Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыеп кайткан гөмбә арасында агулысы бармы-юкмы икәнен белеп буламы?

Сорауга КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы ассистенты Ким Потапов җавап бирде.

news_top_970_100
Җыеп кайткан гөмбә арасында агулысы бармы-юкмы икәнен белеп буламы?

- Ашарга яраклы гөмбәне агулысыннан аерырга мөмкинлек бирүче бер генә ысул да юк. Көмеш кашык белән дә, бөҗәк личинкалары оялавына карап та, тәм ягыннан да аерып булмый. Күпләр агулы гөмбәне ашарга яраклысыннан аеру өчен суган белән кайнатырга киңәш итә. Әмма мин моны да 100 процент гарантия бирә дип әйтә алмыйм. Бу – халык арасында киң таралган миф. Әгәр гөмбә кайнаган суга салынган суган соры яки зәңгәрсу төскә керә икән, гөмбә агулы дигән сүзгә ышанмагыз да, бу алымны кулланмагыз да. Игътибар итсәгез, балык пешергәндә дә суган зәңгәрсу яки соры төскә керә. Бу очракта да балыкны агулы дияргәме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100