Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исламда җенси тормыш турында ачыктан-ачык сөйләшү: якынлык кылу кагыйдәләре

Коръән – безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңгән төп бүләк, тормыш энциклопедиясе. Аннан яшәешнең һәр өлкәсенә кагылышлы сорауга җавап табарга була. Хәтта мөселманнар арасында ачыктан-чык сөйләнмәгән интим мөнәсәбәтләр, җенси тормыш турында да. Казанның “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, “Болгар радиосы”ның “Хак дин” тапшыруы кысаларында ислам динендә интим тормыш мәсьәләләренә кагылып узды. Хәзрәтнең бик интим сорауларга җавапларын “Интертат” укучыларына да тәкъдим итәбез. 

news_top_970_100
Исламда җенси тормыш турында ачыктан-ачык сөйләшү: якынлык кылу кагыйдәләре

- Нурулла хәзрәт, якынлык кылганда төрле позалар куллануны ислам дине тыямы?

- Ислам күзлегеннән караганда, якынлык кылуда ике аятькә таянабыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кем дә кем үзенең хатынына арткы (анус) ягына якынлык кылса, бу кеше Пәйгамбәребезгә (с.г.в.) килгән вәхига көферлек китерүче була”, ди. Димәк, якынлык кылганда нинди поза куллануга берниндә дә тыю юк. Әмма аналь якынлык кылырга ярамый.

- Ир кешегә үз хатыныннан башка тагын кем белән якынлык кылырга ярый?

- Ислам динендә бары тик үзеңнең хәләл җефетең белән генә якынлык кылырга рөхсәт ителә. Йә инде кәнизәкләр, җәнияләр, коллар дибез, әмма алар хәзер юк. Бу очракта шуны аңларга кирәк: зина кылу, ягъни никахлашмаган килеш якынлык кылу, шулай ук гомосексуализм (ир белән ир), лесбианлык (хатын-кыз белән хатын-кыз), педофилия (балалар белән), зоофилия (хайваннар белән), некрофилия (үлгән кешеләр белән) белән шөгыльләнү ислам динендә катгый тыела.

Кайбер халыкларда ирләрнең беренче тапкыр йоклый торган затлары ишәк булырга тиеш. Үзләренең хатыннары белән йоклаганчы, беренче зөфаф кичен алар ишәк белән үткәрә, аннары гына хатыннарына якын килә.

Минем татар авылларында да кәҗә белән мондый нәрсә кылып йөргәннәрен ишеткәнем булды.

Ул гына да түгел, моргларда үлгән кешеләр белән дә якынлык кылучылар була. Алар авыру түгел, психик яктан сәламәт кешеләр.

- Якынлык кылу бер-береңә рәхәтлек бирү генәме?

- Якынлык кылуны күпләр табигый рәхәтлек алу чарасы, табигый акт дип кенә уйлый. Әмма бу алай гына түгел. Бу әле – рухи бәйләнеш тә, информатив бәйләнеш тә. Якынлык кылганда кеше бер-берсенә информатив һәм рухи яктан бәйләнә.

- Ир белән хатынның баласы ни өчен үзләренә түгел, башка кешегә охшап туа?

- Галимнәр хәзер шуны раслады: хатын-кыз берәр ир белән якынлык кылып, аннан балага узмаса да, шушы ирнең генотибын үзендә калдыра икән. Ягъни, хатын-кызда сканер кебек ирнең генотибын алып кала. Бу нәрсәгә китерә? Әгәр хатын-кызның йоклаган ирләре бик күп булып, үз иреннән балага уза икән, бу бала ул алдан йоклаган ирләргә охшарга мөмкин. Без бит кайчакта аптырыйбыз: гаиләдә туган бала берәүгә дә охшамый яки ике якта да генетик авыру юк, балада бар. Барысы да шул алдан йоклаган ирдән күчәргә мөмкин.

Моны нәселле хайваннар үрчетүчеләр раслады. Зебра белән атны кушарга телиләр. Кушып карыйлар – берни дә тумый. Аннан соң шушы ат янына айгырны китерәләр һәм зебра туа. Ничек болай? Тикшерә торгач, шундый нәтиҗәгә киләләр: хатын-кызмы ул, шул заттан башка хайванмы – башка ирнең генотибын үзендә калдыра икән.

- Ничәнче буын туганнар белән якынлык кылырга ярый?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) ислам динендә зина кылуны тыю белән халыкның нәселен чистарта. Бу җәһәттән шулай ук якын туганнар белән дә җенси мөнәсәбәткә керергә ярамый. Әниең, бертуган апаң, сеңлең, әтиең һәм әниеңнең апа-сеңелләре белән якынлык кылу тыела. Бу – шулай катгый рәвештә тыела һәм хәрәм булып санала. Сәбәбе: кан катнашып, нәсел бозылуда.

Гаилә корганда, сайлаган ярыңның җиде буын нәселен карарга кирәк. Чөнки җиде буыннан соң яңа этап башлана, буыннар чылбыры яңара. Җиде буынга кадәр булган авыру, холык-фигыль балага күчәргә мөмкин.

- Ир үз хатыныннан теләсә кайчан якынлык кылуны таләп итә аламы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) якынлык кылуга хайваннар кебек карарга кушмый. Мәсәлән, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Хатыныгыз өстенә үгез кебек егылмагыз”, ди. Бу инде хатынга ташланмагыз, аңа үз рәхәтегезне канәгатьләндерү чарасы итеп кенә карамагыз, ди. Якынлык кылу ул – ике арадагы мәхәббәт күрсәткече, рухи бәйләнеш.

- Якынлык кылыр алдыннан нишләргә?

- Якынлык кылыр алдыннан ир дә, хатын да ике рәкәгать намаз укырга тиеш. Намаздан соң, ир кеше хатынының башына кулын куеп, дога кыла. Аның махсус догалары бар. Татарча әйтсәк: “Йә Раббым, мине һәм минем нәселемне шайтаннан сакла” диелә. Шуннан соң гына якынлык кылалар. Доганың озынрак вариантын ир кеше укый. Анда: “Шушы хатын-кызның зыяныннан мине сакла” дип тә әйтелә. Чөнки якынлык кылганда ике якның берсенә зыян да килергә мөмкин.

- Никахсыз якынлык кылуның зыяны нидә?

- Никахсыз якынлык кылу ул – хәрәм. Хәрәм ул – Аллаһының канунына каршы килү, фитрага каршы килү. Нәрсә ул фитра? Ул безнең табигый халәтебез. Диннең максаты фитраны саклап калу. Кеше дөньяга чип-чиста булып туа. Синең максат шушы чиста модельне булдыра алганча үстерү, баету, әмма булдыра алмасаң, һичьюгында саклау, зарар китермәү. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Һәр бала мөселман булып туа, әти-әнисе аннан соң аннан мәҗүси, яһүди яки насара ясый” ди. Безнең динебезнең максаты – кешенең табигый чисталыгын саклау. Никах – ул фитра. Никахсыз якынлык кылу безне хайваннан да түбән дәрәҗәгә төшерә. Кызганычка, хәзер кеше шушы пычраклыкка батты.

- Нинди секс СПИД китереп чыгара?

- Гомосексуализм, лесбианлык һәм аналь секс – шул дәрәҗәдә фәхеш һәм бозыклык, алар бит реаль авыру да китереп чыгарырга мөмкин. Чит илдә шундый тикшерү уздырганнар: СПИД белән авыручыларның 80  проценты - шушы азгынлык корбаннары. СПИД табигый рәвештә якынлык кылганда гына иярмәскә мөмкин. Әмма арт як аның өчен көйләнмәгән. Андагы микроярыклардан бертуктаусыз кан агарга, кеше шуннан авыру ияртергә мөмкин. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Әгәр кеше зина кыла башласа, Аллаһы Тәгалә аңа моңа кадәр билгеле булмаган авыруларны бирер” ди. Венерик авырулар шул бозык кешеләр арасында күбрәк.

- Презерватив СПИДтан саклый аламы?

- Галимнәр хәзер танырга мәҗбүр: презерватив СПИДтан сакламый. Су резин аркылы үтә алмый, ә СПИД күзәнәкләре аның аркылы үтә һәм кеше авыру ияртергә мөмкин.

Аннан соң зина кылганда, сакланса-сакланмаса да, күп очракта, хатын-кызлар балага уза. Теләмәгән бала булгач, ул аборт ясата. Шуңа күрә зина кылуның тагын бер аяныч нәтиҗәсе ул – абортлар. Аборт ул - кеше үтерү, җинаять. Әмма хатын-кызлар соңгы арада абортка шулкадәр җиңел карый, ул борын сеңгерү белән бер. Хатын-кыз нәселне дәвам итүче, бала өчен җанын-тәнен бирергә тиеш булса да, хәзер үтерүчегә әйләнде. Ул яңа җан иясе, минем балам дип калтырап тормый. Моңа зина кылу, рәхәтлек эзләү сәбәпче. Бер таныш табибым сөйләде: наркоман хатын-кызлар балага узып килә, ди. Сроклары инде зур. Без: “Нигә балага узасыз яки нигә иртәрәк килмисез?” дип сорыйбыз. “Безнең кулда веналар бетә, балага узгач, күкрәктә веналар чыга, шунда укол кадау өчен балага узарга кирәк” дип әйтәләр ди. Бу – хатын-кызның пычраклыгы. Хайваннар да моңа сәләтле түгел хәтта. 

- Үз хатының белән якынлык кылуның савабы нидә?

- Сәхәбәләр сорый: “Йә, Расүлүллаһ, безгә моның өчен нигә савап, без бит рәхәтлек алабыз?” дип сорый. “Сез болай эшләмәсәгез, зина кылыр идегез. Шуңа күрә бозыклыкка батмыйча, никахлы якынлык кылу өчен Аллаһы Тәгалә сезгә савап бирә”, ди.

Җәһәннәмдә шундый кешеләр булыр: алар чиста, тәмле иттән баш тартып, бозылган, сасы итне ашыйлар. Болар кемнәр дип сорагач, Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Алар өйләнгән, хәләл җефетләре була торып, читтән рәхәтлек эзләп зина кылучылар”, ди.

- Якынлык кылганда юрган ябынырга кирәкме?

- Галимнәр кайбер бәхәсле мәсьәләләрне карый. Әйтик, бу вакытта юрган ябыныргамы-юкмы? Бер хәдистә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең башыннан юрган астына чумып якынлык кылуы әйтелә. Кайберәүләр бу хәдис бик үк көчле түгел, ябынмыйча да якынлык кылырга мөмкин диләр.

- Ислам динендә ораль якынлык рөхсәт ителәме?

- Ораль якынлык, ягъни хәләл җефетеңнең җенес әгъзасын авызыңа алуда да галимнәрнең фикере төрле. Беренчедән, җенес әгъзасыннан чыккан сыеклык авызга эләксә, бу – нәҗес, моны эшләргә ярамый. Әгәр сыеклык чыкмаса, бары тик бу якынлыкка бер әзерлек өчен генә эшләнсә, бу очракта рөхсәт ителә. Тик бу бер-береңне кимсетү булырга тиеш түгел.

- Якынлык кылганда җенес әгъзаларын кул белән тотарга ярыймы?

- Тагын бер тыю – якынлык кылганда ир дә, хатын да җенес әгъзаларын кул белән тотарга тиеш түгел. Бу эш вакытында куллар читтә булу хәерле.

- Ике ир балага бер юрган астында йокларга ярыймы?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) ике ир кешенең бер юрган астында йоклавын да тыя. Без бит моңа нормаль күренеш итеп карарга өйрәнгән. Әмма шәригать буенча, бер җенестәге ике баланың бер юрган астында йоклавы да тыелган. Бу аларны кирәкмәгән әйберләрдән, шайтан котыртуыннан кисәтеп тора.

- Ислам дине мастурбация белән шөгыльләнүчеләргә нинди карашта?

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Үз-үзеңне канәгатьләндерү, ягъни мастурбация белән шөгыльләнүчеләр белән Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә сөйләшмәс тә, борылып та карамас” ди. Бу – зур гөнаһ. Беренчедән, мондый кешене Пәйгамбәребез (с.г.в.) үз кулы белән никах укыган кеше дип атый. Моны тыюның сәбәбе: кеше мастурбация белән шөгыльләнеп никахтан ваз кичә, аңа хәләл җефет кирәкми. Шулай ук ул эгоистка әйләнә, үз-үзен генә ярата башлый. Ә якынлык кылганда син үз-үзеңне генә түгел, хәләл җефетеңне дә уйларга, ул да рәхәтлек алсын дип тырышырга тиешсең. Мастурбация белән шөгыльләнгән кешеләрнең бәвел юлларында тайпылышлар, авырулар килеп чыгуы да расланган.

- Мастурбация кайсы очракта рөхсәт ителә?

- Хәнәфи һәм Мәлики мәзһәбендә мастурбация катгый рәвештә тыелган. Әмма Хәнбәли мәсхәбендә бер рөхсәт бар: әгәр кеше зина кылудан курыкса, мастурбация аша үз-үзеңне канәгатьләндерү рөхсәт ителә. Мәсәлән, ир кеше алдында зина кылу куркынычы тора икән, шул вакытта мастурбация белән шөгыльләнергә ярый. Әмма калган мәзһәбләр аны бу очракта да рөхсәт итми.

Безнең бозык җәмгыятьтә яшь егетләр өчен бу – бик зур проблема. Мәчеткә килгән егетләр: “Хәзрәт, ничек түзәргә, ничек чыдарга, муенга килеп асылыналар” диләр. Шуңа күрә дә бозык гамәлләрдән ерак торырга кирәк.

- Зина кылганнан соң тәүбә итеп буламы?

- Тәүбә итүнең беренче юлы – гөнаһлы шушы эшеңне ташларга тиешсең. Икенчедән, шушы кылынган гамәлләр өчен чын күңелдән үкенү кирәк. Өченчесе - бу эшкә кире әйләнеп кайтырга ярамый. Шул очракта, Аллаһы Тәгалә теләсә кайсы гөнаһны гафу итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100