Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Югары уку йортына керү өчен БДИдан ничә балл җыярга кирәк?

Югары уку йортына керү өчен БДИдан ничә балл җыярга кирәк?

news_top_970_100
Югары уку йортына керү өчен БДИдан ничә балл җыярга кирәк?
Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Гомуми белем алу турында аттестат бирсеннәр өчен, 11 сыйныфны тәмамлаган укучы дүрт имтиханнан уңай билге алырга тиеш. Бу - рус теле, математика һәм сайлап алынган ике предмет. Югары уку йортына керү өчен минималь баллар саны былтыргы кебек үк калган. Бу турыда "Челнинские известия" сайты яза.

Студент булыр өчен кимендә шушы балларны җыярга кирәк: рус теле - 36, математика (профиль дәрәҗәсе) - 27, физика - 36, химия - 36, информатика һәм ИКТ - 40, биология - 36, тарих - 32, география — 37, җәмгыять белеме — 42, рус әдәбияты — 32, чи телләр (инглиз, немец, француз, испан, кытай) - 22 балл.

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлдә була. Димәк, бу баллар белән алдагы 4 ел эчендә югары уку йортына кереп карарга мөмкин.

Укырга керү өчен документларны берьюлы биш вузга биреп була. Һәр уку йортында өч юнәлеш сайлау мөмкиндеге бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100