Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Икенче хатын булырга тәкъдим ясагач, яулыкны салдым”

Күптән түгел ике якын дус кызым, мөслимәләр, инде ничә ел буе киеп йөргән яулыкларын салырга булдылар. Яулыкны бер киеп, кире салу дөресме? Алар мондый карарга ничек килгән? Аларның фикерләрен нәрсә үзгәрткән? 

news_top_970_100
“Икенче хатын булырга тәкъдим ясагач, яулыкны салдым”

“Яулыкны салгач, әти “Күрәсем килми сине” диде”

Алия, 21 яшь. (Героем исемен үзгәртергә үтенде). 

- Мин мөселман динен кечкенәдән кабул иттем. Миңа ул вакытта алты яшь иде. Гаиләмдә бабай — мулла, әти-әнием дә көн саен намаз укый иде. Әбием миңа догалар өйрәтте. Әкренләп, олылар артыннан кабатлап, мин дә намаз укый башладым. Башта иртәнге намазны укысам, җиде яшемдә бишесен дә укый идем инде. 

Өйдә барысы да яулык кигәч, минем дә яулык киясем килде. Яулык шундый матур, күңелемә тынычлык бирә иде. Мин үземне, яулык бәйләгәч, олылар кебек хис иттем. Мәктәптә яулык киюче кызлардан мин генә булдым. Башта моңа артык игътибар бирмәдем. Сыйныфтагылар белән дә бик дус идем. Бөтен авырлык олы сыйныфларда башланды. Дус кызларым кич чыга, кинога бара, дуслары белән йөри, ә мин өйдә утырам. Бер тапкыр да клубка барган булмады. Күз алдыгызга китерегез әле яулыклы кызның клубта төнлә биеп йөргәнен. Мин дә күз алдыма китерә алмадым. Көндез кигән яулыкны төнлә салып, андый җиргә бара алмый идем бит инде. Әниләрем беркая да чыгармады. Егетләр темасы өйдә бөтенләй дә күтәрелмәде. Ошаган кешем белән күрешергә ярамый иде. Әниләр янында күрешү минем өчен ниндидер кыргыйлык сыман тоелды. 

Ничек кирәк алай, өйдә бикләнеп, мин мәктәпне тәмамладым. Чыгарылыш кичәсендә бөтенесе матур күлмәкләрдән, бизәнгән, чәчләрен ясаткан. Ә мин косметикасыз, яулыктан, эсседә, озын ябык күлмәктән басып тордым. Бер генә тапкыр булса да бизәнәсем, матур буласым килде. Чыгарылыш фотосында бөтенесе матур итеп елмайган, ә мин исә каядыр читкә карап басып торам. Төшәсем дә килмәде. Кичен дуслар учак ягып, бәйрәм итәргә китте. Мин өйдә әби белән утырып чәй эчтем. Аннары бүлмәмә кереп, кызыл аттестатымны кочаклап, башымдагы яулыкны салдым да үкереп еладым. Унсигез яшемә кадәр минем беркая да барганым булмады, яшьтәшләремә рөхсәт ителгәннең яртысын да эшләмәдем,” – дип сөйләде Алия.

 Һәм син яулыгыңны салдыңмы?

— Институтка укырга кергәч. Тулай торакта яулыкны салу фикере килде. Дус кызларым кич чыгарга чакырды. Дуслары арасында егетләр дә бар иде. Башта каршы төштем. Аннары бер чыкканнан бернәрсә дә булмас дип, киенеп чыгып киттем. Кайткач, бик нык еладым. Ниндидер зур хата ясаган кебек булды. Ләкин башка яулык киеп йөри алмый идем инде. Мин олы яшьтә түгел. Озын толымнарым ничә ел буе яулык астына яшерелеп йөрде. Мин дә матур диясем килде. Икенче көнне дус кызлар белән клубка барырга булдык. Мин беренче тапкыр клубка бардым. Алар мине бизәндерде. Моңарчы косметика кулланганым булмагач, әллә нинди сәер хисләр биләп алды. Көзгегә карагач, елап җибәрдем. 14 ел буе яулыгын салмаган кыз бизәнгән, чәчләре җилкәләренә таратылган...

Урамга чыккач нинди хисләр кичердең?

— Курку хисе. “Дөрес түгел. Кире кер,” – дигән уйлар иде башымда. Клубта бер сәгать биеп кайттым. Биергә яратам икән бит мин! Беләсеңме? Тулысынча дөньяга ачыласың. Өйгә сөенеп кайттым. Миңа бүген беркем дә текәлеп карамады. Мин нәкъ башкалар шикелле биедем, җырладым, беренче тапкыр мине биергә чакырдылар. Моңарчы ябык булган ишекләр ачылды. Мин ирекле идем.

— Әти-әниең белгәч нәрсә диде?

— Алар аңламады. Әлегәчә аңламыйлар. Динле гаиләдән ничек мондый бала булды икән дип баш ваталар. Яулыкны мин теләп кимәдем. Ул мине кыса, эчке яктан баса иде. Әни бик нык елады. Әти “Күрәсем дә килми сине,” – дип әйтте.

— Ә хәзер өйдәгеләр белән мөнәсәбәтең нинди?

— Яхшы. Ярый.

— Янәдән яулык кияргә уйлаганың бармы?

— Әйе. Чынлап торып әзер булгач. Тиз булыр дип уйламыйм. Минем әле башкача яшисем килә.

“Икенче хатын булырга тәкъдим ясагач, яулыкны салдым”

Гөлназ, 20 яшь. (Исеме үзгәртелде). 

- Мин яулыкны ике ел элек кидем. Беркем дә яулык ки, дип әйткәне булмады. Бу минем карар иде. Дингә мин озак килдем. Догаларны өйрәндем. Көн дә намаз укый башладым. Әниләрем ышанучы кешеләр түгел. Алар бу карарга аптырадылар. Ләкин каршы әйтүче булмады. “Синең тормыш” диделәр. Әйе, бу минем карар иде. Дусларым аптырады. Кайберләре белән аралашу туктатылды. Алар мине кабул итә алмады. Ул вакытта мин яулык киеп, барысыннан арынган кебек булдым. Мәчеткә йөрдем. Гарәпчә өйрәнергә тырыштым. Барысы да әйбәт иде. Соңгы арада минем фикерләр бөтенләй үзгәрде, – дип сөйләде Гөлназ.

— Нәрсә булды соң?

— Миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар.

Егет яулыкка каршы булдымы?

— Киресенчә. Ул мулла кеше. Без мәчеттә еш күрешә идек. Исәнләшүдән артыкка киткәне булмады. Ә бервакыт өйгә кайтканда ул, кибеткә барам дигән булып, мине озата китте. “Әйдә чык миңа кияүгә. Сине күптәннән күзәтәм. Ошадың” диде. Хатыны турында сорадым. Әйе. Ул өйләнгән иде. Миңа икенче хатын булып килергә тәкъдим итте. Өйләнешсәк без өчебез бер өйдә яшәргә тиеш идек. Ачудан ниләр кычкырганымны хәтерләмим дә. Шуннан соң өйгә кайтып, яулыкны салдым. Башкача болай булдыра алмадым. Миңа пычрак аткан сыман булды. Ниндидер оятсыз, миңа икенче хатын булырга куша. “Дин рөхсәт итә” дигән сүзләр белән. Рөхсәт ителгән хыянәт килеп чыга түгелме?

Бу хәлдән соң ул мулланы күргәнең булдымы?

— Әйе. Ул, оялмыйча, минем кулны сорарга килде. Әни каты кычкырды. Этеп, өйдән чыгарып җибәрде. Башкача күргәнем булмады. Күрәсем дә килми. Чын оятсыз. Дин белән капланып, үзенең кара җанын яшергән ир-ат.

— Янәдән яулык кия алыр идеңме?

— Юк. Теләгем дә юк. Минем фикерләр үзгәрде. Атеист буласым килми. Мөселман динендә дә кала алмыйм.

— Нинди дингә керергә теләгәнеңне аңладым ахрысы...

— Христиан. Аларда бер хатын белән үлгәнче торалар.

Яулык киеп, кире салу, дөресме? Дин әһелләре бу хакта ни уйлый?

Бу хакта ТР мөфтие киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбәрәковтан сорадык:

- Яулык салу төрле сәбәпләр буенча булырга мөмкин. Күпчелек вакытта яши торган шартлар хатын-кызлардан яулыкларны салдыра. Яулык кигәннән соң хатын-кыз ислам диненең шартларын үтәргә тиеш. Ләкин күпчелек вакытта хатын-кызлар яулык кидем, шуның белән тәмам дип уйлый. Ислам буенча ул биш вакыт намаз укырга тиеш, күп мөселман булмаган кешеле җиргә  - институт, эш булсын - бармаска тиеш. Динен тотмаганнар арасында йогынты көчле була. Кайда булуың һәрвакыт тәэсир итә. Шулай ук таяныч кирәк. Таяныч булсынга мөселманнар белән күбрәк аралашырга кирәк. Кеше гел сыналып яши. Яулык салуның да төрле сәбәпләре була. Бәлки ул яулыкны авыр чагында кигәндер. Авырлыклар узгач, кире салырга булгандыр. Аятьләрдә дә бар ул андый нәрсә. Аллаһы әйтә, авыр чакларында кешеләр кулларын күтәреп, елыйлар, ялваралар. Авырлыкларын алсам, белмәгән шикелле миннән ваз кичәләр, – дип аңлатты ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 31 июль 2023
    Исемсез
    Кемдер икенче хатын булырга тәкъдим итте, дип кенә диннән ваз кичкәч, башта ук булганмы икән соң ул диннең асылын аңлау. Кыямәт көне, хисап бирү, җәннәт, җәхәннәм турында белгән, шуңа чын күңелдән ышанган кеше, атабыз, дисәләр дә сплмый инде яулыгын да, намазын да калдырмый
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100