Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка ашауның нинди зыяны бар?

Йомырка ашауның нинди зыяны бар?

news_top_970_100
Йомырка ашауның нинди зыяны бар?

Көн саен никадәр күбрәк йомырка ашасагыз, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу һәм иртә үлү куркынычы шулкадәр күбрәк арта икән. Бу турыда The New York Times басмасына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Йомырка составындагы холестерин матдәсенең файдасы һәм зыяны турында бәхәсләр күптән бара. Көн саен бер йомырка ашау икенче типтагы шикәр авыру килеп чыгу ихтималын киметә. Ләкин яңа тикшеренү йомырка ашауның зыянын ачыклаган. 30 мең чамасы кеше белән тәҗрибә уздырганнар. Көн саен 300 мг чамасы холестерин куллану йөрәк-кан тамырлары авыруы килеп чыгу ихтималын 17 процентка арттыра икән. Вакытыннан алданрак үлү куркынычы исә 18 процентка арта.

Бер йомырка сарысында 185 мг холестерин бар. Иң күп дигәндә, көненә ике йомырка ашарга була. Ярты йомыркага артыграк ашасагыз да, йөрәк авырулары куркынычы 6 процентка, алдан үлү куркынычы 8 процентка арта.

Әлбәттә, холестеринны төрле кешенең организмы төрлечә үзләштерә. Өстәвенә йомыркада организм өчен кирәкле булган аминокислоталар һәм минераллар да бар. Шуңа күрә чаманы белергә кирәк. Галимнәр фикеренчә, йомырканы артыгын ашау бөтен организм өчен куркыныч тудыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100