен киптерәсең. Кипкәннән соң күтәреп марляга саласың, кәфенлеге өстенә. Иң элек өстенә кәфенлегенең ахирәт күлмәген төшерәсең, аннары сул яктан башлап, кәфенлекне яба башлыйсың. Икенче катын да сулдан башлап капларга кирәк. Ахирәт күлмәген төшергәннән соң, яулыгын бөркисең. Аннары ике кат кәфенлеккә төргәннән соң, аяк, баш, бил турыларын бәйлисең. Юрган өстенә өч сөлге куеп калдырыла. Соңгы кат итеп мәет юрганга төрелә. Мәетне өйдән баш ягы белән түгел, арты белән алып чыгалар.

– Мәет юганда пирчәткә кияләрме?
– Кигән кеше кия. Мин пирчәткә кимәдем, чүпрәк капчык кына кидем, резин пирчәткәне гомеремдә дә кигәнем булмады.

– Юганнан соң мәетне карарга ярыймы?
– Үз туганнарың карарга ярый, ят кешегә күрсәтмиләр. Хәзер бит гадәт шундый: музейга кергән кебек бөтен халык кереп карый, болай булырга тиеш түгел. Шәригать законнары буенча, госелләнгән мәет янына якыннары да керергә ярамый әле. Әмма үзеңнекеләр карап калудан зыян юк. Тик мәет янында еламаска, яшь тамызмаска кирәк.

– Мәет юган суны кая түгәләр? Сабынны кайда куярга?
– Суны кеше йөрми торган җиргә, бисмилла әйтеп түгәргә кирәк. Кәфенлек теккән энәне дә сорап алырга кирәк. Шуның белән сихер, бозым эшләүчеләр бар икән. Энәне дә, сабынны да җиргә күмәләр.

– Мәетне алып чыгып киткәч, өйне ничек җыештыралар?
– Өйне түр башыннан түгел, ишек ягыннан юа башлыйлар. Мәетнең керен өч тапкыр чайкыйлар. Мәет керен сул ягына әйләндермиләр.

– Кешенең киеп үлгән киемнәрен нишләтәләр?
– Аларны да юып, җыеп куялар. Әгәр өстендәге күлмәген салдыра алмыйлар икән, баш ягыннан түгел, аяк ягыннан кисеп алырга кирәк. Мин мәетнең киемнәренә аерым дога укыйм. “ И Раббым, шушы бәндә киемнәрен калдырып китте. Кәүсәр елгаларында коенып, җәннәт хөлләләре кияргә насыйп итсәң иде шушы бәндәгә. Яланаяк йөрмәсен, ыштансыз, күлмәксез йөрмәсен, яланбаш йөрмәсен, шушы укыган догаларым кабул булсын” дип, дога кылам.

– Мәет чыгып киткәч, капка ачык торырга тиешме?
– Бер көн ачык тора. Бу – аның артыннан бәла-каза булмасын өчен эшләнә. Мәетне күтәреп киткәннән соң, өйдә бер кеше калып, мичкә кәгазь булса да ягып, морҗадан төтен чыгара. Гүр суы калмасын дип. Аннан соң инде битенә япкан яулыгымы, берәр киемеме – шуны чайкап, элеп куярга кирәк.

– Мәет өйдән киткәннән соң, нинди догалар укыла?
– Мәетне озаткач, өйгә кереп, ясин, тәбәрәк укыла. Мәет юучыга сәдака итеп он белән тавык бирелергә тиеш. Тавык – чәч-тырнакларын җыяр өчен, оны – үзенә баргач та ризык. Мәет юучы аны алып китәме, дога кылганнан соң калдырып китәме – үз ихтыярында.

– Кырык көн буе нинди дога укыла?
– Кырык көн буена көн саен бер ясин, бер тәбәрәк укыла. Аны көн саен пакьлап, тәһәрәт алып, өстеңдә бар киемне алыштырып укыйлар. 41 көнне ясин чыгып, өендә багышларга кирәк. 51нең җиде кат укыла торган үзенең аерым догасы бар. Мин җиде кат тәбәрәк укып, җиде кат шул доганы укып, яңа ахирәт юлына киткән мәеткә багышлыйм. Аннан соң ясин укып, шул нигездән, шул йорттан чыккан бөтен мәетләр рухына укыйм.

– Үлгән кешенең җаны кайчанга кадәр кайтып йөри?
– Ел ашын уздырганчы кайта. “Сур мөгезенә” кергәнче диләр. Ел ашын уздырганда, мәет “сур мөгезе”нә керә диләр. Менә шуннан соң кайта алмый диләр. Без күрмәгән инде.

– Ел ашын кайчан уздырырга? Үлгән көненә бер ай каламы, әллә вакыты җиткәч кенәме?
– Бер ай алдан уздырсаң, әҗере күп була диләр. Әмма “сур мөгезе”нә иртәрәк керә инде. Ә соңыннан уздырсаң, “сур мөгезе”нә соңрак керә. Аллаһы Тәгалә үзе генә белә инде.

– Мәет риза булып ятсын өчен, нишләргә кирәк?
– Мәет туганнарының төшенә әйбер сорап керергә мөмкин. Юучыга күлмәген, ыштанын, носкиен, яулыгын бирмәсәң, яланаяк йөри. Аннары суга сусап та керергә мөмкин. Мондый хәл булмасын өчен, мәетне юаганда комган белән су салып торучыга чүмечме, зур татар кашыгымы, чынаякмы – шуның эченә берәр нәрсә (йөзем) салып бирәләр.

– Мәет чыккан йортны ничә көн ялгызы калдырмыйлар?
– Кеше үлгәч тә, аны үзен генә калдырырга ярамый. Янында кем дә булса булырга тиеш, шуның өчен төн саклыйлар. Ә мәетне җирләгәннән соң, өч ахшамына кадәр ут яндырып йоклыйлар.

– Каберне кичтән казып куярга ярыймы?
– Ярамый. Анда җеннәр ияләшергә мөмкин. Каберне әзерләп бетергәч тә, зиратта кешеләр калмаса, лом йә башка тимер әйбер куеп калдыралар.

– Ни өчен мәетнең 51нче көне иң авыр көне диләр?
– Бу – итнең сөяктән аерыла торган көне. Шул көнне аңа багышлап дога укысаң, Аллаһы Тәгалә күп итеп фәрештәләр җибәрер, хисабын Аллаһы Тәгалә үзе генә беләдер. Фәрештәләрнең кулларында алтын табаклар тулы җәннәт җимешләре булыр, алар мәеткә әйтерләр: “Бу бүләк синең улың яки кызыңнан дисәләр, бу мәет, шул дога бәрәкәтенә, сөякләре таралганын белми дә калыр” ди.

– Яшь бала яки яшь кеше кинәт үлеп китсә, “Бу оҗмахка эләгер” дип әйтмиләрме?
– Кем сабый булып җәннәтле була, кем картаеп үлеп җәннәткә эләгә – кем белә инде аны. Әмма сабый баланы да ана сөтен костырып бетермичә җәннәткә кертмәсләр, ди. Сабый бала әти-әнисен җәннәт ишеге төбендә көтеп торыр, “Алар кермәсә, мин җәннәткә кермим” дип тарткалашыр, ди. Тик яшьтән үлгән балага сәдака биреп, дога кылып торырга кирәк. Юкса ул: “Мин бу кешене белмим, күргәнем дә юк” дип әйтергә мөмкин.



Фикерләр








Дин

Мөселманнар көзге уңыштан өлеш чыгара: сары чирен йоктырган 8 балалы әни, картлар йорты һәм ДЦПга дучар балалар

Мул уңышның бәрәкәте – гошер сәдакасында. Йөрәкләре мәрхәмәт белән тулы кешеләр бакчаларыннан җыеп алган уңыштан гарип-горабаларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, картлар йортларына, мәдрәсәләргә шул уңайдан өлеш чыгара. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә, “Зәкят” хәйрия фондының гошер сәдакасын тарату чарасында катнашып, рухи яктан баеп кайтты.

Дин

Мөслим башлыгы Рамил Муллин - хаҗда: "Аллаһ рәхмәте белән шушы сәфәрләрне үттек"

Бүген, ягъни 31 августта, Мәскәү вакыты белән 14.10 сәгатьтә "Казан" Халыкара аэропортына 247 кешедән торган беренче хаҗилар төркеме кайта. Аларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алачак. Татарстаннан изге сәфәргә 1800 кеше барды. Алар арасында Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин һәм аның тормыш иптәше дә бар иде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла