Йоклаганда ишеккә таба сузылып ятарга ярыймы?
Йоклаганда аякларны ишеккә таба сузып ятарга ярыймы? «Аягың белән алып чыгып китәрләр», алай ярамый, мәетне өйдән шулай алып чыгып китәләр дигән фикерләр әйтүчеләр бар. Бу уйдырма гынамы, әллә чыннан да аяк белән ишеккә таба сузылып яту начар гадәтме? Шул сорау белән дин белгече Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗагать иттек.
Казанның «Гаилә» мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, иң беренчедән, мөэмин мөселман кешеләренең хорафатларга ышанмавын искә алды.
«Кара песи үзса да, аяк белән ятсаң да, унөченче номерлы фатир булса да — без мөселманнар шуңа ышанмыйбыз. Без һәр нәрсәнең дә Раббыбыз Аллаһтан икәнен беләбез», — диде хәзрәт.
Михаил Захаров фотосы
Хәзрәт икенчедән итеп, пәйгамбәребез Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм) сөннәт ягыннан безнең ничек яшәргә тиешлегебезне, әдәпләрне дә өйрәткәнен искә төшерде.
«Әдәпләрнең берсе — йокларга ятканда без уң якка ятабыз. Ятар алдыннан без
Хәзрәт искәрткәнчә, аяк белән кыйблага ятып карасак, бу әдәпсезлектән санала. «Аяклар кыйблага таба сузылып ятса, бу әдәпсезлектән санала. Аллаһы Тәгалә шуңардан сакласын иде», — дип тәмамлады Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
«Әгүүзү-билләәһ
Мәгънәсе: «Һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Зат, гыйбәдәт кылына торган һичбер хаклы зат юк, мәгәр һәрбер күркәм сыйфатны җыйган Аллаһы Тәгалә генә.Ул Аллаһ терек, һаман халык белән идарә итеп торучы. Ул Аллаһы Тәгаләне ару һәм йокы тотмас, ягъни Аллаһы Тәгаләдә йоклау һәм ару сыйфатлары юк. Күкләрдә һәм җирдә булган нәрсәләр Аллаһы Тәгаләнеке. Аллаһы Тәгалә каршында шәфәгать кылучы кем бар, ягъни һичкем шәфәгать кыла алмас, мәгәр Аллаһы Тәгаләнең рөхсәте белән генә шәфәгать кылыр. Аллаһы Тәгалә кешеләрнең алларында һәм артларында булган нәрсәләрне белер. Бәндәләр Аллаһы Тәгалә белгәнәрсәдән һичнәрсәне камил белмәсләр, мәгәр Аллаһы Тәгалә белдерергә теләгәнәрсәне генә белерләр. Аллаһы Тәгаләнең көрсисе күкләрне һәм җирне сыйдырды. Дәхи Аллаһы Тәгаләгә күкләрне саклау авыр булмас. Аллаһы Тәгалә Шәрикләрдән (иптәш) пакъ булучы».
Ә
«
Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мәхәммәд галәйһиссәләм: «Ул Аллаһ һич тиңдәше һәм охшашы булмаган ялгыз бер генә Аллаһ. Һичнәрсәгә, һичбер мәхлукка ихтыяҗы юк, бәлки һәр мәхлукның хаҗәтен үтәүче Аллаһ. Ул һичкемне тудырмады һәм һичкемнән тудырылмады. Һәм, Аңа һичбер зат тиң булмады»
Ә
«
Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Мин сыгынамын таңны тудыручы Раббыма, Аның күренеп һәм күренмичә килә торган һәртөрле зарарларыннан. Бар кылынган, яратылган һәмәхлүкның нинди булса да зарарыннан. Һәм караңгы төннең зарарыннан сыгынамын, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа. Дәхи сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан, зарарыннан сыгынам. Һәм көнче дошманның явызлыкларыннан, зарарларыннан сыгынам, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә».
Ә
«
Мәгънәсе: «Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһәсе булган Аллаһыга сыгынамын. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп, вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан. Ул ханнәс адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала. Ул ханнәс җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була».
(Догалар «Һәфтияк Шәриф» китабыннан алынды)