Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Имам хәлен кем аңлар: Камал театры һәм "тешкән төш" муллаларның дәрәҗәсенә нинди йогынты ясый?

Бүген күпчелек мәчетләрдә имам-хатыйблар олы яшьтә, ә яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләр авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, чөнки хезмәт хакы юк. Сәдака акчасы мәчеткә (газга, утка түләү өчен) тотыла, чөнки дәүләт бюджетыннан аның өчен акча каралмаган. Дин әһелләре, мәчет-мәхәллә ишекләре ябылу куркынычын аңлап, чаң суга. Алар бу хакта Казанның Галиев мәчетендә узган түгәрәк өстәл утырышында сөйләштеләр. Имамнарның татар театры һәм журналистларга да әйтер сүзе бар булып чыкты. 

news_top_970_100
Имам хәлен кем аңлар: Камал театры һәм "тешкән төш" муллаларның дәрәҗәсенә нинди йогынты ясый?

"Безгә кәҗәгә бирелгән кадәр дә мал каралмаган"

Имамнар җитмәү мәсьәләсен Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев аңлатты:

- Авылларга имамнар җитми, монысы – хак, шуңа күрә әлеге җитди мәсьәләгә аерым игътибар бирергә кирәк. Күп очракта мәчетләргә әзерлекле имамнар җитми. Авыл авыл инде: анда эшләргә укытучылар да, агрономнар, мал табиблары да җитми. Әмма авыл хуҗалыгы белгечләренә акча бүлеп бирәләр, алар өчен өстәмә түләү каралган. Чиратсыз ипотекага басарга мөмкинлек бирәләр, йорт салыр өчен акча тапшыралар. Әйтик, медицина вузын тә­мам­лап кайтучыга миллион сум акча бирәләр, аларга грантлар да каралган. Әле шуңа да карамастан, авылда яшь кадрларга кытлык бар. Ә имамнарга бернинди дә ярдәм каралмаган, әле мәчетне дә үзе төзекләндерергә, коммуналь хезмәтләрне дә үзе түләргә тиеш. Дин әһеле үз хисабына салым да түли. Аңа бер тиен хезмәт хакы да каралмаган. Шуннан соң безгә “Нишләп шуның кадәр мәчеттә имам юк?” – дигән сорау бирәләр. Киресенчә, бу очракта “Шундый шартларда имамнар ничек эшли ала? Ни хәлең бар, хәзрәт?” – дип сорарга кирәк. Сораучы юк шул!

Бер елны җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев чыгыш ясады, шуның сүзләре истә калган. “Бүген мәдәнияткә кәҗә малына бирелгән кадәр өлеш каралаган. Аннан нәрсә таләп итеп була?” – диде. Мин аның белән чара ахырында аралаштым. “Разил Исмагилович, безгә кәҗәгә бирелгән кадәр дә каралмаган бит әле”, – дип әйттем. Шуңа күрә бездән дә нәрсә таләп итәләр соң? 

Шул ук мәдәният өлкәсен генә алыйк. Авылларда мәдәният йортлары бар, аларның саны шактый. Күз алдына гына китерегез: шул өлкәдә эшләүчеләргә клубны үз акчаларына алып барырга һәм концерт куеп акча эшләргә тәкъдим итәләр. Шуннан соң мәдәният йортында эшләргә кеше калыр микән соң? Юк, берәү дә эшкә чыкмаячак! Шуңа эшләгән имамнарны күрә белергә кирәк, аларның хезмәтен бәяләүче юк! - дип ачынып сөйләде Җәлил хәзрәт.



Татарстанның баш казые башкалардан ярдәм көтүне файдасыз дип санавын әйтте.

- Күңелгә кереп калган бер вакыйганы сөйлим әле. “Муллалар карак, алар безне талап баеп беттеләр инде”, - дип әйтте бер кеше. Мин дә җавапсыз калдырмадым. “Безнең фәлән кадәр мәчет буш, анда имамнар юк. Шуңа күрә тиз генә улыңны мәдрәсәдә укыт һәм мәчеткә эшләргә җибәр, ул да тиз генә баеп китәр”, - дидем. Бу өлкәдә эшләмәүчеләр безнең хәлне аңламый, шуның өчен алардан ярдәм көтеп яту файдасыз, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча 1,5 мең мәчет теркәлгән. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтүенчә, хәзерге вакытта республикадагы алтмышка якын мәчеттә имамнар юк. 


- Барысы да акчага килеп төртелә шул. Авылда эшләргә теләк белдергән яшьләрне үзебезгә тарту өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу проблемадан чыгу юлы булырга тиеш бит! Өлкән хәзрәтләр яшь­ләр арасында муллалыкка алмаш әзерләргә тиеш.

Юлчылар намаз укырга мәчеткә кереп чыгыйк дип берәр авылда тукталса, күп очракта бикле ишеккә тап була. Кеше килми бит, дияргә кирәкми. Мәчетләрнең ишеге һәрвакыт ачык булырга тиеш. Үзебез дә күптән түгел шундый очракка юлыктык. Шулай беркөнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мин һәм тагын берничә дин әһеле Балтачтан кайтып киләбез. Ахшам намазы уку өчен Үрнәк авылына тукталдык, мәчетнең ишеге бикле. Чапаннарны җиргә салып, урамда намаз укырга туры килде. Бик кызганыч күренеш булды, алай эшләргә ярамый бит инде! - диде Мансур хәзрәт Җәләлетдинов

Татарстан Республикасы мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин җиткергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Татарстан мәдрәсәләрендә өч меңнән артык шәкерт белем ала, ләкин шуларның алтмыш проценты гына дини өлкәдә эшли. Әмма унбиш проценттан артык имамнарыбыз сиксән яшьтән узган. 


Мансур хәзрәт икенче мәсьәләне дә күтәрде - авыл имамнарының күбесе дини гыйлем юк икән.

- Хәзерге вакытта якынча 700 имамның дини гыйлеме юк, ләкин алар кичке курсларда һәм читтән торып укый, - диде ул.



- Моннан биш ел элек безнең җирлеккә өч яшь имам җибәрделәр. Аларга тору өчен йорт һәм унбиш мең акча бирелде. Тик алар ике елдан соң мәчетне ташлап “качтылар”. “Нигә киттеләр соң?” – дип сорарсыз. Яшь имам мәчеткә килде, тик нәрсә эшләргә кирәклеген белми. Авыл халкы мәҗ­лескә элекке га­дәт буенча өлкән мулланы чакыра. Егет буш мәчет­тә берничә көн утыргач, китү ягын карый. 

Тагын бер очрак хакында әйтә алам. Авылга кайтарып утырттык бер яшь егетне. Аны мәчеттә имам итеп билгеләдек, мәктәптә укыту өчен дәрес бирдек. Бездә колхозлар бар, алар акча бүлеп бирде. Теге укып кайткан егет алты айдан китте. “Мин берәр шәһәр мәчетенә сакчы булып эшкә урнашам, авылга имам булып кайтмыйм”, - диде. Югыйсә, бөтен шартлар да тудырган идек. Шулай булгач, шәһәр охранникларының хәле авыл имамнарыннан яхшырак булып чыга. Нәтиҗәне үзегез ясагыз, - дип өстәде Җәлил Фазлыев. 


Татарстанның баш казые үрнәк булган районнарны да атады. Кукмара, Балтач, Арча мәчетләрендә яшь имамнар шактый икән.

“Авыл халкы укымышлы муллага мохтаҗ түгел”

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе проректоры Зөлфәт хәзрәт Габдуллин бүгенге көндә авыл халкы укымышлы муллага мохтаҗ түгел, дип санавын әйтте. Күпләр, авыл мулласы нәкъ менә кеше вафат булгач кына кирәк, дигән уй белән гомер итә, ди ул.



- Мәдрәсәләрдә укучылар арасында Татарстан Республикасыннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр дә бар. Башкортстан, Чиләбе, Свердловск, Мордовия, Саратовтан килүчеләр шактый. Без куелган таләпләрне үтибез, имамнарның белемен күтәрәбез. Шул ук вакытта яшь имамнар да әзерлибез. Бу дөрес юнәлеш дип саныйм. Безгә Г.Тукайның “Күп яттык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә”, дип әйткән сүзенең дөреслеккә туры килмәвен аңлатырга кирәк. Мәдрәсәләрдә гыйлем бар һәм ул гыйлем югары дәрәҗәдә.

Исән чагында безнең мәдрәсәгә Туфан абый Миңнуллин килеп китте. Шуннан соң ул “Мулла” әсәрен иҗат итте. “Мин һәрвакыт мәдрәсәгә керергә курка идем”, - дип сөйләгәне истә. Әмма мәдрәсәнең эшчәнлеге белән танышканнан соң аның фикере үзгәрде, бик гаҗәпләнеп киткән иде ул. Шуңа күрә күбрәк язучылар, галимнәр белән очрашырга һәм аларга мәдрәсәләрдәге мохитне күрсәтергә кирәк. Г.Тукай заманындагы мәдрәсәләр хәзер юк инде. Без тәрбияли торган шәкертләр бүгенге заманга яраклашкан һәм дин нигезләрен яхшы аңлыйлар. Шунысы куандыра, хәзерге вакытта дини белем алу профессиональ дәрәҗәгә күтәрелде. Әмма кем яхшырак эш урыны тәкъдим итә, яшьләр шунда китә. Безнең мәдрәсәне бетергән белгечләр дәүләт оешмаларында да эшли ала. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт архивында. Документларның күбесе иске татар телендә язылган. Хезмәт хакы яхшы, ләкин анда да эшләргә теләүчеләр юк. Эшлим дигән кешегә һәрчак эш бар. Авылга кайтырга теләүче имамнар бар, ләкин аларны кочак җәеп каршы алучы гына юк. Дөресен әйтергә кирәк, бүгенге көндә авыл халкына имам кирәк түгел. Ул әллә бар, әллә юк. Авылда “Әттәхият” догасын укый белә торган кеше булса, халыкка шул җитә инде, - диде ул.

Җәлил хәзрәт имамнарны ничек сайлый?

Җәлил хәзрәт Фазлыев, авылларга имам сайлаганда, кешенең кайда һәм нинди мәдрәсәдә белем алуы мөһим түгел, дип әйтте. Аның сүзләренчә, эш тәҗрибәсен тора-бара да тупларга мөмкин, әлеге өлкәдә беренче чиратта кешелек сыйфатларын искә алырга кирәк. Иң мөһиме - имамны халык хөрмәт итәргә тиеш.

- “Син муллаларны нәрсәгә карап куясың?” – дип сорады миннән бер ханым. “Авылга барам һәм халыктан укымышлы, тәртипле, иманлы гаиләне күрсәтүләрен сорыйм. Аннан соң шул үрнәк гаиләдән имам сайлап куям”, - дип җавап бирдем аңа. “Ник, белемле булмаса да ярый мени?” – дип аптырады ул. Мине дөрес аңламыйлар, мин муллаларның надан булып калуларын теләмим. Белемне аны тора-бара да алырга мөмкин, тик холыкны үзгәртеп булмый бит. Күркәм кешелек сыйфатларын кайда гына укысада тиешле дәрәҗәгә җиткереп булмаска мөмкин, - диде ул.

Авыл имамнарының дәрәҗәсенә Камал театры йогынты ясыймы?

Яр Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсе директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев авыл имамнарына карата булган тискәре фикерне үзгәртергә кирәк, дип саный. Авыл имамнарының дәрәҗәсен ничек күтәрергә? – дигән сорауга җавап бирде ул.



- Авыл имамнарының дәрәҗәсен ничек күтәрергә? Мәдәниятне генә алыйк, Г.Камал театры һәр ел саен яңа сезонны “Зәңгәр шәл” спектакленнән башлап җибәрә. Муллалардан көләләр, аларның абруен төшерәләр бит! Барысы да шуннан башлана да инде. Имамнарның киләчәге турында уйланабыз икән, булган мөнәсәбәтне дәүләт күләмендә төбеннән үк үзгәртергә кирәк. Иң беренче чиратта халыкны тәрбияләргә кирәк. Имам авыл халкын тәрбияләргә, Ислам дине нигезләренә төшендерергә һәм аларны “аракы заманы”ннан коткарырга тиеш. Бөтенебез бер булып эшләгәндә генә проблеманы хәл итә алабыз. Бөтен эшне авыл имамнарына гына йөклибез икән, алга барып булмаячак. “Түгәрәк өстәл” җыенында 60 яшьтән узган имамнар утыра. Без киткәннән соң нәрсә була, мәчетләр кем кулына калачак? Дәүләтнең безгә карата фикере һәм сәясәте үзгәрмәсә, барысы да юкка чыгачак, - диде Рөстәм хәзрәт.

Бу сүзгә Җәлил Фазлыев бер мәхәкне исенә төшерде:

- Мәктәптә зур сыйныфта укучы бер малай кечерәк иптәшен кыйнаган. Кич белән әлеге малай Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткән. “Син бит бөтен кешене яклыйсың һәм саклыйсың, нишләп мине дә шул зур егеттән якламадың?” – дип сораган. Аллаһы Тәгалә болай әйткән: “Миңа бит мәктәпкә керергә ярамый”. Шул ук хәл балалар бакчасында да күзәтелә. “Кечкенә сабыйларны җәһәннәм белән куркытмагыз”, – диләр. Дин әһелләренә балалар бакчасына керергә ярамый икән, мәктәптәге балаларга да дин хакында аңлатулар тиеш түгел. Анда да, монда да ярамый. Аннан соң мәктәптә суицид очраклары булса, безне чакыралар. “Безне тыңламыйлар, син аңлатып кара әле”, - дип әйтәләр. ”Хәзрәт, син элек кайда булдын соң?” – дип әйтүчеләр дә табыла. Безнең җәмгыятьнең 90 проценты дингә каршы булган, “Зәңгәр шәл”не карап үскән буын шул, - диде ул.

“Журналистлар имамнарның төшкән тешен генә күрә белә”

“Түгәрәк өстәл” утырышында таякның юан башы журналистларга да эләкте.



- Журналистлар белән еш сүзгә килергә туры килә. Бер матбугат чарасында “Имам никах укыды, шуның өчен шактый акча алып китте”, – дип язганнар. Халык үз фикерен язып калырга ашыккан, “ни өчен никахка мулла чакырттыгыз?” – дигәннәр. Аптырадым. Ресторан һәм кафеда никах укытучы яшьләр җырчы чакырталар, бер-ике җыры өчен аңа күпме акча түлиләр бит. Әмма берсе дә ул шактый акча алып китте, дип язарга ашыкмый.

Аннан соң журналистлар мәкалә яза һәм тапшыру әзерли. Җитәкчеләре: “Мин сиңа бу айда гонарар түләмим, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшлә һәм тамагынны үзен туйдыр”, – дип әйтми бит. Барлык шартларга риза булып, фидакарь эшләгән хәзрәтләребез дә бар. Кемдер шуларга сәдака бирә икән, аны зурлап газета битләренә язалар. Менә шунысы ачуымны чыгара. Күп очракта журналистлар газетага яхшылыкның йөздән берен генә яза.

Бер бабай оныкларына кунакка килгән. Шулай сөйләшеп утырганда елмайган бу, ә аның авызында бер теше юк икән. “Бабай, синең бер тешен юк бит”, – дип әйткән оныгы. “Улым, нишләп син минем калган утыз бер тешемне күрмәдең?” – дип сораган бабасы. Журналистлар белән дә шул ук хәл. Алар бит йөз яхшылыкны түгел, кимчелек булган якны күрә. Шуннан соң бөтен халык теләсә-нәрсә сөйләргә тотына. Шуңа күрә имамнарның төшкән тешен түгел, калган утыз бер тешен күрергә кирәк. Шул шартларда да тырышып эшләгән имамнарны начар яктан газетага чыгаралар, аларның дәрәҗәсен төшерәләр, - дип әйтте Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

“Авыл имамнарына гына авыр, шәһәрнекеләргә җиңел”

Җәлил хәзрәт Фазлыев авыл имамнарының эше авыр булуын әйтте. Авылда иртәнге намазны калдырсаң, халык дөрес аңламаячак, диде ул. Җәй айларында авыл имамнарына иртәнге сәгать өченче яртыда мә­чет ачып, кичке 11 тулып кит­кәч кенә ишеген бикләп, кайтып китәргә туры килгәнен дә искәртте.

- Шәһәр имамы иртәңге якта намаз укымаса, беркем дә белми кала. Менә мин иртәнге намазга килмим икән, бөтен авыл халкы беләчәк. “Җәлил иртәңге намазга килмәде”, - дип зурдан кубачаклар. Без халыкка үгет-нәсыйхәт бирергә телибез. “Акыл өйрәтмә, үзеңнен тормышыңны кара. Бәрәңге бакчанда чүп уталмаган, хатының көтүгә чыккан сыерның имиен дә юмаган”, - диләр. Шәһәр имамнарына ул яктан җиңел, алар мәчеткә килгән халык белән генә аралаша. Авыл иманарының бөтен тормышы халык күз алдында. Авылдашлары аның нәселен дә, балаларын да белә. Шуңа күрә озаклап киңәш бирә башласаң, туры бәреп синең тормышын хакында сөйли башлыйлар. Шәһәрдә ул проблема юк. “Акыллы кеше авылда тормый, партиягә керми”, - дип юкка гына әйтмәгәннәрдер ул. Шәһәрләр качып авылга кайтмый, авыллар бара. Димәк, шәһәрдә хәлләр алай ук начар түгел, - диде ул.

“Вакыф системасы булдырырга кирәк”

Әлеге фикер белән Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов килешмәде.



- Имамнарны авыл һәм шәһәрләрнекенә бүлергә кирәкми. Шуның өчен талашырга язмасын. Проблемалар бер, ике якка да авыр. Зарланып утырырга була, әмма мәсьәләнең чишелешен эзләргә кирәк. Хөкүмәтебезнең карашы безгә карата үзгәрмәсә авыр булачак. Рәсми рәвештә вакыф кертергә кирәк, ул вакытта рәхәтләнеп эшләргә мөмкин. Вакыф – ул бердәм фонд. Мәсәлән, Төркияне генә алыйк. Анда мөфти, шәхси кеше, оешмаларның вакыфлары бар. Алар ярдәмендә мәчет, мәдрәсәләрне тоталар. Мәчетләрдә газ түләү мәсьәләсе актуаль булып кала. Халык түләми, мулланың да түләргә акчасы юк. Вакыф булса коммуналь түләүләр һәм имамнарга акча түләнер иде. Шул вакыф ярдәмендә шәкертләрне мәдрәсәләрдә дә укытырга була, - диде ул.
  • Вакыф - дини мәнфәгатьләр һәм хәйрия максатлары өчен иганә итеп бирелгән мөлкәт. Ул башлыча мөселман илләрендә кулланыла.
“Имамнарның ял көннәре юк, һәрбер көнебез халык күз алдында”

Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин авыл һәм район җитәкчелеге ярдәм итәргә тиеш, дип саный. Авылда мулла һәм хакимият кулга-кул тотышып эшләгән очракта гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, диде ул.



- “Имамнар – алар ялкаулар”, - дигән сүзләрне еш ишетәбез. Тик берьюлы күпме эш башкаруыбызны берәү дә аңларга теләми. Мәчеттә көнгә биш тапкыр намаз укыйбыз, имамнарның ял көннәре юк, - дип аңлатты Марат хәзрәт.

“Имамнарга хезмәт хакы түләнсә яхшы булыр иде, чөнки гаиләне алып барасы бар”

Илнур хәзрәт Кашапов Кукмара районы Пычак авылының яшь имам-хатыйбы. Авылда хәзрәт булып эшләгәч бөтен проблемаларны үзеңә генә хәл итәргә туры килә, диде ул. Ул имамнарга хезмәт хакы түләнсә яхшы булачагын әйтте. 



- Минем шәһәргә китәсем килмәде, авыл җирен һәрвакыт якын күрдем. Безнең авыл Кукмарадан ерак түгел, бик матур җирдә урнашкан. Имам булганчыга кадәр район үзәгенә барып эшләргә туры килде. 2014 елда авыл мәчетенең хәзрәте вафат булды. Хәзрәт минем әтинең бертуган абыйсы иде. Ул 1941 елдан хәзрәт вазыйфасын башкарды. Җәназа тәмамланды, хәзрәтне җирләдек. Шул вакытта Рәдиф хәзрәт авыл халкына сорау бирде. “Кемне имам итеп күрергә телисез?” – дип. Мин ул вакытта мәдрәсәдә дә укымаган, әмма дингә тартыла башлаган идем. Авыл халкы бертавыштан мине сайлады. Намаз укуның да тәртипләрен белми идем, шуңа күрә Кукмара мәдрәсәсенә укырга кердем. Шунда өйрәндем, аннан соң акрынлап бу өлкәгә кереп киттем. Ул вакытта мәчет иске, соңрак авыл халкы белән сөйләшеп яңа мәчет төзеп куйдык. 2015 елда яңа мәчет үз ишекләрен ачты. Безнең авылның аксакалы Гомер абый иганәчелек ярдәме күрсәтте, аңа 80 яшь иде. Күптән түгел генә вафат булды, урыны җәннәттә булсын. Әлеге мәчеткә “Гомәр” исеме бирдек, шул мәчеттә имам булып торам. Безнең авыл зур түгел, 42 хуҗалык исәпләнә. Җомга намазына 17-20 кеше җыела, болай 3-4 кеше генә йөри. Авылда хәзрәт булып эшләгәч бөтен проблемаларны үзеңә хәл итәргә туры килә. Авылда хәзрәт булган кешенең бөтен гаиләсен тикшереп чыгалар, кыен чаклары бар инде. Син һәрвакыт үрнәк, авыл халкы белән бердәм булырга тиеш.

Җыелган сәдака акчасын мәчетнең коммуналь хезмәтләрен түләүгә тотабыз. Имамнарга хезмәт хакы түләнсә яхшы булыр иде, чөнки гаиләне алып барасы бар. Узган ел дәүләт эшеннән чыктым, хәзерге вакытта кечкенә фермер хуҗалыгым бар. Яшелчәлек белән шөгыльләнәм, теплицалар булдырдым. Авылда торгач күп итеп маллар да асрыйбыз, - диде ул.

“Имам вазыйфасына үз авылынан булган кешене сайлап куярга кирәк”

Лениногорск районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин авыл мәчетләренә имамнар туплау өчен иң беренче чиратта шул җирлектә яшәүче кешеләрне укытырга кирәк булуын билгеләп узды.



- Йорт, акча, тәэмин итү мәсьәләсе бар. Сез Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә бу проблемаларны белмәгән, дип уйлыйсызмы. Коръәндә: “Әгәр дә адәм балалары миннән курыкса, аларга Җирдән вә Күктән бәрәкәт ишекләре ачар идек”, — диелә. Шуңа күрә эш-гамәлләребез бәрәкәтле булсын. Татар авыллары – халкыбызның бишеге булып тора. Бик күп түрә, эшмәкәрләр авыл җирлегендә туган. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бабасы белем алырга авылга җибәрә. Ни өчен? Авылда тел, гореф-гадәт, күркәм йолалар сакланган. Мәчетләрене тәэмин итү мәсьәләсенә килгәндә, шул авылдан чыккан эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Район мөхтәсибе аларга мөрәҗәгать белән чыгарга тиеш. Мансур хәзрәт вакыф системасы хакында әйтте. Сүз дә юк, бу система эшләсә имамнарның бик күп проблемалары хәл ителер иде. Безнең районда имамнарның 95 проценты олы яшьтә, алар вафат булганнан соң алмашка имамнар юк. Яшь имамнарны авылга китереп карадым. “Мин кайда яшим, кая минем ризыгым? Миңа күпме хезмәт хакы түлисең?” – дип сорыйлар. Мәдрәсәдә дини белем алган шәкерт иң беренче чиратта миңа шундый сораулар бирә. Бу проблемаларны беренче урынга куярга кирәкми. Мәдрәсәләрдә шәкертләргә тәкъвәлекне өйрәтергә кирәк. Күп очракта проблема матди яктан түгел, үзебездән килә. Без Аллаһы Тәгалә өчен хезмәт итәргә курыкмасак, безнең проблемалар үзеннә-үзе чишелер иде. Җәлил хәзрәт Фазлыевның бер сүзе искә төште. “Укыган кешедән проблема чыга, укымаган кеше проблемалар тудырмый”, - дигән иде ул. Бу сүзләрнең асылын аңламаган идем, хәзер генә төшендем. Читтән килгән яшьләр укып кайталар да проблема ясыйлар. Шуңа күрә имам вазыйфасына үз авылынан булган кешене сайлап куярга кирәк. Хыялланып утырмыйк, ә бу система буенча эшләп карыйк. Читтән килгән имамнарга хезмәт хакы түләп тордам, йорт та алып бирдем. Ул авылны ташлап китте, Биектауга барып урнашты. “Хәзрәт, авылда ятасым килми. Шәһәрдә эшлим мин”, - диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100