Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгуга ярдәм итә торган биш спорт төре

Ябыгуга ярдәм итә торган биш спорт төре

news_top_970_100
Ябыгуга ярдәм итә торган биш спорт төре
"Российская газета", Тайвань Милли университеты галимнәренең тикшеренүләреннән чыгып, ябыгуга ярдәм итә торган биш спорт төре турында язган.

Экспериментта катнашучылар 18 төрле спорт төрендә катнашкан. Аларның организмнарындагы үзгәрешләрне тикшереп, кайсы спорт төренең ябыгырга ярдәм итә икәнен ачыклаганнар. 

Йөгерү (бег трусцой), альпинизм, спорт йөреше, бию һәм йога иң нык ябыктыра торган күнекмәләр булып чыккан. Иң эффектлы ысул - йөгерү (бег трусцой). Ул симерүгә китерә торган геннарга тәэсир итеп кенә калмыйча, тәндәге май катламына физик тәэсир дә ясаган. Гаҗәп, әмма йөзү, велосипедта йөрү, теннис, бадминтон нәтиҗәле ябыктырмый булып чыккан. "Бәлки бу спорт төре белән симез кешеләр сирәгрәк шөгыльләнәдер", - дигән галимнәр. 

Тикшерүләрнең нәтиҗәсе шул - әгәр кеше генетик яктан да симерүгә дучар ителгән булса да, спорт күнекмәләре белән ябыгырга мөмкин.

"Бег трусцой" - джоггинг, сәгатенә 7-9 километр тизлектә йөгерү. Тиз йөрүнең тизәйтелгән варианты дияргә була - бу йөгереш вакытында аякларның икесе дә җирдән аерылган вакыт аралыгы булмаска тиеш - бер аяк җирдән аерылуга икенчесе җиргә баса. Техникасын видеода карый аласыз.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100