Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үзәк Россиягә чираттагы әбиләр чуагы - "Һиндстан җәе" кайчан килә?

Бу көннәрдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура 2–4 градус җылы булыр дип көтелә.

news_top_970_100
Үзәк Россиягә чираттагы әбиләр чуагы - "Һиндстан җәе" кайчан килә?

Сишәмбе көнне үзәк Россиягә әбиләр чуагы килә. Илнең үзәктәге территорияләрендә җылы һава торышы атна азагына кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

«Яңгырлы атлантик циклон урынына югары басымлы өлкә киләчәк. Сишәмбедән башлап, аяз, җылы  һава торышы башлана. Шимбәгә кадәр шундый һава торышы саклана. Якшәмбе көнне бераз яңгыр явачак. Бу көннәрдә һава 15–17 градуска кадәр җылыначак», диелгән әлеге хәбәрдә.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температура 2–4 градус җылы булуы мөмкин. 

«Салкыннар узгач, Россиянең үзәк төбәгенә әбиләр чуагы килә. Моны Һиндстан җәе дип тә атыйлар. Кемгә ничек ошый, шулай атый», диелгән ведомство хәбәрендә.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100