Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Актаныштан Ләес хәзрәт Галләмов: Хаҗга китәр алдыннан гына инсульт бәрде

Быел Татарстаннан 1800гә якын мөселман хаҗ сәфәрендә. Бүген алар Мәккә каласында. Татарстанлыларның бер өлеше изге җиргә Мәдинә шәһәре аша барды, икенче бер өлеше, киресенчә, Мәккәдән Мәдинәгә юл алачак.

news_top_970_100
Актаныштан Ләес хәзрәт Галләмов: Хаҗга китәр алдыннан гына инсульт бәрде

Хаҗ гыйбадәтләре инде тәмам. Мина җирлегендә яшәү, Гарәфә үзәнлегендә дога кылу, Мөздалифәдә ачык һавада төн кунулар артта калды. Бүген милләттәшләребез чын хаҗи исеменә ия. Мәккә шәһәрендә бүген кемдер туган-тумачасы, әрвахлары өчен гомрә кыла, Кәгъбәтулла тирәли тәваф башкара.

Татарстанлылар арасында инде берничә тапкыр хаҗ кылучылар да бар. Әйтик, Актаныштан Ләес хәзрәт Галләмовның изге җирләргә өченче тапкыр килүе. 

- Беренче тапкыр ерак 1998 елда хаҗ кылган идем. Ул вакытта хаҗ кылучылар әле күп түгел иде. Кәгъбәтуллага якын әйләнештә генә кеше шактый иде, өтеш-төртеш юк, ераграк әйләнеш буш иде. Намазны да теләсә кайсы җирдә утырып укыдык, - дип сөйләде ул “Татар-информ”га.

Ләес хәзрәт беренче хаҗын Согуд Гарәбстаны короле чакыруы буенча башкара. Татарстанда милли күтәрелеш чоры була бу. Нәкъ шушы елда король республикабызга 200 кешелек юллама бүләк итә. Юлы, яшәве, ашавы – барысы да кергән.

- Икенче тапкыр хаҗ кылырга 2007 елда насыйп булды. Ул чакта үзебез бардык. Һәм менә 2018 елда Татарстан Президенты ярдәме белән килдем, - дип сөйли хәзрәт.

Бу юлы Ләес әфәнде хәләл җефете Мәхрәмә апа белән барырга булган. Хатыны белән төрле төркемнәрдә булу сәбәпле, төрле юллар аша килгәннәр. Ләес абый Казан-Мәдинә-Мәккә маршруты белән килсә, Мәхрәмә апа Истанбул, Җиддә, Мәккә, Мәдинә шәһәрләре аша сәфәр кыла. Әмма Мәккәдә алар бергә яшәделәр.

Хаҗ алдыннан - инсульт!

Хаҗ алдыннан сынаулар да булмый калмый диләр. Галләмовлар гаиләсенә дә кагылган бу. Инде юлламалар алынып, чемоданнар әзер булды дигәндә генә Ләес хәзрәтне инсульт бәрә. Актаныш табиблары абзыйны хаҗга җибәрер өчен бөтен көчләрен куйганнар. “Сакалыннан сыйпый-сыйпый яратып дәваладылар, син, һичшиксез, хаҗга исән-сау барып кайтырга тиеш, бабай”, - дип әзерләделәр Ләесне, дип сөйли Мәхрәмә апа.

9нчы август көнне Ләес хәзрәткә соңгы даруны кадыйлар, 10сы көнне ул аэропортка чыгып китә. Хаҗ юлындагы сынаулар – олуг гыйбадәтнең аерылгысыз бер өлеше. Ләес абзыйның һәм Мәхрәмә апаның хаҗлары кабул булсын! Актаныштагы туган йортларына исән-имин генә әйләнеп кайтсыннар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100