Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыерчыкларга каршы көрәшәбез: иртә картаюга каршы тору ысуллары

Җыерчыкларга каршы көрәшәбез: иртә картаюга каршы тору ысуллары

news_top_970_100
Җыерчыкларга каршы көрәшәбез: иртә картаюга каршы тору ысуллары
"Российская газета" язуынча, җыерчыкларның иртә барлыкка килүен кисәтергә мөмкин. Моның өчен җыерчыклар барлыкка килүгә сәбәпче булган өчен очракны истә тотарга кирәк, ди йөзне яшь саклау мәктәбе авторы Ольга Малахова. 

Җыерчыклар барлыкка килүнең беренче сәбәбе - стресс. Бу нервлану гына дигән сүз түгел. Дөрес яки артык туклану, су эчмәү дә организм өчен стресс. Шуңа күрә кеше рухи дөньясын гына түгел, организмын да ял иттерергә, тынычландыра торган чәйләр эчәргә тиеш. Шулай ук кәефне күтәрә торган кешеләр белән аралашу да бик мөһим.

Икенче фактор - йокы. Йоклаганда яшьлек һәм матурлык өчен җавап бирә торган гормоннар эшләнеп чыга. Йокы тыныч булсын өчен ятар алдыннан телефонда утырмагыз. 23.00 сәгатьтән дә соңга калмый йокыга киткәндә генә организм ял итә. 

Җыерчыклар барлыкка килүнең өченче сәбәбе - мускулларның көчсезләнүе. Физик эш аз булу сәбәпле, алар тонусны югалта. Мускуллар эшләгәндә яшьлек һәм матурлык өчен җавап бирүче гормоннар эшләнеп чыга. Шуңа күрә эшкә җәяү йөрергә тырышыгыз, лифттан түгел, баскычтан файдаланыгыз.

Билгеле, дөрес туклану мөһим. Фастфуд, аягөсте ашау, сосискалар, колбаса ашау тән тиресен картайта. Шулай ук ашказаны, эчәкләрнең сәламәтлеген дә кайгыртып торырга кирәк. 

Тагын бер фактор дип Ольга Малахова кешенең начар гадәтләрен атаган. Мәсәлән, телефонны кул белән тотып түгел, баш белән җилкәгә кыстырып, "телефонга кадалып" утыру муенарда җыерчыклар барлыкка килүгә китерә. Шулай ук гел җимерек йөз белән йөрүчеләрнең дә ирен читләре "бизәлә".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100