Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яшь булып күренер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Косметолог, дерматовенеролог, медицина фәннәре кандидаты Лилия Зәкиева җавап бирә.

news_top_970_100
Яшь булып күренер өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Лилия Зәкиева фикеренчә, яшь булып калыр өчен гап-гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. 

- Дөрес туклану һәм актив тормыш алып бару сәламәт булуның мөһим факторларының берсе булып тора. Бигрәк тә - өлкән яшьтәге кешеләр өчен. Күп очракта сәламәт һәм дөрес туклану картаю процессын акрынайта, начар авыруларны булдырмый калырга ярдәм итә. Җитәрлек күләмдә тукланмаган, яисә, киресенчә, артык күп ашаучы кеше картлыкка һәм авыруларга тиз бирешә. Яшь барган саен матдәләр алмашынуы да акрыная бара. Нинди генә кыйммәтле косметик чаралар куллансагыз да, сәламәт булмасагыз, бернинди дә файдасы тимәячәк. Авырган кеше яшь һәм матур була алмый. 

Күпләр өлкән яшьтә фигура сакламасан да, җаның ни тели шуны ашарга була дигән уйлар белән яши. Алай эшләргә кирәкми, чөнки сәламәтлегегезгә зыян киләчәк. Иң беренче чиратта, яшь күренер өчен урта диңгез (средиземноморская) диетасын тотарга киңәш итәм. Әлеге диета организмга начар тәэсир итми генә ябыктыра. Исеменнән күренгәнчә, туклану рационында диңгез продуктлары күп булырга тиеш. Җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыкларын да кирәкле күләмдә ашарга кирәк. 

Һәр кешенең организмы үзенчәлекле. Дөрес туклану менюсы да төрле, өлкәннәр һәм яшьләрнеке шактый аерыла. Яшь күбрәк булган саен аксым күп таләп ителми, шулай ук рационда тиз үзләштерелүче углеводларны киметергә кирәк. Әлеге өлкәне күбрәк нутрициология фәне өйрәнә, ул бик актив эшчәнлек алып бара. 

35 процент дөрес туклану безнең баш мие эшчәнлегенә тәэсир итә. Без нәрсә ашыйбыз, шуннан торабыз. 

Соңгы елларда косметология һәм геронтология (геронтология – картаю процессының социаль, психологик һәм биологик аспектларын, сәбәпләрен өйрәнүче фән) шактый алга китте. Ләкин шулай да, картаю процессын бөтенләй туктатырга мөмкин түгел. Төрледән-төрле косметологик процедуралар ярдәмендә без аны контрольдә генә тота алабыз. Мәсәлән, элек күпләр пластик операция ярдәмендә бит тиресен тарттыра һәм җыерчыкларны тигезләтә иде. Хәзер пычак астына кермичә, аппарат технология кулланып та яшерергә була. Бер үк вакытта берничә төрле процедура башкара торган аппаратлар белән эшлибез.

- Нинди яшәртү процедуралары бүгенге көндә зур уңыш китерә?

- Нинди дә булса процедураны аерып әйтеп булмый, алар һәрберсе үзенчә тәэсир итәргә мөмкин. Кемгәдер уңай, кемгәдер тискәре нәтиҗәле була ала. Күп вакытта барысы да тән тиресенең торышы, картаю чорының тибына карап билгеләнә. Галимнәр картаюның 4-5 тибын аерып күрсәтә, шуннан чыгып без кирәкле процедураны билгелибез. 

Яхшы нәтиҗәгә ирешер өчен тән тиресенең барлык катламын да тәрбияләргә кирәк. Безнең яшь барган саен тире тышкы яктан гына түгел, эчтән дә картая. 20-25 яшьтә бит тиресенең өске катламын тәрбиялибез, олыгайгач барысы да үзгәрә. Мускулларның торышы начарлана, аеруча таза гәүдәле кешеләрдә күзәтелә. 

Крем, маска, массаж, инъекциясез һәм аппарат белән ясалган ысуллар ярдәмендә яшәртү процедуралары эшләтергә мөмкин. Аппарат белән тире астындагы май клеткаларын таркатырга, артык сыеклыкны чыгарырга, микротоклы һәм лазерлы массаж ясарга була. Аппарат ярдәмендә бит тиресенең 4, 5 мм тәэсир итә алабыз, ягъни бит тиресен үз урынына тартырып утыртабыз. Андый ультратавышлы процедуралар зыян китерми, тиз уза һәм яхшы нәтиҗә бирә. Әлеге косметологик ысулны ясатканнан соң бераз гына бит тиресе кызарып торырга мөмкин. Ләкин ике сәгать узганнан соң бернәрсә дә калмый.

2000 елда ботулинотерапия (төрле авыруларны ботулотоксин белән дәвалау чарасы), диспорт (токсин), филлерлар (тиренең кытыршы якларын тигезләүче инъекцион препарат) алга китте. Препаратлар нәти­җәлелеге белән билгеле булса да, хәзер аларны еш кулланмыйлар.

Кайбер очракларда пластик операциядән башка тән тиресен тәртипкә китереп булмый. Мәсәлән, 100 кг кеше тиз арада 35 кг га ябыга икән, салынып төшкән тән тиресен тарттыру өчен операция таләп ителә.

- Өлкән яшьтәге кешеләргә инъекциядән башка косметика, маска, массаж белән бит тиресен яшәртергә буламы?

- Яшь чактан ук бит тиресен дөрес итеп карасаң, даими рәвештә чистартып һәм дымландырып торсаң, олы яшьтә дә бик яхшы күренергә мөмкин. Инъекциядән башка гына да яшь калып була. Әлбәттә, гомер буе тән тиресе яшь кала алмый, шуңа күрә матур картаерга кирәк. Өлкән яшьтә тиренең сәламәтлеген саклау өчен инъекцияләр генә түгел, башка күп төрле ысуллар бар. Өйдә тирене дөрес тәрбияләргә, туклану, гормональ фонны күздә тотырга кирәк. Шул вакытта гына косметолог белән берлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100