Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшел укропны кышка ничек сакларга?

Укроп – дөньяда иң күп кулланылган һәм таралган тәмләткеч үләннәрнең берсе. Ул күп кенә ризыкка кабатланмас, ләкин артык кискен булмаган ис һәм тәм бирә. Җитмәсә, укропта безнең организмга кирәк күпсанлы микроэлемент, витамин һәм минераль матдәләр бар. 

news_top_970_100
Яшел укропны кышка ничек сакларга?

Хуҗабикәләр укропны ризык әзерләгәндә җәй көне генә түгел, ә ел әйләнәсендә куллана. Җәй көне мул итеп үскән бу тәмле үләнне ничек сакларга мөмкин соң? Гадәттә, берничә җиңел ысул кулланыла.

Беренчедән, укропны киптереп була. Киптерелгән килеш тә ул үзенең исен, тәмен югалтмый. Моның өчен укропны әйбәтләп юарга, кәгазьгә яки тукымага салып киптерергә һәм вак итеп турарга. Шуннан соң, туралган үләнне һава алмашына торган җиргә җәеп салырга, ара-тирә аны әйләндереп торырга кирәк. Укропны духовкада да киптереп була. Бу очракта духовканы җылылыгы 50 градустан да артмаган режимга куярга һәм үләннең тулысынча кипкәнен көтәргә кирәк. Әзер үләнне берәр тартмага яки тукыма капчыкларга салып куярга. Киптерелгән укропны коры, караңгы җирдә сакларга мөмкин.

Икенче ысул – катырып кую. Үләнне тулаем сабаклары белән дә, тураган килеш тә катырып була. Бу очракта да укропны юарга һәм киптерергә кирәк. Аннары турарга яисә яшь, матур сабакларын гына сайлап алып, пакетка тутырып, суыткычка куярга һәм катырырга. Укропны өлешләп кәгазь йә целлофан пакетларга салып катырсагыз, кышын аны кирәк хәтле генә алып кулланырга җайлырак булачак. Ашка, сыек ризык әзерләгәндә куллану җиңелрәк булсын өчен укропны бозлы шакмак формасында катырырга мөмкин. Моның өчен туралган үләнне боз ясау формаларына тутырырга һәм өстенә су салып катырырга кирәк.

Бер кат катырган укропны җебетеп яңадан катырырга ярамый. Бу аның исен дә, тәмен дә югалтуга китерә.

Укропны озакка саклауның тагын бер мөмкинлеге – аны тозлап кую. Чистартып киптерелгән укропны вак итеп турарга. Аннары үләнне тоз белән бутарга. Ике өлеш укропка бер өлеш тоз алырга кирәк. Кушылманы чиста, стериль пыяла банкага яки пластик савытка тутырырга, өстенә тагын тоз сибеп куярга. Мондый ысул белән ясалган укропны суыткычта сакларга кирәк.

Шулай итеп сез җәй көне җыелган укропны ел дәвамында куллана алачаксыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100