Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Якутиядә Россиядәге беренче тәңречелек дини оешмасы теркәлгән: Татарстанда да теркәргә телиләр

Якутиядә Россиядәге беренче тәңречелек дини оешмасы теркәлгән: Татарстанда да теркәргә телиләр

news_top_970_100
Якутиядә Россиядәге беренче тәңречелек дини оешмасы теркәлгән: Татарстанда да теркәргә телиләр
Саха (Якутия) буенча юстиция министрлыгы Россиядәге беренче тәңречелек дини оешмасын – “Айыы Тангара итэгэлэ” оешмасын рәсми рәвештә теркәгән. Бу Якутскида тәңречелек гыйбадәтханәсен төзергә мөмкинлек бирәчәк, дип аңлатты оешманың җитәкчесе Лена Федорова.

“Теркәү гыйбадәтханә төзү һәм тәңречелекне кабул итүчеләрнең үз гореф-гадәтләрен үтәү мөмкинлеге булсын өчен кирәк. Теләсә нинди теркәлгән дини оешма культ корылмаларын салырга хокуклы. Теркәлгән оешма гына җир урыны сорап, җирле муниципалитетка мөрәҗәгать итә ала. Оешманы теркәү шуның өчен кирәк”, - дип аңлатты Лена Федорова.

Тәңречелек гыйбадәтханәсенең проекты инде әзер. Беренче этапта җир сорап мөрәҗәгать итәчәкбез, аннары халык ярдәме белән “Тәңре” храмын төзиячәкбез, диде Лена Федорова. Ул бу оешманы теркәүне “прецедент” дип атады. “Безнең практикадан чыгып, мондый оешманы тәңречелек булган башка төбәкләрдә, әйтик, Казанда да төзергә мөмкин”, - диде ул.

Тәңречелек буенча дини оешманы теркәү 10 елдан озаккарак сузылган. Тәңречелек буенча беренче конференция 2007 елда узган булса, дини оешманы теркәргә яраклы фәнни база әле генә әзер булган. Хәзер инде тәңречелекне өйрәнгән белгечләр дә, фәнни материал да бар, ди Лена Федорова. Ул ярты миллион якутларның яртысында тәңречелек калган дип саный.

“Традицион диннәр белән чагыштырганда, билгеле, тәңречелек дини оешмасын теркәү катлаулы. Бу диннең барлык сыйфатлары бар, ул дин нәрсәгә нигезләнә, андый дини төркем бармы, аларны теркәргә мөмкинме – барысын нигезләргә дәлилләргә кирәк. Юстиция министрлыгының тәңречелек буенча эксперты булырга тиеш, ә алар юк. Авырлыклар шуның белән бәйле”.

Лена Федорова теркәгән “Тәңрене тикшерү халыкара фонды”н оештыручылар арасында Татарстаннан Рафаэль Бәзертдинов та бар. “Без дә Татарстанда тәңречелек оешмасын теркәргә телибез. Моның максаты – үзебезнең динебезне кайтару. Без Иске Казанда лагерь ясыйбыз, әмма татар телендә дога укырга ярамый. Теркәлгәч, без татар телендә догалар укый алыр идек”, - дип аңлатты ул. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100