"Хатын-кыз теләге исәпкә алынмый": Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ислам буенча аерылышу кагыйдәләрен аңлата

7 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
Ислам буенча, ир белән хатын арасында бары тик бер сүз тора. “Талак” дигән сүзнең асылы, ислам буенча аерылышу үзенчәлекләре турында Казанның “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек. 

- Ир кеше кайчан, нинди сәбәпләр буенча аерыла ала?

- Ислам дине буенча, ир кеше хатынын сәбәпсез дә аера ала. Көннәрдән бер көнне, кәефе килгәндә, хатынын аерырга мөмкин. Шәригать кануннары буенча карасак, ир кешегә хатынын аеру өчен ниндидер җитди сәбәпләр эзләргә кирәкми. Ләкин бу мәкруһ, киңәш ителмәгән әйбер. Әлбәттә, бу ир кешене бизәми, иманының зәгыйфьлеген күрсәтә.

Мондый әйбердән Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаху галәйхи вә сәлам кисәткән. Хатыннарын сәбәпсез аеручы кешеләрне “зәувакъ” диләр. Берсен аера, икенчесенә өйләнә, тагын аера, тагын өйләнә. Бертуктамый хатын аерып торучыларны үз вакытында хәтта үлем җәзасына тартканнар.

Әмма хатын-кызга ирнең аны сәбәпсез аера алганын белеп торырга кирәк. Әгәр дә ул моны белеп, сизеп торса, ир кешегә сәбәп тә бирмәячәк. Сәбәпсез аера алган ир кешегә өстәмә сәбәп бирергә кирәкми. Ул хатын-кыз өчен тәрбия чарасы: гаиләдә үзен тагын да дикъкать белән тәрбиялерәк тотарга тырышачак.

- Хатын-кыз теләге буенча аерылу мөмкинме?

- Әйе. Ләкин бу очракта хатын-кыз үзе сәбәпсез аерылып китә алмый. 

Ир кеше сәбәпсез аера алса да, бу әйбәт күренеш булмаса да, ул моны эшли ала. Ә менә хатын-кыз сәбәпсез болай гына “киттем әле мин”, дип китә алмый. 

Гомумән, ул иренең рөхсәтеннән башка өеннән чыгып китә алмый. Мәсәлән, ир кеше өенә кайта, ә хатыны өйдә юк, әниләренә киткән, ди. Болай рөхсәт ителми.

Әгәр дә хатын-кызның аерыласы килсә, җитди сәбәпләр булырга тиеш. Бу сәбәпләр шәригать буенча каралган. Монда сиңа ниндидер куркыныч янарга тиеш. Мәсәлән, ир кеше бик каты кыйный, яки физик яктан, җенси яктан авыру, хатыны аны гомере буе карарга мәҗбүр. Бу аерылырга сәбәп булырга мөмкин. Яки ир кеше акча белән тәэмин итми, бер тиен дә бирми. Кайбер мәзһәбләрдә бу сәбәп булып санала, кайбер мәзһәбләрдә сәбәпкә керми. Әмма шулай да, хатын-кызны тәэмин итү ир-атның бурычы. Шушы бурыч үтәлмәгәндә хатын-кыз аерылырга мөмкин.

Хатын-кыз үзе аерылырга теләсә, иренә тәкъдим ясый: мине аер, ди. Ир кеше бу хатын-кыздан мәһерне кире сорарга мөмкин. Монда аерылуда ир кешенең гаебе юк. Ул әйтә, син миңа бирелгән мәһерне кире кайтар, мин сине аерам, мин шуңа риза, ди.

Бу нәрсә өчен эшләнә: ир кеше тагын бер өйләнә калса, аңа мәһергә акча җыярга җиңелрәк булсын өчен. Ә мәһернең күләме бик зур булырга мөмкин. Әгәр дә ул кайчандыр бирелгән бер күлмәк, яки алка, йөзек икән, ул аны сорамаска да мөмкин, чөнки бу кыйммәтле әйбер түгел. Әмма машина, фатир, күп суммадагы акчалар да сорарга мөмкиннәр. Бу очракта ир кеше аны сорый ала.

Дини яктан караганда, сорамаса, ягъни хатын-кызга калдырса, хәерлерәк булып санала. Әгәр дә хатын-кыз чын күңеле белән аерылырга теләсә, бу аның “капризы” гына түгел икән, чыннан да, чыдый алмый икән, ир кешенең киң күңелле булып, аерып җибәрүе хәерлерәк була.

- Ир кеше “талак” дип әйтергә тиешме, “аерылам” дипме? СМС аша аерылышу очраклары да була, аңлатып китсәгез иде.

- Ачык сүз белән аерылышырга мөмкин. Мәсәлән, “мин сине аерам”, “бар, син ирекле”, “син минем хатыным түгел”, “бүгенге көннән син миңа хәрәм”, “мин сиңа кагылмыйм”. Бу сүзләр хатын-кызны аерылган хәлгә куя. Гарәпчә “талак”, яки “әнти таликъ” дип әйтергә була. Фигыльне, аның башка төрле формаларын кулланырга була. Әмма, гадәттә, гарәп телен белмәгән кешеләргә шушы бер “талак” дигән сүз җитә.

Белеп торырга кирәк: әгәр дә кеше аерыла икән, “талак” дигән сүзне бер тапкыр әйтү дә җитә. Өч тапкыр әйтү мәҗбүри түгел. Кемдер хаталанып өч тапкыр әйтә дә, бу очракта инде син хатыныңны кире кайтара алмыйсың. Әмма әгәр дә син “талак” дип бер генә тапкыр әйткән булсаң, билгеле бер вакыт эчендә син хатыныңны кире кайтара аласың. Ягъни “мин кире уйладым, мин сине һаман да яратам”, “әйдә бергә булабыз”, дип син аны кире кайтара аласың, мәсәлән, өч ай эчендә. Ә өч айдан соң син аны никах белән кайтара аласың. Ләкин хаталанып өч талак әйтергә киңәш ителми. Бу “бидгый талак” дип атала. Ягъни киңәш ителмәгән, бидгать ысул белән аеру булып тора. Шуңа күрә, бер тапкыр әйтү җитә, бу ирләргә киңәш.

Киная ысулы белән аеру бар. Киная ысулы белән әйткәндә, монда инде ир кешенең нияте кирәк. Мәсәлән, “дүрт ягың кыйбла”. Монда нәрсә әйтергә теләгән ул? Бүген үк чыгып кит дипме? Бүген теләсәң нишлә дипме? Шул очракта ният кирәк. Әгәр дә ул аерылышу нияте белән әйтсә, Аллаһ Тәгалә күреп тора, димәк, ул бер тапкыр талак әйткән булып санала.

СМС аркылы, хат та язып җибәреп, ышанычлы кеше аркылы әйтеп тә аерылышырга була. Иң куркынычы: бу сүзне уйнап әйтсәң дә, хатының аерыла. Мәсәлән, алдыңда синең хатының утыра. Бездә татарларда “калак” дигән сүз бар. Син ана “калак” диясе урынга “талак” дип әйтсәң, бу очракта да “талак” - аерылышу сүзе үз көченә керә.

- Нияте булмый бит.

- Талак дигән сүз өчен, ачык рәвештә шул сүзне кулланганда ният кирәкми. Монда хәтта уйнап әйтсәң дә аерыла. Мәсәлән, бүлмәдә өч хатының утыра, син аларның өчесенә дә карап “талак” дисәң, әмма берсен генә исәптә тотсаң да, өчесе дә аерыла. Шуңа күрә, бу бик хәтәр сүз. Гомумән, бу сүзне диалектыңнан чыгарып ташларга кирәк. Аны уйнап та кулланырга ярамый. Әгәр дә чыннан да аеру кирәк икән, ул сүзне каяндыр казып чыгарып, искә төшереп кенә әйтү киңәш ителә. Бу сүз белән ирләр хәзер бик күп уйныйлар. Аннан соң үкенәләр. Әмма кире кайтарып булмый.

- Кеше аерылышуның сүз белән булырга тиешлеген белми ди. Ул бара да, ЗАГСка гариза яза. Ул аерылышу булып саналамы?

- Әгәр дә ЗАГСка баралар икән, мәсәлән, ир кеше барып гариза язса, бу аерылышу билгесе. Чөнки ул аерылырга тели дигән сүз. Барып ниндидер адым ясаган.

Әмма хатын-кыз ЗАГСка барып гариза яза икән, һәм аларны дөньяви суд аера икән, ә ир кеше аерылышуга каршы, монда барыбер өстәмә рәвештә казыйга бару киңәш ителә. Чөнки аларның никахлары беткәнме, юкмы икәнлеге билгеле түгел. Гәрчә паспортта штамплары бетсә дә.

Кайбер казыйлар судның карарын раслыйлар. Әмма әгәр дә ир кеше суд вакытында риза булган, “мин аерылышуга каршы түгел”, дип әйткән икән, ул вакытта суд карары да аерылышу билгесе булып санала.

- Беренче аерылышудан (талактан) соң ир белән хатын бергә яшиме?

- Бергә яшәүләре шарт. Чөнки кайбер вакытта, бер талакны әйткәннән соң, шунда ук ир белән хатын икесе ике якка чыгып китәләр. Бу шәригать буенча бик үк дөрес түгел. Хатын-кыз ир кешенең өендә өч ай яшәргә тиеш. Бу хатын-кызның өч күрем вакыты. Ул вакыт үткәннән соң, ире әйтә: “Мин сине аердым, кире кайтарасым килми, өйдән чыгып кит”, дип. Әгәр дә йорт ирнеке булса.

Әмма әгәр дә аларның йортлары уртак акчага алынган икән, яки йорт хатынныкы булырга мөмкин, ир кеше кереп торырга, ул вакытта яки йортны бүләләр, яки ир кеше чыгып китә. Әмма йорт ирнеке икән, хатын-кыз туганнарына чыгып китә. Әти-әнисе исән булса, әти-әнисе янына бара, исән булмаса, абыйлары, башка ир туганнары янына. Олы улы булса, олы улы янына китә.

Ни өчен өч ай вакыт эчендә бергә торалар, бу бик хикмәтле. Чөнки ир кеше “талак” дип әйтсә дә, ул барыбер әйткәненә үкенергә мөмкин. Хатынын өч ай эчендә көн саен күрә, шул дәвердә “тукта әле, торып карыйк әле”, дип кире уйларга мөмкин. Чөнки Аллаһ Тәгалә безгә һәрвакыт кире кайтару мөмкинлеген бирә. Ул аерылышу яклы түгел, кавышып, бергә тору яклы.

Шуңа күрә, өч ай вакыт хатын-кыз ирнең өендә тора. Ир алып кайткан ризыкны ашый, ир кеше аңа акча биреп торырга тиеш. Бу вакыт эчендә хатын-кыз кияүгә чыга алмый. Хәтта үзенә башка ирләр дә эзли алмый. Ирем мине аерды инде, мин үземә “смс”тан яки контакттан ир эзлим әле дип әйтә алмый. Бу вакыт эчендә әле ул барыбер хатын булып тора. Иң кызыгы нәрсәдә: ир кеше “мин сине кайтарам” дип әйтмәсә дә, хатын кайтарылган булып санала. Кайвакытта ир кеше өчен сүз белән әйтү бик уңайсыз. Ул ояла яисә горурлыгымны югалтам дип курка. Шуңа күрә, килеп хатынын кочаклый, яки килеп үбеп ала икән, ул аны кайтарган булып санала. Әгәр дә алар арасында якынлык булса, шулай ук кайтарган булып санала. Сүзләр кирәкми.

- Ислам буенча беренче, икенче аерылышудан соң, кавышу өчен беренче адымны кем ясарга тиеш?

- Кем ясаса да ярый. Әмма кайтару ир кеше кулында. Ягъни хатын-кыз “мин сине яратам” дип, ир кешенең муенына ташланса да, дуслашу булып саналмый. Шәригать буенча, кайтару ир кеше кулында. Ләкин шул өч ай эчендә хатын-кыз уйлана ала. “Тукта әле, мине ирем нәрсәгә аерды икән?” Чөнки ирләр сәбәпсез аера алсалар да, гадәттә, сәбәпсез аермыйлар. Алар моны бик нык уйлыйлар, башларында бу фикерне йөртәләр. Аны берничә айлар, хәтта еллар йөртергә мөмкиннәр. Хатын-кыз “тик торганнан аерды бу мине”, дип уйлый. Әмма бу аның еллар буе йөртелгән уе булырга мөмкин. Шуңа күрә, хатын-кыз “минем нинди гаебем булды икән”, дип уйларга тиеш. “Бәлки миңа үзгәрергә кирәктер”, дип килеп сорарга мөмкин. Шуңа күрә, беренче адымны кем ясаса да була.

Кайтару ир кеше кулында, әмма кайтарырга этәрү хатын-кыз кулында булырга мөмкин. Хатын-кызның бик зур көче бар: ул йомшаклык, нәфислек сыйфатлары. Ул горурлыгын читкә куеп торып, “әйдә әле, уйлыйк әле, мин үз гаебемне таныйм, син миңа аңлат, мин барысын да үзгәртәм”, дип башын иеп килсә, монда, миңа калса, ир кешенең йөрәге йомшый. Кайтару ихтималы күбрәк була.

Икенче талактан соң да шундый ук хәлләр. Ләкин белеп торырга кирәк, икенче талак әйтелгән икән, монда ниндидер җитди сәбәпләр бар. Беренче талактан соң, алар бернәрсә уйламады, ягъни тормышта үзләренә нәтиҗә ясамаганнар. Икенче талактан соң бик нык уйланырга кирәк. Чөнки өченчедән соң кире кайтару мөмкинлеге юк.

- Беренче талактан соң вакыт чыккач кавышсалар, никах була. Ул ничек укытыла, шаһитләр беләнме?

- Нәкъ беренче никах кебек, шаһитләр белән, мәһер биреп, шулай ук укытыла. Ләкин монда шундый кызык әйбер бар: алар бит бергә торганнар, нәрсәгә инде мәһерләр бирергә? Ләкин бит бу хатын-кыз хәзер ирекле. Ул теләсә генә беренче иренә кайта.

Әгәр теләми икән, ул бит башка ирне сайларга мөмкин. Әлбәттә, ул иргә мәһерләр алып кияүгә чыга ала. Шуңа күрә, бу очракта без аңа ирекле, ят хатынга караган кебек карыйбыз. Алганда да никах белән, бөтен шартлары белән алабыз. Әти-әнисеннән сорау гына символик буладыр, беренче никахта әти-әнисе риза булмаса, тәэсир итәргә мөмкиннәр. Икенче очракта, әти-әнисенең ризалашуы 90-95% дип әйтик. Чөнки барыбер аларның бергә булулары хәерлерәк. Балалары булырга мөмкин, бер-берсенә ияләшкәннәр. Яңа кеше белән яңа тормыш кору ул әле бәхеткә гарантия бирми.

- Аерылышуда хатынның әти-әнисе роль уйныймы? Ир кеше аерылам дип башта хатынына әйтәме?

- Аерылышу тигез урында килеп чыкмый. Димәк, алар арасында проблема булган. Бу проблеманы туганнар белән уртага салып хәл итәргә кирәк. Коръәндә әйтелә, әгәр дә ир белән хатын арасында үзләре генә хәл итә алмаган проблема килеп чыкса, туганнарын чакырсыннар, дип. Димәк, хатынының әти-әнисе, ирнең әти-әнисе, яки башка якын туганнары чакырыла һәм алар проблеманы уртага салып хәл итәләр.

Әти-әниләр монда объектив булырга тиеш. Кайвакыт алар объектив булмыйча, үз якларын яклый башлый. “Минем малаем изге, әүлия, аны гаепләмәгез”, дип, яки “минем кызымда гаеп юк”, дип. Шәригать буенча, әти-әни аларның тору ягында булса, хәерлерәк. Элек хәтта ире начар булса да, шулай булган. Хатыны начар булса да, әти-әниләр катгый рәвештә “торыгыз”, дип каты торганнар. Бу бик мөһим. Чөнки ир кешегә дә, хатын-кызга да аерылган вакытта ярдәмче кирәк.

Алар башта барыбер әти-әниләре белән киңәшләшәләр. Аннан соң кавышу ягында хәл итәргә тырышалар, барып чыкмаса, аерылышалар. Шәригать буенча киңәшләшү шарт түгел. Ләкин дин, шәригать буенча киңәшләшеп эшләсәләр, дөрес була. Ир кешегә хатын-кызның әти-әнисенә барып, мин сезнең кызыгызны аерам, сез нәрсә әйтерсез икән дип киңәш сорап йөрү шарт түгел. Ләкин кызның әти-әнисе янына барып, проблема турында әйтеп, әйдәле, бу мәсьәләне хәл итик әле дип әйтергә мөмкин. Әгәр ир кеше үзе ояла икән, әти-әнисен җибәрергә мөмкин. Кода-кодагый бергә сөйләшәләр. Башка туганын җибәрергә мөмкин. Киңәшләшергә була, әмма аерылышу турында түгел, шушы проблеманы хәл итү турында.

- Беренче талактан соң аерылу ничек дәвам итә? Хатын-кыз беренче талактан соң кияүгә чыга аламы?

- Әлбәттә. Беренче талактан соң, ир кеше аны өч ай эчендә кайтармаган икән, хатын-кыз ирнең өеннән чыгып китә, һәм ул ирекле. Аның ирекле икәнен туганнары, якындагы кешеләре белә, аңа башка кешеләрне җибәрергә мөмкин. Туганнары кияү эзләргә, булмаса, егетләр үзләре тәкъдим ясарга мөмкин. Ул ирекле хатын-кыз. Бары тик аннан гына тора. Әгәр дә ул яңадан кияүгә чыгам дип ризалык бирсә, аңа беркем бер сүз әйтә алмый. Элекке ире дә килеп әйтә алмый, син чыга алмыйсың, синең хакың юк, тегеләй-болай, дип аның тормышына катнашып, бозып йөрергә тиеш түгел.

Гадәттә, андый хатын-кызны дини гаиләләрдә озак тотмыйлар, билгеле бер вакыт үткәч, тормышын корырга тырышалар, Чөнки гомер, вакыт бара. Әгәр дә ул кире кайтмый, ире кайтарырга теләми икән, нәрсәгә бишәр, унар ел көтәргә. Бәлки яңадан кияүгә чыгып, үзенең тормышын кора алыр. Бу очракта ул ирекле.

- Беренче талактан соң өч ай дәвамында хатын-кыз иренә шартлар куя аламы? Мәсәлән, “син шулай үзгәрсәң, мин сиңа кайтам”, дип.

- Әгәр дә хатын-кыз үзе аерылырга сорый икән, шарт куя ала. Әмма ире аерган икән, хатын-кызның шарт куюы урынсыз. Монда ир кеше шарт куярга тиеш. Бер тапкыр талак әйтә дә, “шундый гаебең бар, әгәр син үзгәрсәң, мин сине кайтарам”, дип. Шундый шарт куярга була. Әмма хатын-кыз үзе аерылмаганда шарт кую мәгьнәсезрәк килеп чыга. Ләкин кайвакыт шундый очрак була, ир кеше әйтә, шундый якка үзгәрсәң, мин сине кайтарам, ди. Хатын-кыз әйтә, син шул ягыңны үзгәртсәң, мин үзгәрәм, ди. Шундый уенга да китәргә мөмкин. Шундый аңлашу-сөйләшүләр бара. Хатын-кыз иренең өендә утырып сөйләшсеннәр, аңлашсыннар өчен өч ай тора.

“Талак” дигән сүз ул башка суккан кебек. Мәсәлән, алар моның алдыннан кычкырышып яшәделәр. Бер-берсенә ниндидер дәгъва белдерделәр. Әмма барысы да әйбәт, шулай булырга тиеш дип уйладылар. “Талак” дигән сүздән соң сөйләшүгә килергә мөмкиннәр. Ләкин шарт куюга килеп җиткән икән, кайтару теләге зур түгел. Ир кеше “талак” дип әйткән икән, ул аны уйлап эшләгән. Ул аның озак еллар җыелып килгән. Димәк, гаеп ниндидер бер әйбердә генә түгел.

Сәбәпләр җыелып, ир кешенең күңеле суынган булырга мөмкин. Татарда шундый сүз әйтелә, ир кешенең күңеле суынса, аны яңадан кире җылытып булмый, диләр. Ә хатын-кызның суынса, ул яңадан кире кайтырга мөмкин. 

Шуңа күрә, талак хатын-кыз кулына бирелмәгән. Мәсәлән, бер хатын-кыз шалтыратты да миңа, иремне күралмыйм, тора алмыйм мин аның белән, дип әйтә. Бер атна үтә, минем ирем бик әйбәт, бик уңган, Аллага шөкер, мин аннан бик риза дип әйтә. Ә инде ир кеше әйткән икән, монда ниндидер тирән, җитди сәбәп бар. Арган, күңелләре бик суынган. Шуңа күрә, бу хәлне ниндидер шартлар гына хәл итмәскә дә мөмкин.

- Ир аерылам, хатыны юк дисә, нишлиләр?

- Монда хатын-кызның теләге исәпкә алынмый. Ир кеше аерам дип әйтә икән, хатын-кыз теләмәсә дә, ир кеше аны аерып җибәрә ала. Ир кеше сәбәпсез дә аера ала, ягъни бу очракта хатын-кызның теләге каралмый. Ир кеше аерылам дигән икән, димәк, ниндидер җитди сәбәп бар. Шуны уйларга кирәк.

Ир кеше сүзләре белән уң якка, сул якка теләсә нәрсә әйтеп йөрергә комик, клоун түгел. Ул бу сүзне ярты ел, бәлки бер ел уйлап йөргән. Шуңа күрә, ул сүз җитди әйтелергә тиеш. Ялгышып, уйнап әйтелгән булса, бу очракта проблема юк, алар көлешәләр дә, гафу үтенә дә, яңадан торып китәләр.

- Ир кеше “аерылышабыз” дип инициатива итеп түгел, киңәшләшеп әйткән булса?

- Бу аерылышуга керми. Бу сөйләшү генә. Ләкин бу сүзне, гадәттә, хатын-кыз әйтә. Ир кеше хатынына “әйдә аерылышыйк” дип әйтми, ул “мин сине аерам” дип әйтә. Ягъни ир кешедән бу сүзне тартып алырга мөмкин. Гадәттә, ул шулай була да. Хатын-кызлар миңа кайвакыт шалтыратып, ирем миңа талак бирде, дип әйтәләр. Мин әйтәм, тик торганда бар кит, дип әйттеме? Димәк, ул аны үзе сорап алган.

Мәсәлән, кычкырышалар, тавышланалар, араларында нәрсәдер бозылып китә, хатыны әйтә, “аер алайса, ошамаса”, ди. “Җибәр мине, азаплама торасың килмәсә”, ди. Әйдә, аерылышыйк инде, дип басым ясагач, ир кеше түзми, бар, алайса ди. Мин сине аерам ди. Хатын-кыз бу сәбәпне бирмәскә тиеш.

Ир кеше кайвакыт хатынын яратмаса да, жәлләп яши. Читтә башка кешене яратса да, хатынын аерырга ашыкмый, җаваплылык сизә. Шуңа күрә, ир кеше кулында талак булса да, ул талакны әйттерергә хатын-кыз мәҗбүр итә. Ничек кенә авыр булса да, хатын-кыз “аер алайса, мин синнән китим”, дип әйтмәсен. Алай әйтмәсә, ир кеше аерылу ягында тормый. Әлбәттә, хатын-кыз бертуктамый басым ясап, тамызып торгач, ир кеше “ярар инде, бар алайса, талак сиңа”, дип әйтеп җибәрә дә, хатыны күз яшьләре белән казыйга килә. “Мине ирем аерды”, ди. Ул аермады, син аны сорап алдың, бер караганда. Шуңа күрә, шул ягын да исәптә тотарга кирәк.

Әгәр балалары булса

- Хатыны авырлы булса, ир кеше “аерылам” дип әйтә аламы?

- Әйтә ала. Бу вакытта гарәп телендә “гыйддә” дип аталучы өч күрем вакыты бала туганчы дәвам итә. Ягъни, мәсәлән, хатын-кыз ике айлык корсак белән булганда ире аны аера икән, бу очракта баланы тапканчы хатын-кыз гыйддәдә була. Ягъни баланы тапканчы яңадан кияүгә чыга алмый. Шушы вакыт эчендә, 7 ай, мәсәлән, ир кеше аны торырга урын, ризык, кием белән тәэмин итеп торырга тиеш.

Һәм әлбәттә, шушы вакыт эчендә кайтарып та ала ала. Әмма бала туганнан соң гыйддә беткән булып санала. Бала туганнан соң да ир кеше бу хатын-кызны тәэмин итә. Баласына бөтен чыгымнарына акча бирә, баланы имезгән өчен хатын-кыз иреннән акча сорый ала. Шәригать буенча ул аны имезергә мәҗбүр түгел. Ул баланы иренә китереп бирә ала, “бу синең балаң, син аңа имезүче әнине тап, бу синеке, мин синең хатының түгел хәзер”, дип.

- Бу гаиләдә тагын балалары булса, алар кемгә кала?

- Гадәттә, бала туганнан соң, үз-үзен карый алганчы әнисе белән тора. Әтинең балага хакы күбрәк. Бу хак тәэмин итү белән аңлатыла. Балага акча кирәк, каядыр йөртергә, сакларга кирәк. Шуңа әти кешенең үзендә калдырырга хакы күбрәк. Казый баланы 3-5 яшькә кадәр җиткәнче әнисе янында торырга хәл итәргә мөмкин. Бала үз-үзен карый башлагач, әтисенә кайтарыла.

Әни кеше яңадан кияүгә чыга икән, мәсәлән, балага бер яшь, ул вакытта баланы шунда ук мәҗбүри әтисенә бирәләр. Ягъни бала әнисенең яңа ире белән тормаячак.

- Баланы килешеп әнисендә калдыра алалармы?

- Килешеп калдырырга мөмкин. Ләкин шәригатьне үтәү хәерлерәк. Бу кануннар бит аерылганнан соң эшләр өчен чыкмаган, аларны аерылганчы белеп тору файдалырак. Мәсәлән, хатыны корсаклы яки кечкенә балалары бар, ир кеше хатынын аеру белән, кулында кечкенә балалары калганын белеп торса, ул аерылыргамы, юкмы, дип мең тапкыр уйлыйячак. Чөнки кечкенә бала белән ир кеше бернәрсә эшли алмый. Бу очракта ул үзе бала кебек. Шуңа күрә, ул тукта әле, мин бит балаларны карый алмыйм, хатыным начар булса да, аның белән торуым хәерлерәк, ди.

Хатын-кыз да уйларга тиеш: мин аерылганнан соң, балам (бала ана кеше өчен бик кадерле бит) әтисе белән торачак, мин аны төнлә дә, көндез дә теләсә кайсы вакытта күрә алмыйм бит, дип. Уйлап, тукта әле, торыйм әле мин моның белән, алайса баламнан мәхрүм булырга мөмкин дип, уйлар өчен чыккан канун бу. Ягъни алар аерылышыр алдыннан бу кануннарны белеп уйланырга тиеш.

Баланы ир кешегә бирүнең хикмәте - чыгым, һәм, әни кеше яңа иргә кияүгә чыга икән, (бәлки мин хәзер сенсация әйтермен), яңа ир бервакытта да кеше баласын кабул итмәячәк. Ул уйдырма. Мәсәлән, ирләр “мин аны үз балам кебек яратам”, дип әйтәләр. Юк, алай булмаячак. Ир кеше барыбер ул балага караган саен, кеше баласын сизәчәк. Шуңа күрә, безнең динебездә “усыновление” дигән әйбер юк. Опекунство гына бар. Бала барыбер үз әтисенә карый, аның фамилиясе, отчествосы бирелә.

Ир кеше чит кеше баласын кабул итмәү сәбәпле, ул аны кыерсытырга, авыр сүз әйтергә мөмкин. Башыннан да кирәк вакытта гына сыйпарга мөмкин. Ул аны рәхәтләнеп, “балам”, дип җылы кочакка кертә алмый. Кертәсе дә килмәскә мөмкин. Ягъни балага бу очракта зыян килә.

Әни кеше дә яңа ир минем балама, шуның аркасында миңа зыян китермәсен дип гомер буе куркып яшәячәк. Үз баласына яңа ирен яклап начар сүз әйтергә мөмкин. Бу очракта бала “нишләп ул ирне сайлады, мине түгел”, дип әнисенә нәфрәтләнә. Бу психологик проблемалар китереп чыгара. Шуңа күрә, аны әтигә кайтару хәерлерәк. Әти кеше, ир кеше буларак, яңа хатыны булса да, үз баласын яклый ала. Хатынына “минем балага кагылма”, дип әйтә ала. Хатын балага карата үзен ямьсез тотса, аерып та җибәрә ала. Баланың мәнфәгатьләрен яклаганга бала ир кешегә кайтарыла.

- Ир кеше чит баланы кабул итми дидегез. Ә хатын-кыз кеше баласын кабул итәме?

- Әйе, хатын-кызга җиңелрәк. Аллаһ Тәгалә хатын-кызга табигатьтән шундый сәләт салган: хатын-кызның күңеле киң. Хатын-кызга башка ирне кабул итүгә караганда, ир кешегә башка хатынны кабул итү кыенрак. Мәсәлән, хатын-кыз аерылып кияүгә чыга икән, яңа ирне кабул итәргә аңа җиңелрәк. Әмма ир кеше хатыныннан аерыла икән, яңадан өйләнсә, яңа хатынны кабул итәргә кыенрак. Ир кешенең күңеле шундый, ул консерватив. Хатын-кызның бу яктан күңеле киңрәк, ул жәлләүчән. Кеше баласын да үзенеке кебек итеп кабул итеп, яратып, үстереп, тигез итеп күрә ала. Бу хатын-кызның күңел халәтенә, хисләренә бәйле.

Милек мәсьәләләре

- Аерылганда ир кеше ничә сум акча бирә, мәһер дидегез - аның билгеләнгән суммасы бармы? Аларның уртак милекләре ничек бүленә?

- Әгәр дә хатын-кыз талакны үзе сорап алган икән, ир кеше мәһерне кире сорый ала. Әгәр дә ир кеше аера икән, ә мәһер әле бирелмәгән икән, ул мәһерне шунда ук бирергә тиеш. Мәсәлән, ир кеше әйткән “мин сиңа йорт алып бирәм”, дип. Бер ел буе мәһерне бирмәде, йорт алырга акча җыйды, бер ел үтте, хәзер үз теләге белән хатынын аерырга тели. Аерган вакытта йортны аңа бирергә тиеш. Хәзер инде сузып йөри алмый. Әгәр дә бергә 10-15 ел торалар, һаман бирергә мөмкинчелек булмаса, сузарга була. Әмма, аерылу вакыты килеп җиткәч, мәһерне шунда ук бирергә тиеш.

- Ә бирә алмаса?

- Бирә алмаса, ник өйләнгән? Димәк, бирә алмаса, аерылмасын. Ир кеше шуны уйларга тиеш. Әгәр дә син аерасың икән, ничек инде мәһер дә бирмисең, аерып та җибәрәсең. Җайлы гына. Алай булмый. Шуңа күрә, син әйткән сүзләреңне уйлап бетер. Мәһереңне түләгәч, аерыласың.

Әгәр дә ир кеше вафат булып китсә, мәһер бирелмәгән булса, мәһер шунда ук хатын-кызга кайтарыла. Аның малы варислар арасында бүленми, мәһер хатынга бирелмичә мираска беркем дә керми. Мәһер бирелгәннән соң малы кала икән, ул вакытта варислар арасында бүленә. Мәһер кайтарылу - төп шарт булып тора.

Мәһер алдан ук, никах вакытында яки никахка кадәр бирелгән икән, бу очракта андый эшне эшлисе юк.

Уртак мал. Гадәттә, ислам динендә, хатын-кыз эшләми бит. Әгәр дә ул эшләми икән, димәк, аның бу гаиләдә малы юк. Ир кеше гомер дәверендә аңа бүләк итеп биргән әйбер генә хатын-кызныкы булып санала. Өйгә алып кайткан әйберләрне хатын-кызга бүләк итеп бирмәгән булса, аныкы булып саналмый. Бөтенесе дә ир кешедә кала. Хатын-кыз мәһерен, үзенә бирелгән бүләкләрен, үзенең мирасын алып китә. Мәсәлән, аларның малайлары бар ди. Малайлары 25-30 яшьлек миллионер булган. Әмма үлеп китә. Ул вакытта, малайның малы әти-әнисенә бүлеп бирелә. Әнигә бирелгән мал - ул аныкы. Яки хатын-кызның әтисеннән, башка туганыннан калган мал - хатынныкы.

Ир кеше дә, хатын-кыз да эшли. Безнең җирлектәге ситуация. Бу вакытта мал аларның эшләүләренә карап бүленә. Хатын-кыз ире кебек үк йортларына эшләп акча алып кайткан икән, бәлки күбрәктер дә әле, алар ул малны уртак тотканнар, ул вакытта эшләүләренә карап бүләләр. Чөнки гаиләгә хатын-кыз да өлеш керткән була.

Ләкин шәригать буенча шундый кызыклы әйбер бар: хатын-кыз каядыр эшли икән, ул малын иренә бирмәскә хокуклы. Үзенә җыеп бара, я үзенә тота. Балага да тотмый, үзенә генә. Чөнки балага акчаны ир кеше бирергә тиеш. Ул өйдәге чыгымнарны капларга, хатын-кызны ашатырга да тиеш. Хатын-кыз эшләгән акча аның шәхсән үзенеке генә. Менә нинди сенсация. Безнең җирлектә хатын-кыз да, ир кеше дә эшләсә, акчаны бергәләп тотарга тырышалар. Иренең авыр вакытлары җитсә, хатыны җыйган акчаларын иренә бирергә мөмкин. Әмма мәҗбүри түгел. Ир кешенең аяк терәп “синең җыйган акчаң бар анда, чыгар әле монда”, дип сорарга хакы юк.

- Гомумән, мәһер аерылышу очрагы өчен бирелә. Әлбәттә, йорт сораган булса, аерылышканда бу хатын-кызга бик зур ярдәм. Әгәр дә хатын-кыз үзенең беркатлылыгы буенча, кеше әйткәнгә, мәһер итеп финик сорады, ди. Ул очракта ире аңа тагын нәрсәдер тиешме? Мәһерне киңәшләшеп үзгәртеп буламы?

- Беренчедән, мәһер аерылганнан соң тора торган әйбер түгел. Кемдер әйтә мәһернең күләме аерылганнан соң күпмедер торырга җитәргә тиеш, дип. Алай дөрес түгел.

Мәһер бирелгәннән соң, хатын-кыз аны шунда ук тотып бетерергә, кемгәдер бүләк итәргә мөмкин. Ниндидер авыр очраклар килеп чыккач, иренә кайтарып бирергә мөмкин. Мәһер хатын-кызны ихтирам итеп, ир кешенең гаиләне алып бара алганын күрсәтә торган бер символ.

Хатын-кызның аз мәһер соравы аның беркатлылыгыннан һәм йомшаклыгыннан килә. Ир кешедә барыбер прагматизм бар, ул уйлый, акчаны саный ала. Ул әйтергә мөмкин, “әйдә, мин сиңа бер йөзек бүләк итәм”, дип. Йөзек 2-5 меңлек булырга мөмкин. Хатын-кыз “ярар инде, иң мөһиме, син мине яратсаң, миңа шул җитә”, дип күңеле йомшап китә. Шуңа күрә, мәһерне билгеләгәндә әтинең роле бик зур.

Әти кеше үзенең кызына әйтергә тиеш: кызым, бу мәһер түгел, син китеп тор, хәзер мәһер мәсьәләсендә мин сөйләшәм. Хатын-кыз мәһер мәсьәләсен әтисенә тапшырса, дөресрәк була. Безнең Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча, никах өчен әтинең ризалыгы шарт түгел. Әмма, әтинең мәһерне билгеләүдә катнашуы шарт. Әгәр әти кеше катнашмаса, никах укыганнан соң, ул дәгъва белдерә ала. Казыйга “мине катнаштырмадылар, мәһер әз бирелде, бу никахны таркатыгыз, яки мәһерне түләп бетерсен”, дип шикаять яза ала. Әти кеше шулай катнашырга тиеш тә.

Бүгенге көндә әти кеше үзенең кызын карарга, әйтергә тиеш: “кызым, бу йөзек мәһер түгел, бер 100 мең доллар нормально булачак”, дип. Бирсен, мөмкинлеге бар, беләм мин аны, ди. Булачак кияүнең гаиләләрен өйрәнгән булалар. Әтисенең сорарга теләге юк икән, бу әйбердә белеме җитми икән, моны хәзрәт хәл итәргә тиеш. Хәзрәт никахта нәрсәгә утыра?! Ул мәһер мәсьәләсен хәл итәргә тиеш. Шуңа күрә, мәһергә өч кеше риза булырга тиеш: кыз кеше үзе, кызның әти-әнисе һәм хәзрәт. Хәзрәт, имам анда шуның өчен килгән дә, ул анда хатын-кызның мәнфәгатен кайгыртыр өчен утыра.

Әгәр дә хәзрәт надан, белемсез икән, “әй, җитә инде бу кызга”, дип әйтә икән, ул үзенең вазифасын дөрес үтәми дигән сүз. Шуңа күрә, хәзрәт кеше сүзенә карамыйча, кияүгә әйтә: “энем, син күбрәк өстә әле”, ди. Мондый белемле, матур, яшь кызга безнең җирлектә моның кадәр мәһер килешми, дип. Хәзрәтнең роле шунда.

Безнең татарлар хәйләкәррәк бит инде, шуңа күрә, хәзрәтне элек-электән кыз ягы чакырган. Хәзрәт үзеңнеке булса, мәһерне дә сорарга, сөйләшергә була. Шуңа күрә, хәзрәтнең төп вазифасы мәһерне дөрес билгеләү, сорау.

- Өч талактан соң ир хатынын кайтара аламы? Аерылышудан соң хатыны башка кешегә кияүгә чыкты, ул кешедән аерылып кабат ире белән кавышкан очрак була аламы?

- Була ала. Булган очраклар хәйран күп. Әйтәләр бит, икенче ир, я икенче хатын - ул ыштан ямавы, диләр. Татар халкында шундый сүз бар. Ягъни, беренче никахтан соң аерыласың да, икенчесе бик бәхетле, бик әйбәт булыр кебек. Ләкин ул шулай ук килеп чыга, яки аннан да начаррак булырга мөмкин. Чөнки синең иреңдә яки хатыныңда булган кимчелекләр башка кешедә булмаса да, аның башка ягы бар. Бәлки кимчелекләре зуррактыр да.

Шуңа күрә, кешеләр үзләренең беренче ирләрен яки хатыннарын уйлап, яңадан кавышырга теләк белдерергә мөмкин. Өч талак әйтелгән икән, әлбәттә хатын-кызны болай гына кайтарып булмый. Ул башка ир кешегә кияүгә чыгарга тиеш. Ул никах фиктив, ясалма була алмый. Ягъни никах укыттылар да, шунда ук аерып җибәреп түгел. Алар бергә йокларга тиеш. Монда җенси мөнәсәбәт булырга тиеш.

Гафу итегез инде сөйләгән өчен, ул җенси мөнәсәбәтнең тәртибе дә бар. Ир кешенең җенес әгъзасы билгеле бер күләмдә керергә тиеш. Әгәр дә әз генә кергән икән, җенси мөнәсәбәт булып саналмый. Бу җенси мөнәсәбәт дөрес түгел. Яңадан иренә кире кайта алмый. Хәтта шуларына кадәр каралган. Яңа ир белән йокладылар, җенси мөнәсәбәт булды, шушы мөнәсәбәттән соң хатын, я ир әйтә икән, “ярар, аерылышыйк, булмады, син миңа ошамадың”, дип, аерылышалар да яңадан иренә кире кайта ала.

Ире янына шулай ук мәһер, никах белән кайта. Ләкин яңа ире белән аерылганнан соң, өч ай дәвамында гыйддә вакытын көтәргә кирәк.

- Аңлавымча, җенси мөнәсәбәт хатын-кыз аерылганнан соң, яңа ире белән булырга тиеш. Ә ире өйләнергә тиешме?

- Юк, иргә өйләнү мәҗбүри түгел. Хатын-кызга кияүгә чыгып карарга кирәк. Бу шулай ук хатын-кыз мәнфәгатьләрен кайгырту. Чөнки ул хатын-кызны ире аерган, 3 тапкыр талак әйткән, бу хытын-кыз өчен стресс, шок. Хәзер ир кеше ул әйткән сүзе өчен җавап бирергә тиеш, өч тапкыр әйткән, тагын кайтара, тагын өч тапкыр әйтә.

Хатын-кыз бит ул эт баласы түгел, куып чыгардың да, кире чакырып алдым дигән шикелле. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә бу кешегә әйтә, җитте, уйнама бүтән алай, ди. Бу хатын-кыз кияүгә чыксын, ди. Хатын-кыз үзенең беренче ирен яратырга мөмкин. Аның бит гомердә башка ир күргәне юк. Беренче ирне яратып кияүгә чыккан, аерылганда да үз теләге белән аермый, ир кеше аны аерган, әлбәттә, ул аны ярата, аның белән кавышырга тели. Ләкин Аллаһ Тәгалә әйтә, бар, син башка иргә чыгып кара әле, дип. Бәлки ул яхшырактыр, ди. Ул бит торып карамыйча яхшыракмы, начарракмы икәнен белми.

Шуңа күрә, кияүгә чыкканнан соң, бер генә тапкыр йокласалар да, әле бит өч ай гыйддә бар, бу өч ай буена алар барыбер бергә торырга мәҗбүр. Хатын-кыз чагыштырып карый башлый. Ул күрергә мөмкин: минем бу икенче ирем күпкә әйбәтрәк, йомшаграк, ягымлырак, игътибарлырак. Булды, ди, беренче иремә карата хисләрем суынды, ул миңа кирәк түгел. Һәм шушы икенче ире белән торып китәргә мөмкин. Тормышы яхшы якка үзгәрергә мөмкин. Шуның өчен эшләнгән әйбер бу. Әгәр дә алар фиктивно рәвештә генә никах укытып аерылсалар, ул аны аңламый да кала.

Бу ирне беренче ире белән чагыштырып карый да алмый ул. Шуңа күрә, Аллаһ Тәгалә бу эшне хатын-кызны кайгыртып эшләгән. Ягъни чагыштырып карасын, бәлки кире кайтып, тагын шул хәл кабатланыр. Ә монда алар бәхетле булып, хатын-кызның кадерен белеп, шушы яңа ир аңа бәхет китерүче ир булырга мөмкин.

- Сезнең күзәтүләрегез, тәҗрибәгез буенча шундый “ыштан ямаулары” еш буламы?

- Була, әйе. Әлбәттә, ул күп түгел, әмма еш кына очрый. Хәтта икенче ир белән берничә ел торганнан соң, аерылып, кавышалар. Булды шундый очраклар да, ир кеше берничә хатын белән торып караганнан соң яңадан беренче хатынына әйләнеп кайткан очраклар да булды. Чагыштырып карады да, булмый икән алай, ди. Яки бөтенесе дә бертөрле дип, яки тегеләре тагын да начаррак, дип кайткан очраклар да булды. Хатыннарның да кайткан очраклары хәйран булды.

Аллаһ Тәгалә кешегә шундый мөмкинлек биргән, Аллаһ Тәгалә кешенең күңелен белә бит. Алай да торып китәргә була.

Гадәттә, бу тиз генә эшләнми. Аерым гына яшәп карыйлар. Бу берничә елдан соң, олыгайган көндә дә булырга мөмкин. Ягъни кайчандыр без бергә торган идек дип тә булырга мөмкин.

80 яшьлек әби белән бабайның аерылган очрагы булды. Мин инде шаккаттым. Бабай килде, хатын аерыла, ди. Мин нәрсә булды, дим. Менә яшь чакта ди, бер марҗа белән йөрмәдек тә, аның миңа күзе төшкән иде, ди. Шул марҗа мине үзе белән йоклатмакчы иде, ди. Безнең бернәрсә булмады, ди. Хатын шуны белеп алган, хәзер исенә төшкән дә, хәзер аерылышабыз, ди. Ничә еллар үткән, күңелендә калган. Кызганыч, аерылдылар. Икесе фатирны бүлеп, икесе ике фатирда торып, вафат булдылар.

Идеаль пар нинди була?

- Сездән аерылышу буенча киңәш.

- Миңа бер кыз сорау бирде. Аның кияүгә чыгарга нияте бар, үзенә бер егет сайлаган, романтик хисләр анда. Хәзрәт, сезнең идеаль парлар күргәнегез бармы, ди. Ягъни йөрәккә йөрәк куеп, бер-берсен аңлап, тавышланмыйча, бөтен җирдә бөтен эшне бергә эшләп торган парлар күргәнегез бармы, ди. Мин әйтәм: андый парлар юк. Бу фантастика. Кеше алай яши алмый. Барыбер тавыш та чыга, сөйләшмичә дә йөрисең. Үпкәләгән чаклар да була. 

Идеаль, бәхетле пар - ул шул пар, кем талакка барып җитмәгән. Сугышсалар, сугышсыннар, кычкырышсыннар, мал бүлешсеннәр, бер-берсенә кайвакыт әллә нинди сүзләр дә әйтергә мөмкиннәр. Ләкин талакка барып җитмәгән, гаиләләрен саклап калган парлар - бәхетле парлар.

Яшь чакта гаиләнең кадерен белмисең, ул кирәк түгел кебек. Гаилә олыгайган көндә кирәк. Колакларың начар ишеткәндә, күзләрең начар күргәндә, теге яки бу җирең авыртканда пар кирәк. Яшь чакта син эт оясында да тора аласың, урамда да йоклый аласың. Олыгайгач алай түгел. Шуңа күрә, яшь чагыңны ничектер торып үткәреп җибәргәнсең икән, олыгайган көнеңдә бәхетле пар булып торып китәргә мөмкинчелек бар.

Белгәнебезчә, бу дөньяда ничек кенә авыр булса да, аерылмыйча тигез матур пар булып яшәсәң, җәннәттә син аның әҗер-савабын аласың. Динебездә шундый әйбер бар: тәкъва кешенең, галимнең дәрәҗәсе гаиләдә дә үсә. Хатыны ничек начар булып та, ул аңа түзә икән, аның тәкъвалыгы арта. Әгәр дә ул аны аермаса, Аллаһ Тәгалә ул кешенең дәрәҗәсен үстерә. Түзә алмыйча аерып җибәрсә, Аллаһ Тәгалә каршында аның дәрәҗәсе төшә. Шуңа күрә, монда үзеңне генә түгел, Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын уйларга кирәк.

Бер галимнән сораганнар: синең хатының телгә начар, теләсә нәрсә сөйләп йөри, синең яман атыңны тарата, мондый хатынны аеру киңәш ителә бит инде, нигә син аны аермыйсың, дип. Ул болай дигән: мин аның начар икәнен беләм, мин аны аерам икән, кемдер аңа өйләнәчәк бит, ди. Һәм ул аның белән азапланачак. Шуңа күрә, мин генә азапланыйм бу дөньяда, ди. Нинди савап, Аллаһ ризалыгы өчен нинди корбан. Бу очракта фидакарь корбан. Гаилә таркалмый, саклана. Теге дөньяда алар икесе дә әҗер-савап алалар.

Иң кызыгы шунда, ислам динендәге мәхәббәт, романтика үлем белән бетми. Киноларда “пока смерть не разлучит нас”, диләр. Бездә андый нәрсә юк, ислам динендә үлем дә аермый. Үлгәннән соң бу дөньяда бергә торган парлар, икесе дә җәннәткә керсәләр, анда да пар булалар. Анда да ир белән хатын булып яшәячәкләр. Аларның мәхәббәте, гаилә тормышы мәңгелек. Без бу дөньяда торып, ахирәттә дә бергә булырга омтылабыз. Кемдер әйтә мин бу хатынны бу дөньяда түздем, анда да түзәргә кирәк буламы дип, анда кешенең холкы үзгәрә. Анда алар бер-берсе өчен идеаль пар булалар.

Бер хәдисне искә төшерәсем килә. Ир кеше җәннәткә кергәннән соң, аны бер бүлмәгә алып керәләр дә, хур кызларын күрсәтәләр. Анда ятак, түшәкләр, күз алып булмаслык матур хур кызы утыра. Ир кеше шунда ук аңа гашыйк була. Ул әйтә, булды, мин монда аның белән калам, миңа бүтән бернәрсә дә кирәкми, ди. Аңа син бит әле башка бүлмәне күрмәдең, дип әйтәләр. Җәннәттәге башка бүлмәгә алып керәләр, анда да хур кызы, тегесенә караганда да матуррак. Моның исе-акылы китә, гашыйк булдым, ди. Син ашыкма, тагын берсен кара, диләр. Алып кереп башкасын күрсәтәләр, анысы тагын да матуррак, тагын да чибәррәк. Бетте-бетте, бүтән бернәрсә кирәкми, монда калдырыгыз мине, ди. Тукта, тагын кара, диләр. Бер бүлмәгә алып керәләр, анда бөтен хур кызларынннан да, фәрештәләрдән дә матуррак, гомердә күрмәгән матурлык күрә бу хәзер, исе акылы китә, кешеме соң бу, җенме, фәрештәме ди. Бу бит бөтен хур кызларына караганда да матуррак, кем бу ди. Аңа фәрештәләр бу бит синең дөньядагы хатының, диләр. Әлхәмдүлилләһ, мин аның белән булам, ди.

Безнең максатыбыз шундый: дөньялыкта бергә яшәп, торып, ахирәттә, җәннәттә дә шулай бергә булу. Ин ша Аллаһ, шулай насыйп булсын. Ахирәт тормышы, җәннәт тормышы, Аллаһ ризалыгы өчен дип яшәү безнең өчен өстенрәк булса, хәерлерәк була.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Дин

"Хатын-кыз теләге исәпкә алынмый": Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ислам буенча аерылышу кагыйдәләрен аңлата

Ислам буенча, ир белән хатын арасында бары тик бер сүз тора. “Талак” дигән сүзнең асылы, ислам буенча аерылышу үзенчәлекләре турында Казанның “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сөйләштек. 

Дин

"Савапны кәсеп итүдә ярышыгыз". Мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә, бөек мөселман бәйрәме – Гыйд әл-адха, Корбан бәйрәме билгеләп үтелә. Бәйрәм белән мөселманнарны котлаган шәхесләр бәйрәмнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен билгеләп үтте.

Дин

Корбан гаете: нисаб күләме күпме, корбан чалу урыннары кайда урнашкан һәм гает көнендә нинди чаралар көтелә?

Быел бөтендөнья мөселманнары төп ислам бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаетен (Гыйд әл-әдха) 11 августта бәйрәм итәчәк. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. Корбанны быел кайсы урыннарда чалдырырга була, бәйрәм кайда үтәчәк? Болар хакында тулырак Татарстанның Диния нәзарәте вәкилләре “Татар-информ” уздырган матбугат конференциясендә сөйләде.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла