Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Замана чирләре - хәзерге балаларда иң еш очрый торган авырулар

Замана чирләре - хәзерге балаларда иң еш очрый торган авырулар

news_top_970_100
Замана чирләре - хәзерге балаларда иң еш очрый торган авырулар
Хәзерге балалар турында сөйләгәндә, башка иң беренче килгән уй: “алар гел телефонда утыра”. Бу хакта табибларда, галимнәр дә, журналистлар да, әти-әниләр дә сөйли. Әмма вазгыять үзгәрми диярлек. Балалар интернетта кирәкле мәгълүматны да, гел кирәкмәгәнен дә эзләүләрен дәвам итә. Кемнеңдер акыл үсеше туктала, ә кемдер халыкара мәгълүматны үзенә сеңдерә. Әлеге очракларда балада сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Начар йокы

Галимнәр ачыклаганча, смартфоннарга бәйлелек йокысызлыкка китерергә мөмкин. Бала йокларга яткач, еш кына аның йокысы ачыла һәм интернеттан берәр кызыклы әйбер эзли башлый. Мондый мавыгу аркасында бала еш кына иртәнгә таба гына йоклап китә. Ә соңыннан мәктәпкә бара алмый. Бала йокларга ятканда гаджетның кайда булуын тикшерергә киңәш итә белгечләр. Телефон белән йокы арасында кимендә ике сәгать аерма булырга тиеш. Бу вакыт эчендә бала игътибарын читкә юнәлтә һәм йокыга әзерләнә ала.

Баш бармак авыртуы    

Смартфон белән даими кулланганда, күп язышканда баш бармак бик нык авырта башлый. Хәзерге вакытта бу авыру яшүсмерләр арасында киң таралган. Чөнки аларга язышып аралашу күпкә кызыклырак. Табиблар махсус сенсор таякчыклар кулланырга яки чын аралашуга күчәргә тәкъдим итә. Шулай иткәндә авырудан котылып була.

Хәтер белән бәйле проблемалар

Бала теләсә нинди мәгълүматны бернинди авырлыксыз интернетта таба ала. Шуңа күрә аның хәтерләү рефлексы тулы көченә эшли алмый. Ул бары тик кайда керергә һәм нәрсә сорарга икәнен генә исендә калдыра. Мондый алым баш мие эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый һәм организмның иртә картаюына китерә.

Күп вакытларын гаджетлар белән уйнап уздыручы кызлар һәм малайларның киләчәктә балага узу белән проблемалары булырга мөмкин дигән фикер дә бар. Бу фикер әле өйрәнү этабында гына, әмма баланың сәламәтлеген куркыныч астына куярга кирәкми.

Тагын бер киң таралган гипотеза – бу тире катламы һәм баш мие яман шеше барлыкка килү. Күп телефоннар авыр металлар катнашмасы белән яки сыйфатсыз пластик белән капланган. Бу матдәләр тире белән контактка кереп аллергия, кычыту һәм тире авырулары чыгара. Ә алар исә онкологиягә башлангыч бирергә мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100