Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юылган бәрәңге сатып алыргамы, балчыклысынмы?

Юылган бәрәңге сатып алыргамы, балчыклысынмы?

news_top_970_100
Юылган бәрәңге сатып алыргамы, балчыклысынмы?
Юылган бәрәңгене сатып алсаң, мәшәкате азрак. Ә кемдер балчыклы, юылмаганын алырга тәкъдим итә. Анысы арзанрак, әмма юасы бар. Кайсы яхшырак? Бу сорауга АиФ ресторан пешекчесе Николай Бакуновның җавабын тәкъдим итә. 

"Укучыларны куркытасы килми, әмма кибеттәге юылган яшелчәләрнең барысы да кайнар хлор эретмәсенә тыгып алынган. Шул рәвешчә аларны консервлаганнар. 

Әгәр җирдән казып кына алынган бәрәңгене алганнан соң юып күпмедер вакытка калдырып китсәгез, ул шиңә башлый. Кишер, чөгендер һәм башка яшелчәләр белән дә шулай ук. Ә хлорга тыгып алынганнары озак саклана. 

Технологиясе шундый: яшелчәләрне юалар һәм берничә секундка хлор эретелгән кайнар суга тыгып алалар һәм киптерәләр. Югары температурада кипкәндә хлорның исе калмый. 

Мин сезгә җирдән казып кына алынган яшелчәләрне сатып алырга һәм юарга иренмәскә киңәш итәр идем".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100