Кадимчелектән җәдитчелеккә: татарның яңа мәгариф системасын ничек төзегәннәр

10 июль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА
Фото: архив
Күз алдыгызга гына китерегез.: сез идәндә утырасыз, бүлмәдә сездән башка тагын төрле яшьтәге бик күп кеше. Сез инде ничәнче ай урта гасырда язган бер авторның хезмәтләрен ятлыйсыз. Шул мизгелдә чыбык сызгырып үтә. Бу - гадәти күренеш, чөнки сезне монда китергәндә әти-әниегез “ите сезгә, сөяге безгә”, дигән бит... Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов татарда мәгариф системасы ничек барлыкка килгәнен турында аңлатты.
1552 елдан соң татар халкының дәүләтчелеге белән бергә мәгариф системасы да җимерелә. Халыкның төп өлеше үзләренең авыл җирлекләре белән чикләнгән крестьяннарга әверелә. Элеккеге кебек теләсәң - Каһирәгә, теләсәң башка илнең белем бирү йортына барып белем эстәү түгел, өеңне калдырып каядыр барып кайту өчен дә рөхсәт кирәк була башлый. 

Күңелендә белем алу теләге ялкыны сүнмәгән халык суфичылык традицияләренә охшаш, мөгаллим авторитетына корылган белем бирү системасы булдыра. Кадими мәдрәсәләр шулай формалаша.

Кадимчелек (гарәпчә "кадим" - "иске", "борынгы" сүзләреннән) - ХХ гасыр башына кадәр татар җәмгыятендә киң таралган консерватив хәрәкәт.

Җәдитчелек – татар һәм башка төрки халыкларда ХlХ гасырның 80нче елларында барлыкка килгән милли яңару, тәрәккыят хәрәкәте.

Күп яттык без мәдрәсәдә,
Аңламадык бер нәрсә дә...

(Г.Тукай "Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр")

"Дистә еллар мәдрәсәдә укып та көч-хәл белән укыйлар"

Төрле яшьтәге укучылар, җиһазсыз биналарда дөньядан бикләнеп, Коръән, хәдисләр һәм мөселманнар белергә тиешле башка китапларны өйрәнгән. Мөгаллим ни теләсә, шуны укыта алган. Кагыйдә буларак, бу урта гасырларда танылган авторларның китаплары булган. Кайбер мәдрәсәләрдә укучылар төрле дини карашта булган китапларны ятлаган һәм эчтәлеген сөйләгән. Аларның асылына төшү, аңлау таләбе куелмаган. Иң яхшы укучы булып теләсә кайсы битне, теләсә кайсы хәрефне төртеп күрсәткәндә текстның эчтәлеген сөйли алучы саналган. Укучы һәр хәрефнең нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш булган.

Укыту вакыты чикләнмәгән, барысы да шәкертнең сәләтеннән торган. Шәкертләрнең хатирәләренә караганда, мәдрәсәләрдә 10-25 ел укыган кешеләр арасында да көч-хәл белән генә укый алганнары очраган. Укучыларның туган теле булган татар теле укытылмаган, аны болай да барысы да белә дип саналган. Мөселман галимнәренең рәсми телләре буларак кабул ителгән гарәп һәм фарсы телләре генә укытылган. Татар шәкертләренең гарәп телен өйрәнгәндә Бохара студентлары өчен язылган фарсы телле дәреслекләрдән укыган очраклары булган. Әлбәттә, бу зур проблемаларга китергән. Әлеге вәзгыять гасырларча дәвам иткән.

Мәдрәсә кыска вакытлы ихтыяҗларга җавап бирергә тиеш түгел, киресенчә, мөселман галимнәрен җитештерә торган система булырга тиеш дип санаган имамнар. Ләкин шушы белем бирү системасы да Шиһабетдин Мәрҗани кебек шәхесләрне үстерә алган. Башкалары булмаганга, ул да кадими мәдрәсәне тәмамлаган. Бохара, Сәмәркандтагы белем бирү дәрәҗәсе галимне канәгатьләндермәгән.

Әлеге белем бирү системасы, аны ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, белем бирүне билгеле бер дәрәҗәдә тотып тору гына түгел, татарларның миллилеген саклап калырга да мөмкинлек биргән. Ул татарларны яңа вакытка кадәр тулаем милләт, этнос буларак саклап калуда уңай роль уйнаган.

Тагын бер үзенчәлеге: укытуның максаты - ислам нигезләрен белү, әхлакны камилләштерү булган. Бу юнәлешкә ябык булу, консерватизм, үз-үзен тәэмин итү хас булган. Һәр шәкерт үзеннән нинди дә булса өлеш керткән. Акчасы булганнар - акча, акчасы булмаганнары - әйбер алып килгән. Бу хәлләр Габдулла Тукайның “Таз” һәм башка шигырләрендә бик яхшы тасвирланган. Шәкертләр бу системадан канәгать булмаган.

Җәмгыять үзгәрә башлый

ХlХ гасырга мәдрәсәләрдәге белем бирү системасы заман таләпләренә туры килми башлый. Моны Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри һәм алар кебек башка мәгърифәтчеләр дә аңлый. Ләкин ХlХ гасырда вәзгыять үзгәрерлек булып өлгереп җитми әле. Шиһабетдин Мәрҗани үзенең хезмәтләрендә мәгариф системасын ничек үзгәртергә кирәклеген, аның ни өчен чынбарлыкка туры килмәвен яза. Ул ниндидер авторитетлар фикеренә генә таянырга ярамаганлыгын дини яктан да аңлата. Кешенең үз акылын файдаланып, иң беренче чыганаклар - Коръән һәм Сөннәткә таянып эш итәргә кирәклеген белдерә ул.

Ләкин шунысы кызык, Шиһабетдин Мәрҗәни үзенең мәдрәсәсендә бу яңалыкларны бик сак кына кертә. Яңа мәгариф системасы шактый демократик булганга, ул җәмгыять ягыннан куәтләүгә мохтаҗ була. Хәтта Мәрҗәни кебек алдынгы, дәрәҗәле дин белгече дә мәдрәсәләрдәге белем бирү системасын тамырдан үзгәртә алмый. Кешеләр җәдидчелекне аңламаган очракта, яңа система мөселманнарның зур өлешенең гайрәтен чиктерер иде.

ХlХ гасыр ахырына вәзгыять өлгереп җитә. Рус сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре һәм Россия дөньякүләм базарга чыгу сәбәпле, чит ил белгечләре белән көндәшлеккә сәләтле кадрларга мохтаҗлык туа. Моны белем бирү системасындагы мөгаллимнәр генә түгел, бу системаны тәэмин итүче спонсорларның кайберләре дә аңлый башлый.

Ишекләрне Исмәгыйль Гаспринский ачып җибәрә, халык аптырашта кала

Вәзгыять Хөсәеновлар кебек меценатлар этәргече белән үзгәрә башлый. Ләкин системаны төптән үзгәртер өчен Исмәгыйль Гаспринский кирәк була. Нәкь менә ул иске традицияләрне җиңеп, яңача эшли алырлык система булдыра.

Гаспринский укырга-язарга өйрәтүдә аваз ысулын кертә. Кадими мәдрәсәләрдә сүздәге һәр хәрефнең исемен атап укый торган булганнар ("а,ә" - "әлиф", "б" - "би" һ.б.). Аваз ысулы исә хәрефләрне авазлары буенча уку-язуга нигезләнгән. Бу ысул хәзер дә кулланыла. Моның сәбәбе бик гади - без хәрефләрнең исемнәрен түгел, авазларны кушып укыйбыз. Гаспринскийның яңа ысулын кулланган мәктәпләрдә укучыларның бер ел, хәтта берничә ай эчендә укырга һәм язарга өйрәнүләре ачыклана.

Бу хәлләр татар җәмәгатьчелеген аптырашта калдыра. Ничек инде? Кадими мәдрәсәләрдә еллар буе белем алып та, көчкә укырга өйрәнәләр иде бит! Ә хәзер бер ел эчендә укый да, яза да беләләр. Мондый мәктәпләрне могҗиза ясаучы “машиналы мәктәп” дип йөртә башлыйлар. 

Аваз ысулы кертүнең тагын бер әһәмиятле ягы - укыту процессында күп буш вакыт калу. Бу калган вакытны башка, дөньяви белем бирү белән тулыландыралар. Алдан бу үзгәрешләр башлангыч мәктәпкә генә кагыла. Башлангыч мәктәпне тәмамлаган шәкертләрнең белем дәрәҗәсе югарырак булгач, мәдрәсәдә дә үзгәрешләр кертми калмыйча булмый. Беренче карашка бик кечкенә генә булган бу үзгәреш, мәктәпләрдән башлап мәдрәсәләргә кадәрге укыту системасын үзгәртә. Һәм бик зур нәтиҗәләргә китерә.

Алдынгы Европа мәктәпләрен дә куып тотып була

Гаспринскийның аваз ысулын алуы очраклы түгел. Бу вакытта Төркия, башка мөселман илләре, шулай ук Россия мөселманнары да башка илләрдәге тәҗрибәне өйрәнә башлаган була. Зыялылар мәгариф системасының артта калуын аңлый. Бу турыда татар язучылары, галимнәр, мәгърифәтчеләр, төрле илләргә күп сәяхәт иткән җәмәгатьчелек вәкилләре үз хатирәләрен калдырган. Алар Европа мәктәпләрендә, Төркиядә ачылган яңа мәктәпләрдә булган. "Әйе, без мөселман, һәм үзебезнең динилегебезне сакларга тиеш, ләкин замана үсеше дәрәҗәсендә булыр өчен без европалылардан һәм тагын кемнән булдыра алабыз, шулардан өйрәнергә тиеш", дигән идея тарала. Бу исламдагы һәрвакытта да белем алырга кирәк дигән өндәүгә дә туры килә. Мәгариф системасын үзгәртү ихтыяҗы шуңа нигезләнә.

Иске белем бирү системасыннан аермалы буларак, җәдиди система җәмгыятьнең заман ихтыяҗларына нигезләнә. Яңа мәгариф системасына җәмгыятьтән ярдәм алу өчен, киң җәмәгатьчелекнең дә яңалыкны аңлавы һәм кабул итүе кирәклеген яхшы аңлый Гаспринский.

Европа мәктәпләрендә ата-аналар мәктәпкә килеп, дәресләрнең ничек барганын карый ала, чөнки алар дәресләр өчен үзләре түли. Исмәгыйль Гаспринский шушы алдынгы карашлы яңалыкны да кулланышка ала. Иң беренче җәдиди мәдрәсәләрдә ачык имтиханнар оештырыла. Анда ата-аналар гына түгел, мәхәллә кешеләре дә чакырыла. Аларга балаларның ничек укулары күрсәтелә. Нәтиҗәләрне күргәч, ачык дәресләрдә катнашучылар карашларын үзгәртә һәм яңа система тарафдарына әйләнә. Шулай ук монда малайларны агач белән эшләү осталыгына, кызларны чигү кебек һөнәрләргә өйрәтәләр, алар эшләнмәләреннән күргәзмә оештыралар. Ата-аналар балаларының һөнәр алуын күрә ала.

Каршылыклар аша булса да, яңа система тарала бара…

Яңа система бик нәтиҗәле булса да, аны артык радикаль кертмиләр - Гаспринский бер мизгелдә консерватив системадан дөньяви системага күчәргә омтылмый. Дини фәннәр беркая да китми, алар үз урынында кала, ләкин аларны бирү ысуллары үзгәрә. Мәдрәсәнен урта һәм югары баскычларында исә белем бирүдә бүленеш китә: алга таба кемдер - дини, кемдер дөньяви гыйлем ала.

Коръәнне, хәдисләрне өйрәнүгә күбрәк вакыт бирелә башлый. Әхлакый тәрбиягә дә зур игътибар юнәлтелә. Татар мөгаллимнәре “Гыйбәдәт исламия”, “Гакаид” кебек үз дәреслекләрен язалар. Урта гасыр хезмәтләренең кирәге калмый, аларны өйрәнми башлыйлар. Бу хәл җәмгыятьнең бер өлешендә ярсу уята, бигрәк тә кадими мәдрәсәләрне тоткан мөгаллимнәрдә. Алар үзләренең дәрәҗәләре югалуын сизә башлый.