Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Студент балалары булган пенсионерлар пенсиягә өстәмә түләү алырга хокуклымы?

Студент балалары булган пенсионерлар пенсиягә өстәмә түләү алырга хокуклымы?

news_top_970_100
Студент балалары булган пенсионерлар пенсиягә өстәмә түләү алырга хокуклымы?
Югары уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучы балалары булган пенсионерлар пенсияләренә өстәмә акча алу хокукына ия. Әлеге акчаны алу өчен студентка 23 яшь тулмаган булырга, ул югары яки урта белем бирү йортларының көндезге бүлегендә укырга тиеш. 2019 елда пенсиягә өстәп түләнә торган акча һәр бала өчен 1 778 сум була.чак, дип яза “Челнинские известия” газетасы.

Өстәмә акчалы пенсияне картлык яки инвалидлык буенча пенсионерлар ала. Бер үк бала өчен әтинең дә, әнинең дә пенсиясенә акча өстәлергә мөмкин.

Пенсияне арттыру өчен гариза язарга кирәк һәм ул мөрәҗәгать иткәннән соң киләсе айның 1 числосыннан бирелә башлый. Әгәр иминият пенсиясенә арттырылган түләү баштарак билгеләнгән икән (балага 18 яшь тулганчы), аны алу вакытын озайтырга була. Моның өчен баланың көндезге бүлектә укуын раслаган белешмә кирәк.

Студент укып бетерсә, читтән торып уку бүлегенә күчсә яки аңа 23 яшь тулса түләүләр туктатыла. Укып бетерү яки читтән торып уку бүлегенә күчү турында Пенсия фондына өч көн эчендә хәбәр итәргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100