Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тимергали хәзрәт Юлдашев: “19 мең сум акчаң булса, корбан чалу фарыз”

Озакламый Корбан гаете җитә. Мөэмин мөселманнар бу көннәрдә корбан чалдыруны хәстәрләп йөри. Араларында беренче мәртәбә ниятләүчеләр дә бардыр. Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев корбанлыкны сайлау һәм чалдыру үзенчәлекләрен аңлатты.

news_top_970_100
Тимергали хәзрәт Юлдашев: “19 мең сум акчаң булса, корбан чалу фарыз”

– Тимергали хәзрәт, кемнәргә корбан чалу тиеш? Корбан чалуның нинди шартлары бар?

–  Әгүзү  билләһи-минаш-шайтанир раҗим. Бисмиллаһир-рахманир-рахим. Беренче чиратта, “корбан” дигән сүзнең мәгънәсен карап китәргә кирәк. “Корбан” ул “караба”дигән гарәп фигыленнән алынган. Бу – якынаю дигәнне аңлата. Бу гамәлебез Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата. Кеше корбан чалып, Аллаһы Тәгаләгә якыная. Гает – бәйрәм мәгънәсенә аңлата. Гает – ул гарәпчә “кайту” дигән сүз. Ягъни ул ел саен кайтып, кабатланып тора. Корбан чалу кемнәргә тиеш соң? Аның шартлары түбәндәгеләр: балигъ булган,  акча нисабы җиткән кешегә. Ягъни өеңдә ирекле 18-19 мең сум акчаң бар икән, корбан чалдыру тиеш. Мөмкинлеге булган кеше корбан чалмаса, зур гөнаһлы була. Һәр мөселманга, ир кеше булсынмы ул, хатын-кызмы, корбан чалу – ваҗиб гамәл. Ваҗиб ул – фарызга якын гамәл. Аны калдырган кеше гөнаһлы була, инкарь иткән кеше кяфер була. Шуңа күрә, Корбан гаетендә корбан чалу ул – ваҗиб гамәлләрдән санала, ул Аллаһы (с.г.в) нең әмере, әлеге әмер Коръәндә язылган.

– Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы?

– Ярыймы-ярый. Нишләп ярамасын? Бурычын да түләсен ул, корбанын да чалсын. Корбанны кем дә чала ала – бурычлымы син, бурычлы түгелме? Әмма ләкин син үзеңнең мөмкинлегеңнән карарга тиешсең: “Менә хәзер корбан чалсам, киләсе айга бурычымны түләргә дә мөмкинчелек булачак”, - дип. Кешенең нияте күңелендә булу кирәк. Әгәр дә ниятеңдә изгелек бар икән, андый кешегә “чалма” дип әйтә алмыйбыз. Ләкин бурычыңны да киләчәктә түләп бетерергә кирәк. Бурыч дигәндә, төрле сумма күздә тотыла бит. Кемнеңдер миллионланган, миллиардлаган бурычлары булырга мөмкин.

- Әгәр кешенең гомере буе түли торган ипотекасы булып бурычланса, андый кешегә нишләргә?

– Корбан чалырлык нисаб булырга кирәк. Әгәр дә ипотека түләр өчен нисаб җитми икән, аның ирекле акчасы юк дигән сүз. Әмма ләкин кешенең ипотека алырлык һәм аны ай саен түләп барырлык акчасы бар икән, корбан сарыгы алыр өчен генә биш мең сум таба инде ул. Әле мин әйтер идем, ипотекалы кеше корбан чалса, ул никадәр савап ала. Бугазланган сарык муеныннан беренче тамчы кан тамганнан алып, бөтен гөнаһлары кичерелә. Әле корбанын: “Йә, Раббым, синең ризалыгың өчен шушы корбанны чалдым, авыр йөгемнән котылырга,  бурычларымны түләп бетерергә көч-куәт, сәламәтлек бир”, - дип сорарга кирәк.

- Корбанлыкка нинди таләпләр бар?

– Корбанга чалынасы хайван аксак булырга тиеш түгел. Аның мөгезе төбенә кадәр сынмасын. Тешләре сәламәт булсын, койрыгы үз урынында булсын. Әгәр дә мал азрак аксый икән, корбанлыкка бара, әмма андый малны корбанга чалмау хәерлерәк. Тумыштан аксак сарыкны корбанга бугазларга ярый. Ул гарәпчә “горф” була. Ягъни, аны Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Әмма имгәнү аркасында аксак калган сарык корбанлык була алмый.

– Корбан ите ничек бүленә?

– Корбан ите өчкә бүленә. Беренчесе – мохтаҗларга, мескен-фәкыйрьләргә, икенчесе – туган-тумачага, өченчесе – үзеңә. Телисең икән, анысын да өләшергә була. Шулай ук,  мәҗлес үткәреп алу да күркәм гадәтләрдән санала.

– Корбанда корбан чалдырам дип ният итеп, ул корбанда чалдыра алмаса, нишләргә? Аны бер-ике айдан чалдырырга буламы яисә икенче корбанны көтәргәме? Ул нәзер корбанына әйләнмиме?

 – Әгәр дә кеше акчасы  булмау сәбәпле, корбан чала алмаса, аңа бу ваҗиб түгел. Ләкин акчасы булып та,  вакыты юк икән, ул аның өстендә нәзер булып кала. Ул аны мөмкин кадәр тизрәк чалырга тиеш. Ваҗиб корбанын чалам дип уйлап та, дөньяны куа-куа, Корбан көннәрендә чала алмаса, бүген мөмкинлекләр бик күп. Безнең мәчетләрдә корбан чалу эшләре оештырыла. Буш вакытыңда исемеңне язып, акчаңны кертеп бир, синең өчен бу эшне җиренә җиткереп башкаралар. Хәзер вакытта проблема юк.

– Нәзер корбанын корбан гаетендә көнендә чалдырырга ярыймы?

– Корбан гаете көнне чалынырга тиешле ваҗиб корбан – бер, нәзер корбаны икенче нәрсә. Кайвакытта боларны бутыйлар. Нәзер корбанының – үз, ваҗиб корбанының үз урыны. Корбан гаете көннәрендә нәзер корбанын чалырга рөхсәт ителә. Ләкин ваҗиб корбанын аерым чалырга кирәк. Берьюлы ике сарык сатып ала икән – рәхим ит. Юк икән, башта ваҗиб корбанын чалдыр, аннан соң нәзереңне үтә. Корбан гаете корбанын бары тик шул өч көндә генә чалырга ярый.

– Корбан сарыгын бурычка яки рассрочкага алырга ярыймы?

– Бер генә сүз белән җавап бирәм – юк. Алда әйткәнемчә, ул ирекле акча булырга тиеш. Үз милкең булырга тиеш. Аллаһы Тәгаләгә синең сарыгың түгел, ниятең кирәк. Аллаһы Тәгаләгә кан да, ит тә барып ирешми. Аңа безнең йөрәгебездәге тәкъва һәм ихласлылык ирешәчәк. Корбан чалу – фәкать бер йола гына. Аллаһы Тәгалә иң элек синең калебеңә карый. Әгәр дә ниятең изге икән, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә һәм корбан чалган кебек әҗерен бирәчәк. Хәтта гамәлдә ул аны кылмаса да. Кеше һәрвакытта изге нияттә булырга тиеш.

– Корбанга тәкә түгел, сарык суярга ярыймы?

– Ярый, әлбәттә. Корбанга пар тояклы хайван чалына. Иң киң таралган корбанлык ул – тәкә. Аңа бер яшь булырга яки авырлыгы ягыннан бер яшьлек булып күренергә тиеш.

– Корбанның тиресен саткан акчаны кая куярга?

– Аны хәер-сәдака итеп бирергә кирәк. Үзеңә алырга ярамый. Мескенгә бирәсеңме, фәкыйрьгәме, мәчеткә кертеп куясыңмы – анысы инде үз ихтыярыңда.

– Сарыкны берничә кеше исеменнән чалырга ярыймы?

– Сарыкны берничә кеше исеменнән чалырга хакыбыз юк. Бер кеше өчен бер сарык чалына. Менә сыерны 7 кеше исеменнән чалырга була.

– Корбанны хатын-кыз чала аламы?

– Юк. Хатын-кыз чала алмый,  чөнки бу – ир-ат гамәле. Ир кеше эшли алмый торган нәрсәләр бар. Мәсәлән, бала. Хатын-кызга хас ул. Аны табу да, үстерү дә – хатын-кыз җилкәсендә. Ир-ат ул факт белән эшли торган кеше, хатын-кыз хисчән. Андый нәрсәгә ул түзми. Шуңа күрә хатын-кызның үз урыны, ир кешенең үз урыны.

– Курдюк сарыгын корбанга чалырга ярыймы? Койрыгы булмау аркасында, күпләр шикләнә.

 – Алда әйткәнемчә, “горф” дигән нәрсә бар. Аллаһы Тәгалә аны шулай яраткан. Шундый үзенчәлек белән туган ул, аның табигате шундый – койрыксыз яшәү. Шуңа күрә курдюк сарыгын да корбанга чалырга рөхсәт ителә.

– Корбан чалу тәртибе ничек? Мулла чакыру мәҗбүриме? Ул нинди дога укый? Мулла булмаса, ул доганы кем укый ала?

– Корбанлыкның башын кыйблага каратып тотабыз һәм аякларын бәйләп, арткы аягын бәйләмичә калдырабыз. Шуннан соң “Бисмилләһир, аллаһу әкбәр” дип муенын сызып җибәрәбез. Ләкин бугазлаганчы ният кылабыз: “Йә, Раббым, Фәлән улы (кызы) Фәлән исеменән бу корбанлыкны чалам” дип дога укыла. Әгәр дә кеше доганы белми икән, ул вакытта мулланы чакыра. Ул укып торсын. Мулла яки хәзрәт аның тәртибен дә аңлатып бирә. Беренче тамчы кан тамганнан башлап, соңгы тамчы аккканчы Аллаһы Тәгалә корбанлык аталган кешенең бөтен гөнаһларын кичерә.

– Корбан чалганда, доганың гарәпчә укылышын белмәсәң, татарча вариантын гына укысаң ярыймы?

– Әлбәттә. “Корбан чалганда нинди дога укырга?” дигән доганы теләсә нинди интернет-ресурстан табарга була.

– Корбан гаете көннәрендә сәфәрдә булып, корбан чала алмый калсаң, нишләргә?

– Әйткәнемчә, акчалы кешегә акча калдырырга. Сәфәрдә булган кешегә корбан чалдыру мәҗбүри түгел. Әмма ләкин мөмкинлегең булып, корбанга дип акча калдыра алсаң, күпкә хәерлерәк.

– Үлгәннәр рухына багышлап корбан чалырга ярыймы?

– Ярый. Әмма ләкин башта кеше үз исеменнән корбан чалырга тиеш. Корбанның төп үзенчәлеге шуннан гыйбарәт: акчаң бар икән, үз исемеңнән корбан чал. Әгәр аннан гайре тагын акчаң бар икән, ул вакытта вафат булган якының өчен корбан чалырга була. “Бисмилләһир-рахманир-рахим! Әлеге  корбанымның әҗер-савабы Фәлән улы (кызы) Фәләнгә,  кадерле бабаем (әбием, әтием, әниемә) барып ирешсен иде, дип бугазлана. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100