Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ябыгучыларга сюрприз: Калориясе аз дип, мультибөртекле ипи ашау дөресме?

Ябыгучыларга сюрприз: Калориясе аз дип, мультибөртекле ипи ашау дөресме?

news_top_970_100
Ябыгучыларга сюрприз: Калориясе аз дип, мультибөртекле ипи ашау дөресме?
Роскачество белгечләре мультибөртекле икмәкнең файдалымы икәнен тикшергән. Тикшерү нәтиҗәләре ведомство сайтында чыкты.

Икмәк пешерү сәнәгате соңгы вакытта шушы сегментны үстерә. Аны ябыгырга теләүче кешеләр бик яратып куллана.

Тикшерү өчен «Геркулес» («Хлебный Дом»), «Зерновик» («Черемушки»), «Ржаной край» («Ржаной край»), «Для фитнеса» («Хлебозавод 28»), Ржано-пшеничный («ВкусВилл»), геркулеслы «Доволя Вкусное счастье»), көнбагыш һәм кишер белән «Шале», (Granum), «Фитнес» (Inter Europol), төрле бөртекләр салынган «Бурже» (Fazer), «Бутерхлеб», «Шведский» («Ваш хлеб») маркаларын алганнар. Бу ипиләрнең бәясе 38 дән 196 сумга кадәр тора.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу үрнәкләр барысы да ашау өчен яраклы, аларда ГМО, пестицидлар патоген организмнар юк. Мондый ипиләрдә азык җепселләре күп. Андый җепселләр ашказаны-эчәклек тракты, йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлеге, матдәләр алмашы өчен файдалы.

Ләкин белгечләр бер тискәре факторны ачыклаган. Мультибөртекле икмәктә тоз күләме югары. "Әгәр тоз күләме югары булмаса, аны файдалы дип атап булыр иде", дигән алар.

Тикшерелгән ипиләрнең дүртесендә майлар һәм аксымнар күләме этикеткадагы язулар белән туры килми. Шулай итеп, ипинең тышлыгында күрсәтелгән калорияләр күләме чынлыкта башкача була.

"Бу ипиләрнең этикеткасында калорияләр 230 дан 385 кә кадәр аралыкта күрсәтелә. Традицион ипидә исә калорияләр бу саннардан кимрәк. Мәсәлән, югары сортлы ак оннан пешерелгән ак ипидә 260 килокалория чамасы бар. Россиядә пешерлгән ак ипидә гадәттә 170 тән 220 гә килокалория була. Арыш ипиендә 170 килокалория чамасы була. Рецептка шикәр комы, май өстәү хисабына да калорияләр арта", - дип аңлаткан техник фәннәр кандидаты Галина Дремучева.

Шулай итеп, ябыгырга теләүчеләр диетик дип уйлап, калорияләр саны аз язылганга ышанып, мультибөртекле ипине ашый. Ә чынлыкта, калорияләр гади ипидән артыграк та була.

Мультибөртекле ипинең югары калорияле булуы составындагы ингредиентларга бәйле. Мәсәлән, җитен, көнбагыш орлыклары, төрле чикләвекләр мультибөртекле ипине тагын да калориялерәк итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100