Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз кайчан киләчәк?

Яз кайчан киләчәк?

news_top_970_100
Яз кайчан киләчәк?
Атна башында Россиянең үзәк төбәкләрендә һава торышына арктик һава йогынты ясаячак. Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең һава торышына кыска вакытлы фаразлар бүлеге җитәкчесе Александр Голубевка сылтама белән "Российская газета" яза.  

Һава торышы җилле булачак, ләкин арктик җилләргә карамастан, җепшек булачак. Үзәк регионнарда атна башында төнге температуралар минус 4 тән плюс 1 градус булачак. Көндез -1...+4 градус. Соңыннан, атна уртасында, төнге температура -3...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез: 0...-5 градус. 

Башкала регионында атна башында болытлы һава торышы булачак, яңгыр явуы ихтимал. Көндез +4 градус. 18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Сишәмбе көнне болытлы, явым-төшемле булачак. Көндезге температура -3...+2 градус булачак. Җил төньяктан. 

Чәршәмбе көнне алмашынучан болытлы һава булачак, урыны белән кар явачак. Температура түбән төшә башлаячак. Төнлә -3...-8 градус. Көндеә 0...-5 градус. Җил төньяктан. 

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә бераз явым-төшем булачак. Төнлә -3...-8 градус, көндез 0...+4 градус җылы булачак. Төньяктан акрын җил исәчәк. 

Идел буенда әлегә салкыннар саклана: төнлә 8-13 градус. Көндез 1-6 градус, кар, буран булачак. 

Басым төшәчәк һәм атна ахырына терекөмеш баганасының 735 мм тәшкил итәчәк. Бу нормадан 100 ммга түбән. 
 
Метеорологик үзгәрешләргә сизгер кешеләргә сәламәтлекләрен кайгыртырга кирәк. 

Голубев сүзләренчә, әлегә үзгәрүчән һава торышы саклана. Тотрыклы язгы җылыны мартның икенче яртысыннан да иртәрәк көтәргә кирәкми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100